|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.09.2021 Киңәш-табыш
Нигезгә дога салып калдырыргамы?"Йорт төзибез. Нигезгә дога салып калдырырга кирәк, диләр. Нинди дога яхшырак? Киңәш бирсәгез иде", - дип сорый Арча районыннан Хәкимуллиннар гаиләсе. “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН:
— Йорт төзегәндә кемдер нигезгә акча, икенче берәүләр дога салып калдырырга куша. Имеш, акча калдырсаң, бай яшисең, дога тынычлык китерә. Тик боларның берсе дә дөрес түгел. Байлык, йорттагы тынычлык Аллаһтан бирелә. Доганы нигезгә күмеп калдырган өйдә түгел, көн саен дога кылынган йортта тынычлык булыр. Төзелешне башлаганда, өйгә тәүге кат аяк басканда, Коръән ашы уздырганда, Аллаһтан иминлек, муллык, тынычлык сорарга кирәк. Һәр эшне догадан башлыйк. Әлбәттә, өйдә намаз уку фарыз. Намаз укылмаган йорт җансыз кабергә әйләнә. Өйләрне кабергә әйләндермик.
--- |
Иң күп укылган
|