поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.09.2021 Шоу-бизнес

Данир Сабиров төркемендәге Сирин Бәйрәмов: «Кеше көлдерә беләм»

Кеше көлдерү – җиңел эшме? Без көлдерә һәм көлә беләбезме? Иң моңсу кешеләр ни өчен еш шаярта? Болар хакында «Ни хәл?» сәхифәсенең чираттагы кунагы, юмор остасы Сирин Бәйрәмовтан сораштык.

Блиц-сораштыру
– Ни өчен нәкъ менә юмор?

– Җырлый белмәгәнгә. КВН белән таныштым да, туктый алмадым. Сәхнәдән залны көлдерү ниндидер бәйлелек барлыкка китерә, җибәрми.

– Биш елдан соң үзегезне кайда күрәсез?

– Өйдә – Чаллыда яки авылда. Белмим, беләсем дә килми.

– Тәнкыйтькә ничек карыйсыз?

– Уңай. Үзем дә теләсә кемне тәнкыйтьли алам.

– Юмор белән тамак туйдырып буламы?

– Шәп сорау (көлә). Ипи һәм ит белән була, ә юмор белән авыррак.

– Гадәттә, иң моңсу кешеләр бик шаян була, дигән сүзләр йөри. Сез бу турыда ни уйлыйсыз?

– Бик еш шулай да була. Әнә, безнең футболчылар тормышта гел моңсу йөри, ә стадионга чыккач, рәхәтләнеп кеше көлдерә!
 
– Ни хәл? Җәйне озаттык, ничегрәк үтте соң?
 
– Хәлләр әйбәт, Аллага шөкер. Гаиләм, әти-әнием исән-сау, димәк, зарланып булмый. Җәйнең узып киткәнен сизмәдем дә. Кыш, яз буе корган планнарны, ниятләгән эшләрне башкарырга җитешми калдым. Балыкка да бер-ике генә барылды. Әллә ничек шунда, артык тиз үтте вакыт. Икенче яктан, эшсез да ятмадым, гаиләбез белән диңгезгә барып кайттык. Әле быел мин яраткан помидорларның мул уңыш биргәнен дә исәпкә алсаң… «Отличный» җәй булды!
 
– Мәш килеп зур «stand-up» концерт әзерләп ятасыз. Ниләр белән шаккатырырга җыенасыз?
 
– Концертка берничә атна гына калды, әзерлек бара. Мин бу адымга бик озак килдем. Шаккатырырга түгел, көлдерергә җыенам. Хәзер тамашачыны ничек шаккаттырып була? Яңа технологияләр кулланып, зур перфоманс ясап, яисә Мәскәү йолдызын чакырып шаккатырып була. Тик әлегә андый мөмкинлекләрем юк, ә менә кеше көлдерә беләм! Шуңа да килгән тамашачыга яхшы кәеф һәм рәхәтләнеп көлеп, шатланып утырырлык тамаша вәгъдә итәм.
 
–  Сез әлеге концертны кем өчен әзерлисез  – яшьләрме, әллә өлкән яшьтәге тамашачылар өченме?
 
– Концертны әзерләгәндә, бу сорау турында уйламадым да. Миңа калса, яшьләр дә, урта буын да, өлкәннәр дә аңлаячак мәзәкләрне.
 
– Кеше көлдерү дигәннән. Татарда юмор бармы?
 
– Бар. Элек тә бар иде, киләчәктә дә булачак. Ул үзгәреп тора. Әйе, эстрадада юмористлар кимеде, шаяртулары да еш кына шул бер мәзәккә яки хәмер темасына барып терәлә. Әмма «Мунча ташы» бар. Быел концертларында булдым – рәхәтләнеп көлеп кайттым. Данир Сабиров бар. КВНда «Татнефть» командасы (Әлмәт шәһәре. – Ред.) Россия буенча беренчелекне алды! Үзебездә «Әйдә, шаяРТ!» проекты уңышлы гына эшләп килә. Интернетта да бик мәзәк татар блогерлары бар. Минемчә, тиздән берничә яшь юмор остасы тамаша залларын тутырачак.
 
Тик безнең юмор урысларныкыннан аерыла, гәрчә без аларга охшарга тырышсак та. Беренчедән, ул «чиста», икенчедән, без кешедән, нинди дә булса хәлдән ямьсез итеп көлмибез, бездә «ягымлы юмор» популяр. Еш кына татар мәзәкләрен урыслар аңламый, көлми. Ә аларныкын татарчага тәрҗемә итсәң, шулай ук тәме югала. Кабатлаулар булса да, безнең үз юлыбыз бар.
 
– Шаяра белү – сәләтме ул?
 
– Сәләт. Эштә, гаиләдә, урамда шәп шаяртучы кешеләр күп ул. «Душа компании» диләр андыйларны. Үзем дә аларны бик яратам. Тик, сәхнәгә менеп, мең кешене берьюлы көлдерә аламы алар? Андыйлар сирәк. Ә инде барыбызга да таныш булган, йөз мәртәбә күргән һәм кичергән проблемага төрттереп, тормыштан алынган мәзәкләр белән көлдерә белгәннәре – осталарның остасы.
 
– Шаярганнарын аңлый белү нәрсә, шулай ук сәләтме, әллә тормыштан көләргә тормыш үзе өйрәтәме?
 
– Монысы инде юмор хисе булу яки булмаудан торадыр.
 
– Сез шактый еллар Данир Сабиров концертларында чыгыш ясадыгыз. Үзегезне икенче план артисты дип тоймый идегезме?
 
– Данирга мин бик рәхмәтле. Без аның белән коллегалар гына түгел, якын дуслар да. Аның да миңа ярдәм иткән чаклары күп булды, мин дә аңа шактый булыштым. Данирның тормыш иптәше Миләүшәгә дә рәхмәтле мин. Ансыз бу концертлар гел булмас иде! Алар белән эшләү миңа бик күпне бирде.
 
Афишага «Данир Сабиров» дип язылган икән, димәк, халык аны карарга килгән. Ә инде сәхнәдә басып торучы калган кешеләр – икенче, өченче план артистлары. Мин моны бик яхшы аңлыйм һәм бер дә кайгырмыйм. Концертлар бара, тамашачы йөри, хезмәт хакы түлиләр – тагын нәрсә кирәк инде?!
 
– Ул концертларга махсус сезне күрү өчен килүчеләр бармы?
 
– Андыйлар да булгалый инде. Минем өчен генә түгел, баянчыны яки аерым бер биючене яратып килүчеләр дә очрый. Бу – гадәти күренеш.
 
 

Лилия ГЫЙМАЗОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 04.09.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»