поиск новостей
Көн мәзәге
  • Маляр апа эш көнен подъездда дивар буяудан башлаган иде. Шәмәхә урманда кызыл балыклар җыеп тәмамлады.

Бүген кемнәр туган
  • 11 Сентябрь
  • Гәүһәр Хәсәнова - язучы
  • Касыйм Шамил (1892-1981) - режиссер
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
  • На ул Карбышева, Казань Сдаю 1 комнатную квартиру с 25 августа . 89376102201
  • Студент кызыма, яшәп укыр өчен, квартира, бүлмә эзлим. Казан шәһәре Вахитов районыннан укуына якын булыр иде. Риелторлар, мошенниклар шалтыратмасагыз иде.89372839839
  • Ищу сиделку или помощницу для мамы в Казани, Приволжский р-н. Диагнозы:Деменция+Паркинсон ходячая. 89179154187
Архив
 
03.09.2021 Хәйрия

Яман шеш белән көрәшүче Алинә Миньязова: «Исән калмам дигән идем»

Казанда яшәүче Алинә Миньязовада табиблар яман шеш табалар. Сызланулары гыйнвар аенда ук башлана аның. Башта бөтен сөякләре авырта, аннан соң тән температурасы күтәрелә. Табиблар да сөяк авыруы дип уйлый. Әмма тикшеренә торгач, берни табылмый. Февраль аенда Алинәнең куллары күтәрелми башлый. Шул вакытта аның күңеле сизә. Ул үзендә яман чирдер дип уйлый.

–  Умрау сөягем янында шеш күреп алдым. Шуннан соң онкологка барырга уйладым. Анда баргач, УЗИдан карадылар. Тик начар әйбер күренмәде. Бары тик анализлар әзер булгач кына, миндә яман шеш икәне беленде. Күңелем белән әзер идем инде. Шуңа да кабул итү авыр булмады. Шәфкать туташы да булып эшләгәч, чирнең ни икәнен яхшы беләм, – ди ул.
 
Алинәгә операция ясыйлар. Ә аннары 2 атна химия терапиясе ала. Инде бар да яхшырган кебек була. Тик март аенда ул коронавирус йоктыра. Үпкәләренә 75 процент зыян килә.
 
– Хәлем бик авыр булды. Исән калмам дигән идем. Ике балам хакына Аллаһы Тәгалә мине бу чирдән арындырды. Хәзер яңадан химия терапиясе алуымны дәвам итәм. Аны бетергәч, нурланыш үтәсе бар. Табиблар күңелемне күтәрә – терелүгә өмет зур. Бар да үземнән тора. Ә минем яшәү теләгем көчле. Кызыма – 13, кечкенә улыма 2 яшь кенә бит әле. Аларны ничек ташлап китәсең? Бик тә яшисем килә, – ди ул.
 
Алинә – Балык Бистәсе районы кызы. Ире Илшат белән бер мәктәптә укыганнар. Кечкенәдән дус булып йөргәннәр. Аннары дуслыклары мәхәббәткә әйләнеп, гаилә корганнар. Хатыны авырып киткәч, тормыш авырлыклары Илшатка өелеп кала.
 
– Иремә рәхмәтлемен. Әгәр аның җылысын тоймасам, ничек яшәр идем. Улыбыз авырып киткәч тә, хастаханәдә ул ятты. Ничек тә хәлемне җиңеләйтергә тырыша. Миңа күрсәтмәсә дә, бик борчылганын сизәм. Барысын да уйлыйдыр инде, – ди Алинә. – Ике яктан да әниләребез генә исән. Әтиләр юк инде. Йөгереп эшләп йөргәндә, берәү дә авыру килер дип уйламый бит. Без дә ипотекага фатир алып куйган идек. Менә хәзер ирем генә эшләгәч, авыр хәлдә калдык. Җитмәсә, миңа да гел дарулар алып торырга кирәк. Аларсыз булмый. Әмма күңелемне төшермим. Авыруны җиңәргә дип яшим. Барысы да яхшы булыр дип өметләнәм. Гаиләм хакына бу чирне җиңәсе иде.
 
Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Алинә Илгиз кызы Миньязова исемендәге Саклык банкы картасы номеры:
 
5469 6200 3420 1978.
 
Тинькоф картасы номеры: 5536 9140 0587 3538.
 
Карталар 89179106070 телефон номерына беркетелгән.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 03.09.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы