|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.09.2021 Фаҗига
Баланы коткара алмаганнар1 сентябрь кичендә Башкортстанда Салаватта янгын чыккан. Биш катлы йортның 4нче катында фатир яна. Коткаручылар куркыныч зонадан 30 кешене, шул исәптән 3 баланы эвакуацияләгән. 22:06 сәгатьтә янгын тулысынча сүндерелгән. Янгын нәтиҗәсендә ике бүлмәле фатир янган.
Өч кеше зыян күргән, шул исәптән бер бала. Ике хатын сөрем газы белән агуланган, аларны - Салаватның шәһәр дәваханәсенә, ә 4 яшьлек сабыйны балалар дәваханәсе реанимациясенә китергәннәр. Соңрак табиблар баланың үлемен теркәгән.
Янгынның сәбәбен һәм килеп чыккан хәлләрне тикшерү оператив төркемгә йөкләнгән.
Фото: bashinform.ru
--- |
Иң күп укылган
|