|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.09.2021 Криминал
Мамадышта 90 яшьлек әбине ерткычларча үтергәннәрРФ Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе матбугат хезмәте белдергәнчә, өлкән яшьтәге хатын-кыз рецидивист кулыннан үтерелгәндә ярдәм сорап кычкырган һәм качарга тырышкан. Бу бәндә "Хезмәт ветераны" булган 90 яшьлек пенсионерны башына таш белән бәреп һәм муенына пычак кадап үтерә. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, ул корбаны йортыннан 200 мең сум акча урлап качкан. Фаҗига 28 августта Мамадышта булган. Тугыз тапкыр хөкем ителгән җинаятьче хокук саклау органнары тарафыннан тоткарланган. Күрсәтмәләр бирә.
Ул әбинең утны сүндереп, йокларга ятуын көткән, шуннан соң тәрәзәне таш белән ваткан һәм өйгә кергән.
Әлеге факт буенча тикшерү дәвам итә. Җинаять эше кузгатылган. Дистәләгән шаһиттан сорашалар, тикшерүче-криминалистлар, эшкә хәтта квадрокоптер да җәлеп ителгән.
Фото: https://pixabay.com/ru/photos
--- |
Иң күп укылган
|