поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.11.2010 Мәдәният

“Көн саен җәяү 5 чакрым ара үтәм”

Юмор-шоу, эстрада өлкәсендә ул Әмир Камалиев исеме белән танылса, драматургия, прозада Аманулла буларак билгеле. Алар икесе ике шәхес дип уйлаучылар да юк түгел. Аманулла – Әмир Камалиевның тәхәллүсе. Әтисе Аман абыйга хөрмәт йөзеннән шушы исемне алган ул.

Әмир Камалиев бүген ирекле сәнгать хезмәткәре. Күп кенә танылган җырчыларның концертларын алып бара, аларга сценарийлар төзи. Юмор-шоу кичәләрендә катнаша. Пьесалар, проза әсәрләре иҗат итә. Татарстан язучылар берлеге әгъзасы.

 

Ходаемның биргәненә шөкер!

Кирәк түгел миңа ташпулат,

Дан-дәрәҗә мине кызыктырмый

Һәм байлык та йөрмим мин сорап.

Бу бичара колың синнән, Ходам,

Тик бер нәрсә сорап ялына:

Бу дөньяга соклана белүдән,

Сөя белүемнән аерма.

 

                                 АМАНУЛЛА.

 

– Әмир абый, быел майда юбилеегыз булып узды. “50 яшемә җитеп, сәнгать өлкәсендә шулхәтле хезмәт итеп, бер исем дә бирмәделәр. Аны сорап йөрергә кирәк икән бит”, – дигән идегез, аптырап. Ниһаять, сез дә мактаулы исемгә лаек булдыгыз...

 

– Аллага шөкер, күптән түгел миңа да “Атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән исем бирделәр. Моны Язучылар союзы тәкъдим итте. Күңел бераз тынычланды хәзер (көлә).

 

Юбилейны майда зурлап үткәрергә өлгермәдем. Соңгарак калып булса да, 12 ноябрьдә туган ягым Апаста, шулай ук Сатламыш мәктәбендә иҗат кичәсе, очрашу оештырырга исәплим. Минем белән бергә бер төркем язучы кайтачак. Алар белән якыннан танышырга мөмкин булачак. Әсәрләребездән өзекләр дә күрсәтелер дип торам.

 

– Сезне урта һәм олы буын тамашачы Камал театры артисты буларак яхшы белә. Театр дөньясына бер килеп керсәң, ул үз эченә йота, аннан чыгасы да килми, ди артистлар. Ә сезнең Камалдан китүгә нәрсә сәбәп булды?

 

– Аннан 1995 елда киттем. Дөресрәге, мәҗбүр иттеләр. Үземнең эшләү теләге көчле иде югыйсә. Бер казанга ике тәкә башы сыймый. Параллель рәвештә берничә урында эшләдем. Хәлемнән килгәч, башка тәкъдимнәрдән дә баш тартмадым. Шул да ярамады бугай. Рольләремә зыян китермәдем, бик бирелеп уйнадым. Тик нишләтәсең, ярап булмады. Ихтыярсыздан Камал театры белән саубуллашырга туры килде. Бүген берсенә дә үпкә сакламыйм. Югалып калмадым, тагын да югарырак үрләр яуларга, тәҗрибә тупларга мөмкинлекләр ачылды.

 

Аннан Казан милли-мәдәни үзәгенә режиссер булып урнаштым. Бөтен кичәләрне, зур бәйрәмнәрне, концертларны оештыра идем. Биредә 2000 елга кадәр эшләдем. Аннан соң Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театрында баш режиссер вазыйфасын башкардым. 2002 елдан ирекле сәнгать эшлеклесе.

 

– Әмир абый, пьесаларыгызның кайберләрендә тормышның соры яклары яктыртыла: аферист, эчкече, ялганчы, караклар, урам малайлары... Үзегез дә спектакльләрдә, фильмнарда күбрәк тискәре рольләрне башкарасыз. Ә чынбарлыкта сез нинди?

 

– Дөрестән дә, күбрәк тискәре рольләрне уйнарга туры килде. “Татар хатыны ниләр күрми”дә Закир, “Галиябану”да Исмәгыйль... Кайсы ягыма карап андый персонажларны биргәннәрдер?! (Көлә.) Монда сайлап тормыйсың, режиссер ниндине тәкъдим итә, шуңа алынасың. Юмор-шоуда да күбрәк хыянәтче, ялганчы яки исерек ир булып сөйлим... Тормышта бик йомшак та, артык явыз да түгел. Уртача холыклы.

 

Йолдызлыгым буенча Игезәкләр. Тик тора белмим. Шуңа заманында бишәр урында эшләдем. Гел нәрсәдер башкарырга, ни беләндер мәшгуль булырга кирәк. Кайчак, кызыгып, балыкка да баргалыйм. Озаграк эләкми торса, түземлегем җитми, кайтып китәм. Бөтен нәрсәдән тиз туям.

 

90 нчы елларда йолдызнамә, хиромантия, кәрт ачтыру белән кызыксындым.

 

– Шәхси тормышыгызга килгәндә, бүген берьялгызыгыз гомер итәсез. Сезнең очракта аерылышуга нәрсә сәбәп булды? Балаларыгыз белән күрешеп, аралашып торасызмы?

 

– Ялгызлыкка ияләштем, хәзер читен түгел. Мин бит иҗат кешесе. Тынычлыкта рәхәтләнеп язам. Үз көнемне үзем күрәм. Ашарга пешерми калганым юк. Мәскәү студенты, армиядә хезмәт иткән егет буларак, аш-су өлкәсендә тәҗрибә тупланды (көлә). Пешергәнем үземә ярый.

 

Балалар белән күрешеп торам. Кызым Ләйсән Хельсинки университетында I курста укый. Телләр өйрәнә. Кияүдә. Безгә Алан исемле онык бүләк итте. Ә улларым Сәгыйть белән Сәйдәш мәктәптә укыйлар. Спорт осталары, каратэ белән ныклап кызыксыналар.

 

Беренче тапкыр Мәскәүдә, 1987 елда ук, бергә укыган курсташ кыз Әнисә Сабировага өйләндем. Кызганыч, аның белән аерылыштык. Аннан соң тагын ике хатын белән законлы никахлаштым. Ә дүртенчесе белән язылышмыйча гына яшәдек. Бу очракта да мөнәсәбәтләр аерылышу белән тәмамланды. Моңа этәргән сәбәпләрнең күбесен үземнән күрәм. Хатын-кызларга сылтамыйм.

 

– Ә туган ягыгызда еш кунак буласызмы?

 

– Апас монда гына бит. Мөмкинлек чыккан саен кайтып киләм. Анда әнием Хәмсәнә энекәшем Дамир һәм аның гаиләсе белән төп йортта яши. Әнигә 84 яшь, сәламәтлегенә зарланмый. Бер дә тик тормый. Ә әтием миңа 16 яшь чакта арабыздан китеп барды. Икесе дә колхозда эшләделәр. Кечкенәдән аларга ияреп чөгендер басуына барып, барысын да көлдереп, эшләрен калдыра идем. 6 нчы сыйныфта укыганда механизаторлар арасында бутала башладым. Одеколон, троярларның тагын нинди эшкә яраганын шул вакытта ук белдем (көлә). Колхоз кырыннан кайтып кермәгән гади крестьян баласының Мәскәүгә барып Щепкин исемендәге театр училищесына укырга керүен тормышымдагы бәхет йолдызы дип саныйм.

 

– Әмир абый, башкалардан аермалы буларак, һәрчак җәяү йөрүгә өстенлек бирәсез...

 

– 1997 елда бик каты авырдым. Үзем киенә, чишенә алмас хәлгә килдем. Кул-аяклар йөрмәс булды. Бөтен авырулар нервлардан, диделәр. 5 урында параллель эшләү үзен сиздерми калмады. Инвалидлык алдым. Күптөрле дарулар кулландым, халык медицинасына таяндым. Аллага шөкер, үзебезнең табиблар аякка бастырды. Багучыларда, өшкерүче әбиләрдә – кемнәрдә генә булмадым.

 

Бүген, Ходайга шөкер, зарланмыйм. Артык борчылмаска тырышам. Гел җәяү йөрим. Балачактан калган гадәт. Күрше авылга йөреп укыдык. Көн саен 5 әр чакрым ара үтәм. Машинамны күптән саттым. Кирәксенмим дә. Әйткәнемчә, бөтен нәрсәдән тиз туям. Ул өстәмә чыгым таләп итә. Аяк сәламәт булганда, күбрәк җәяү йөрергә кирәк.


Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ 18 |
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»