поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.09.2021 Киңәш-табыш

Помидор һәм кыярларны кая куярга белмәүчеләр өчен ГӨЛФИЯ ШӘВӘЛИЕВАдан ике җиңел рецепт

Автор-башкаручы, алып баручы Гөлфия Шәвәлиева Инстаграмдагы шәхси сәхифәсендә төрледән-төрле рецептлар белән бүлешә. Бу юлы ул помидор-кыярларны кая куярга белми аптыраганнар өчен рецептлар тәкъдим итә.

Куркума һәм горчицадагы помидорлар
 
Бу рецепт бик җиңел. Иң әүвәл зур булмаган помидорларны сайлап алырга һәм юарга. Бер чәй кашыгы куркуманы сулы савытка салырга. Помидорларны шушы суда 10-15 минутка манып торгач, сөртми генә, сөлгегә тезеп чыгарга. Помидорлар кипкән арада духовкадагы банкалар стерильләнеп, капкачлары суда кайнап утыра. Куркумалы помидорларны чайкамыйча гына киптергәч, стерильләнгән банкаларга салырга. Иң беренче итеп, банка төбенә горчица порошогы салып җибәрәсез. Помидор белән горчица порошогы чиратлаштырып салына. Банканы шыплап тутырасы түгел. Аннары 2 сарымсак кисәген кисеп, банкага салырга да стерильләнгән капкачлар белән борып куярга. Эш барышын һәм аның нәтиҗәсен сез фотодан күрә аласыз.
 
 
 
Горчица белән гади һәм тәмле кыярлар
 
2 килограмм кыярны юып, боҗра яки ярымбоҗра формасында турыйбыз. Бу очракта теләсә нинди кыяр бара. Иң мөһиме – кыярның ачы ягын яхшылап кисеп ташлыйбыз. Чөнки ачысы булырга тиеш түгел. Аннары 1 аш кашыгы горчица порошогы, 0,5 стакан уксус, 125 мл көнбагыш мае, 0,5 аш кашыгы шикәр комы, 1,5 аш кашыгы тоз, 0,5 чәй кашыгы кара борычны бергә кушып, бераз болгатып торабыз. Әзер катнашманы туралган кыярлар өстенә салып куябыз. Яхшы итеп болгатканнан соң, 1-2 сәгать шул суында тоткач, 10-15 минут кайнатып алабыз. Аннан соң стерильләнгән банкаларга салып, кайнар суда тоткан капкачлар белән ябып куябыз. Монда канәфер дә, укроп та, суган да кирәкми. Бик тәмле салат!
 
 
 
 

Эльза ГАЗИЗОВА әзерләде
Матбугат.ру
№ --- | 01.09.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»