|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.09.2021 Хәвеф-хәтәр
Казанда 5 яшьлек бала өстенә шкаф ауган - МЧС чакыртканнарКазанның Чистай урамындагы йортларның берсендә биш яшьлек кыз өстенә шкаф ауган. Чак гына фаҗига булмый калган. Баланы хастаханәгә озатканнар. Авыр җиһаз бала өстенә төшеп, бүлмәгә керә торган ишекне каплаган. Баланың әнисе шул бүлмәдә булган. Әни кеше 112 номеры буенча ашыгыч хезмәткә шалтыратып, ярдәм сораган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе матбугат үзәгеннән хәбәр иттеләр.
Вакыйга урынына килеп җиткән янгын сүндерү хезмәткәрләре фатир ишеген ачып, ауган шкафны күтәргәннәр һәм зыян күргән баланы медиклар кулына тапшырганнар. Кыз бала Республика балалар клиник хастаханәсенә озатылган. Агентлыкка билгеле булганча, аның аягы сынган булу ихтимал.
--- |
Иң күп укылган
|