|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.11.2010 Мәгариф
Владимир Путин: “Ата-аналарның мәктәпләрне финанславы ярамаган эш”Аның сүзләренә караганда, мәктәптә хәтта ирекле взносларга да урын юк. “Белем бирү процессын финанслауга кагылышлы бөтен нәрсәне дәүләт тулысынча үз өстенә ала”, - диде Путин Мәскәүнең 1060 нчы мәктәбе укытучылары һәм укучыларның әти-әниләре белән очрашу вакытында.
“Дәүләт белем бирү процессына, мәктәпне, җиһазларны ремонтлауга үзе акча бирергә тиеш”, - диде Премьер. Аның сүзләренә караганда, ирекле взнослар хакында сүз барган очракта да, мәктәптә “хәтта бу да кирәкми”.
Путин ассызыклап үткәнчә, мәгариф турында әзерләнә торган законда башкача булырга тиеш түгел, дип хәбәр итә «Русская служба новостей».
|
Иң күп укылган
|