поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
31.08.2021 Шоу-бизнес

Рината Тэй: "Минем турында “кешедән җыйган акчага яши” дип тә сөйлиләр икән"

Рината Тэй юл фаҗигасендә исән калган ирен Сәгыйрне Мәскәүгә тернәкләндерүгә алып барган иде. Анда дәвалану ничек узган, алга китеш бармы – Рината белән шул хакта сөйләштек.

- Рината, иреңне Мәскәүгә алып бару өчен халыктан ярдәм сорап акча җыйган идең. Кирәкле сумманы туплый алдыңмы?
 
- Әйе, Аллаһка шөкер. Мәскәүдә ике айга якын тордык. Дәвалануга 1 млн. 200 мең сум акча китте. Моңа өстәп, 300 мең сум акча юл һәм башка чыгымнарга тотылды. Анда яшәү өчен генә дә тәүлегенә 23 мең сум акча түләдек. Әле тагын 170 мең сум тирәсе акча калды. Хәзерге вакытта өйгә килеп массаж ясыйлар. Халыктан акча җыясым килми, чөнки бу – бик җаваплы, һәр тиен өчен хисап тотарга кирәк. Моны башкару бик авыр. Инде бик кирәк булса гына яңадан халыкка мөрәҗәгать итәрмен, ләкин аңа кадәр барып җитмәскә иде. Безгә ярдәм кулы сузган һәркемгә зур рәхмәтемне җиткерәм. 

- Сәгыйр Мәскәүдән нинди “һөнәр”ләр белән кайтты?
 
- Фикерли башлады. Гомере буе сулагай булса да, уң кул белән кашык тота ала. Кашык тотып ашый. Китап укый. Дөрес, укырга бик яратмый. Кайвакыт китапны төртеп җибәрә. Музыка тыңларга ярата, көйне отып кала. 
 
- Аягына баса аламы?
 
- Юк шул. Аның өчен операция кирәк. Сентябрь аенда Казанда аягына операция ясатырга дип сөйләшкән идек тә, Курган өлкәсендәге Илизаров үзәгенә барырга киңәш иттеләр. Хәзерге вакытта документлар туплау белән шөгыльләнәм. Ул документларны Курганга почта аша җибәрәчәкмен. Танышлар булмагач, безне кабул итәрләрме, юкмы белмим. Булмаса, операцияне Казанда ясатачакбыз. Мондагы табиблар Сәгыйрне бик яхшы белә. Аягына бастырып булачак, дип өметләндерәләр. Бу юлы операциягә акчаны квота аша алырга тырышачакмын.
 
- Тагын нинди операцияләр таләп ителә?
 
- Оча сөяге дөрес ялганмаган, шул хәрәкәтләнергә комачаулый. Сул як иңбаш буынына да операция кирәк. Алда безне зур эшләр көтә. Табиблар иремне өр-яңадан җыйдык дигән иде. Аны аякка бастыру өчен барысын да эшлим һәм эшләячәкмен. Ким дигәндә, Сәгыйрнең безне эшкә озатып, каршы алуын телим.
 
- Белүемчә, Сәгыйр әти-әнисе йортында Чаллыда яши...
 
- Әйе. Әти-әнигә, бертуган абыйсына рәхмәтем чиксез. Алар бик нык ярдәм итә. Әни – лаеклы ялда, өй эшләрен карый, ашарга пешерә. Акча мәсьәләсендә барлык чыгымнарны үзем күтәрәм. Бүгенге көндә беркемнән дә матди ярдәм күрмим, бары тик үз тырышлыгым белән тапкан акчага яшим. Мәктәптә вокал укытам, челтәрле бизнеста эшлим. Минем турында “кешедән җыйган акчага яши” дип тә сөйлиләр икән. Барыбыз да Ходай астында без. Белмичә сөйләгәнче, шул кешенең хәленә кереп карасыннар иде башта. Иртәгә ни буласын беркем дә белми...
 
- Улың әтисен сагынадыр?
 
- Әлбәттә. Җәй көне әтисе янында торды. Хәзер уку елы башлана. Арсен быел 3нче сыйныфка укырга барды. Көн саен видеоэлемтә аша әтисе белән сөйләшә. Әтисе дә бик сагына, елап та ала. Кызганыч, әлегә Сәгыйрне Казанга алып килә алмыйм. Казанда улым белән арендага алынган бер бүлмәле фатирда яшибез. Монда бернинди шартлар да юк...
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 31.08.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»