|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.08.2021 Криминал
Котырынган ана танышына пистолеттан аткан
Новокузнецкида балалар мәйданчыгында бер исерек ана танышына пневматик пистолеттан аткан. Бу вакыйга видеога эләккән. Аны Mash Siberia Telegram-канал бастырган. Ике хатын арасында җәнҗал балалар аркасында чыккан диелә. Конфликт шулкадәр кыза, хәтта бер хәсрәт-ана коралдан ата. Видео кадрларыннан күренүенчә, бу вакытта мәйданчыкта кеше күп. Балалар да бар. Полицейскийлар белдерүенчә, беркем дә җитди каза күрмәгән. Әмма шул ук видеодан күренүенчә, бер хатында пневматик пистолеттан аткан эзләр бар.
Танышына аткан хатын бер сәгатьтән тагы балалар мәйданчыгына килеп, андагы кешеләргә янаган. Әлеге вакытта хокук саклау органнары тикшерү үткәрә.
Чыганак: Lenta.ru
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|