|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.08.2021 Язмыш
"Сагынам мин сине, кочмаган нәнине" - Лилия Тимергалиева вафат булган улына багышлап шигырь язган«Ярдәм» мәчетенең тернәкләндерү үзәге җитәкчесе урынбасары Лилия Тимергалиева бу фани дөньяда нибары 20 көн яшәп калган нәни улына багышлап, шигырь иҗат иткән. "Матбугат.ру"да Лилия белән Ришатның уллары Салаватның узган елның июлендә вафат булуын яздык. Әнисе газизенә атап йөрәк әрнүен шушы юлларга салган: Юксынам күпләрне,
Күргәнне, кичкәнне.
Сагынам мин сине,
Кочмаган нәнине.
Яңартам төннәрне,
Хисләрне, сүзләрне.
Кызганам йөрәкне,
Тип яме, түз әле.
Без көчле, мин синле,
Һәрвакыт син минле.
Һичшиксез яшәргә тиеш без.
Хәтерләп мәңгелек җәннәтне.
Истә тот, без көчле, йөрәкле.
Фото: Татар-информ
--- |
Иң күп укылган
|