поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
30.08.2021 Мәдәният

Миңгол Галиев: «Бөтен кешене җырларга өйрәтеп була. Теләге генә булсын»

Һәр яктан мәгълүматлы, ярдәмчел, тыйнак, эчкерсез шәхесләрнең берсе ул Миңгол Галиев. Татарстанның халык артисты, профессор, үз мәктәбен булдырган шәхескә берничә көннән 80 яшь тула. Аның белән татар җырының мөмкинлекләре, эстрада проблемалары, югала барган алымнар турында сөйләштек.

– Мөгаллимнән иң әүвәл билге куюын сорау дөрестер ул. Татар эстрадасына ничәле куяр идегез?
 
– Мин болай дияр идем: акыл гына җитми кешегә, рухи тәрбия кирәк. Чөнки иң куркыныч җинаятьләрне акыллы кеше эшли, дигән сүз бар. Фәнни-техник сикереш чорында рухи тәрбиянең иң көчле чарасы булган әдәбият-сәнгатьнең әһәмиятен һич тә читкә калдырырга ярамый. Әлеге юнәлешләр кайгы-хәсрәтне оныттыру, күңел ачуга гына корыла икән, бу бик куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Кызганыч, тулаем алганда, эстраданы уңай бәяләрлек түгел.
 
Борынгы заманнарда, тыңлаучыларны транс халәтенә кертү өчен, махсус хәрәкәтләр ясаганнар. Сәхнәдә дә шундый ук хәлләр кабатлана. Күңел ачу сәнгатенең нәтиҗәләре киләчәктә  аянычлы булмасмы? Без үскәндә, бердәнбер телевидение һәм радио бар иде. Аларның һәркайсында тапшыруларның тәрбия ягына басым ясалды. Хәзер берничә радиобыз, берничә телеканал бар. Әмма аларда сәнгать акчага бәйләнгән.
 
Соңгы вакытта джаз жанры күпкә өстенлек итә башлады. Аның, чыннан да, тәэсир итү көче гаять зур, әмма тәрбиядә ул беренче була алмый. Джаз бит Америкада колларның ял вакытларындагы хәрәкәт-кыланмышларыннан туган һәм аны башта кабул итмәгәннәр. Үзенчәлекле сихри көчкә ия булып, тора-бара Американы, Европаны һәм Россияне дә әсир итте. Джазның кеше организмына тәэсир итүе бәхәссез. Шуңа күрә үзебезнең табигый ноталарны үзгәртеп, джазга яраклаштыру куркыныч.
 
Мин төрле конкурсларны күзәтеп барам, жюри вәкиле буларак та катнашам. Аларда башкаручыга, вәт ичмасам тавыш, дип кул чабалар. Берсенең дә, бигрәк матур җырлый, дигәнен ишеткәнем юк.  Мин Тукай сүзләрен искә төшерәм. «Бер шәкерт, авызын кәгазь калынлыгы гына ачып, шулкадәр моңлы итеп җырлады», – дигән ул.
 
– Татар эстрадасында Тукайның бу сүзләрен белмиләр бугай… Анда бер—берсеннән уздырып кычкыру дип әйтимме…
 
– Мин инде 50 елдан артык авызны зур ачмыйча тыңлаучыларның йөрәгенә үтәрдәй ягымлы, көчле аваз чыгару мөмкинлеге юнәлешендә фәнни-практик эш алып барам һәм шуңа ирештем дә. Бу – сөйләмчә җырлау дип атала. Япониядә Рәшит Мостафин, Рәшит Кәлимуллин белән өчәү зур залда ике концерт бирдек. Концерт барышында залдан: «Ничек сез авызны зур ачмыйча ягымлы, яңгыравык тавыш чыгара аласыз?» – дип сорау бирделәр. Мин инде безнең халыкның традициясе шундый, аның авызны зур ачып җырлауны кабул итә алмавын әйттем. Минем өчен бу бик әһәмиятле. Чөнки зал бик зур, түшәмдә генә микрофон  бар иде. Ә барысы да чыгышны ишетте һәм кабул итте.
 
Авызны зур ачканда тавышның көче югала. Авазны таратмаска, ә бер юнәлештә җибәрергә кирәк. Американың күренекле җырчысы һәм педагогы Сет Риггс та нәкъ шулай аңлата. Аның китабын укыганнан соң, тагын бер кат үземнең дөрес юлда булуыма инандым. Чөнки минем алым консерваториядә укыту алымына туры килеп бетми. Италия җыр мәктәбендә дә, аннан үрнәк алган рус җыр мәктәбендә дә артикуляциягә зур әһәмият бирелә. Бала дөньяга килгәндә, Ходай Тәгалә көйләгәнчә аваз сала һәм бу тавышны ныгытканда шуны нигез итеп алырга кирәк.
 
– «Үзгәреш җиле», «Төреквидение», «Евровидение»… Бу фестивальләрне нәрсә берләштерә, аермасы нәрсәдә?
 
– Болар барысы да – шоу. Безнең телдә шау-шу дип атыйлар инде аны. Әби-бабайлар, туйган инде шау-шудан, дип юкка гына әйтмиләр. Шоу ул – ярсыткыч, организмга файдалы тамаша түгел. «Төреквидение»се төрки халыкларныкы булгач, ислам дәүләтләре дә катнашкач, башкачарак булыр дип көткән идем, анысы да шау-шуга якын булып чыкты. «Үзгәреш җиле» татарны чит илдә танытыр, диләр. Ул яктан караганда, «Евровидение»дән әйбәтрәк инде. Әмма ул милләтебезгә хас түгел.
 
– Миңгол абый, сезнең укучыларыныз күпме?
 
– Россия буенча гына да 500дән артык дисәк тә, ялгыш булмас. Иң беренчеләрен искә алсак, «ТАССРның 10 еллыгы» исемендәге мәдәният сараенда эшләгәндә үк өйрәткән шәкертләрем – Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов, Татарстанның атказанган артисты Илгизәр Исламов. Элемтәне бервакытта да өзмим, алар миңа балаларым кебек. Георгий Ибушев та мине үзенең укытучысы саный.
 
Шәкертләрем күп. Әйтик, Татарстанның халык артистлары Рөстәм Закиров, Рәсим Низамов, Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан, Рөстәм Гыйлфанов… Мин, гомумән, шәкертләремне артист булырга  дип әзерләмим, кайда эшләсәләр дә, моңлы, ягымлы характердагы шәхесләр тәрбиялим. Нинди генә һөнәр ияләре юк алар арасында!
 
– «Миңгол абый мәктәбе» кайчан биналы булачак та, рәсми рәвештә эшли башлаячак инде?
 
– Аның нигезендә бина түгел, татар халык вокалы мәктәбе ятачак. Моны башка милләтләр дә таный башлады. Чит илләрдә, халыкара конференцияләрдә чыгыш ясаганда галимнәрнең игътибарын, ихтирамын тоеп, дөрес юлда икәнлегемне аңладым. Үзем исән вакытта төп фикердәшем – гомерен телебезне, халкыбызны саклауга, яклауга багышлаган, вакытсыз дөньядан киткән яшьтәшем Тәүфыйк Әйдинең хыялларын тормышка ашыруны минем төп яшәү мәгънәм дип карыйм. Аның исемендәге халыкара тәрбияви сәнгать үзәге Милләт йортында эшли башлады инде. Шушы үзәктә үз мәктәбемне булдыру, мөмкин булса, шунда ук минем исемдәге хәйрия фонды оештыру – хыялым. Мине аңлаучы, ярдәм итүче табылса.
 
– Заманында сез музыкаль театр мәсьәләсен дә күтәргән идегез.
 
–  Тукай теләгәнчә тудырылган җыр сәнгате бер ел эчендә музыкаль театр өчен кадрлар әзерләү мөмкинлеген бирә. Мин моңа ышандырам һәм аның өчен җавап бирәм. Музыкаль театр булдыруны көн тәртибенә куйган Президентыбызның теләгенә ихтирам белән карап, ил җитәкчеләре арасыннан аңлаучы һәм ярдәм итүче булу гына кирәк.
 
– Озакламый сезгә 80 яшь тулачак. Сез хәрәкәттә, максатларыгыз зурдан. Үзегезне формада тоту сере белән дә уртаклашсагыз иде.
 
–  Без бит – 41 нче ел балалары. Барыбыз да диярлек әтисез үскәнгә, ятимлекне белмәгәнбездер. Әни тапкан да кырга эшкә киткән. Кайткач, исәнлегемне күреп, шатлана торган булган. Әти мин туар алдыннан шахтага киткән, шуннан сугышка алынган. Хәбәрсез югалганнар рәтендә ул.
 
Җиде айлык булып туганмын, елак булмаганмын. Исән калыр, кеше булыр дип ышанмаганнар да, ә миңа Ходай озын гомер насыйп иткән. Кечкенәдән кеше арасында ким буласым килмәгәндер, шуңа холкыма үҗәтлек тә өстәлгәндер. Табигать баласы булдым. Ат көтүе көттем, малкайларны күңел белән тоемларга, үләннәрне танырга өйрәндем – болар барысы да ярдәм итми калмагандыр. Кеше табигать белән гармониядә булганда гына нәрсәгә дә булса ирешә ала. Тагын бер нәрсә бар: кеше сабый бала булып туа һәм шушы сабый аның күңелендә гомер буе яши һәм үзенә наз сорый. Дөньяда үзеңне кирәклегеңне тою да кешене яшәтә. Минем әле бик күпләргә кирәгем бар.
 
Блиц—сораштыру:

– Иң бәхетле көнегез?

– Мөгаен, консерваториягә кергән көнемдер. Кабул иттеләр, имтиханда Сара апа Садыйкова уйнады. Аның белән гомер буе бергә булдык.

– Тормышта иң зур үкенеч?

– Кызымны соңга юлга озату. Ул шулкадәр чыдам, оптимист, талантлы укытучы булды. Җырчы булырга да мөмкинлеге бар иде… Кызым тормышка чыккач, иренең туган авылына кайтып киттеләр. Балалар гына түгел, бөтен авыл халкы яраткан аны. Нишлисең, гомере кыска булды…

– Иң зур хыялыгыз?

– Исән чакта музыкаль театр булдыру, Тукай теләгәнчә методикабызны халыкка танытып, Тәүфыйк Әйди хыялларын тормышка ашыру.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 30.08.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»