|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.08.2021 Фаҗига
Өч баласы елап калган...Башкортстанда Благовещен районы Николаевка авылы урамында 41 яшьлек күпбалалы хатынны машина бәрдергән. Гаепле йөртүче һәлакәт урыныннан качкан. Мәрхүмнең өч баласы калган, ул аларны берүзе тәрбияләгән. Оператив-эзләү чаралары барышында авария сәбәпчесе табылган.
Ул «Хендай Акцент» йөртүче 50 яшьлек ир булып чыккан.
Тәртип сакчыларыннан ир өй түбәсенә яшеренгән. Хәзер бу хәлнең барлык нечкәлекләре билгеләнә.
Фото: bash.news
--- |
Иң күп укылган
|