|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.08.2021 Авыл
"Элита" хуҗалыгы үгезләр турында кызыклы мәгълүмат туплаганСезнең игътибарга үгезләр турындагы әлеге тупламаны тәкъдим итәбез. Белә идегез микән бу фактларны? - Һиндстанда үгезләр һәм сыерлар бүгенге көнгә кадәр изге һәм катгый саклана торган хайваннар булып санала. - Үгезнең уртача гомер озынлыгы 15-20 ел. - Үгезләрнең кызыл төскә реакциясе – уйдырма. Асылда, хайван төсләрне аермый, аны кискен хәрәкәтләр ачуын чыгара. - Үгезнең ашказаны 4 өлештән тора һәм катлаулы урнаштырылган. Азык-төлек кайнату системасының мондый төзелешен ул эволюция процессында алган. - Үгезләр тавыш ярдәмендә аралаша, бигрәк тә бозаулар. - Сәламәт үгезгә 7 сәгатькә кадәр тулы канлы йокы кирәк. - Хайван кеше кебек хис-кичерешләр кичерергә, еларга, дуслашырга, низаглашырга мөмкин. - Үгез 900 кг. га кадәр авырлыкта була ала.
--- |
Иң күп укылган
|