поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
10.11.2010 Җәмгыять

Мутантлашу

Бөтендөнья банкы интеллект, ягъни акыл үсеше дәрәҗәсе ягыннан илләрнең рейтингын билгеләгән. Русия кырык беренче урында. Кемнәрне тикшергәннәр, интеллектны нинди ысул ярдәмендә билгеләгәннәр – анысы мәгълүм. Гадәттә мондый саннар ниндидер сәяси максатларны күздә тотып игълан ителә. Шуңа да Көнбатыш белгечләренең теге яки бу күренешкә объектив бәя бирүләре бик үк ышандырмый.

Әмма яңа туып, үсеп килүче буын вәкилләрендә интеллектның түбәнәюе, фикерләү дәрәҗәсенең җитәрлек булмавы – бәхәссез нәрсә. Моны мәктәптә эшләү тәҗрибәсе ике дистә елдан артып киткән һәр укытучы раслый ала: балаларның фәннәрне үзләштерү мөмкинлеге елдан-ел кими, элементар әйберләрне аңлый алмыйча интегүче балалар саны эзлекле рәвештә арта. Моңа балаларның психикасы зарарлану, вак кына низаглар аркасында да үз-үзләренә кул салырга әзер торган укучылар катламы арту, мәктәп рэкеты, балаларның бер-берсенә карата миһербансызлыгын да кушсак, хәлнең илкүләм фаҗигага якын торуын күрербез.

 

Психологик климат бары тик балалар саны артык күп булмаган мәктәпләрдә генә түзәрлек: биредә балалар да бер-берсенә карата дустанә карашта, укытучылар да әти-әниләрне талау белән шөгыльләнми, үсмерләр җинаятьчелеге дә юк дәрәҗәдә. Тик кемнеңдер дәһшәтле күрсәтмәсе буенча бүген мондый мәктәпләр юкка чыгарылуга хөкем ителә: оптимальләштерү сәясәте дип аталган тегермән торган саен үзенең әйләнешен кызулата, вак мәктәпләрнең комын коялар, балаларны әхлакый атмосферасы сәламәт булмаган мәктәпләргә куып китерү процессы көчәя. Парта артында стресс кичерүче балага, әлбәттә, интерактив такталар да, инновацион технологияләр дә булышмаячак. БДИ нәтиҗәләре күрсәтеп тора: белем бирү нәтиҗәлелеге шәһәрнең һәм район үзәкләренең эре мәктәпләрендә дә әллә ни түгел, “икеле капчыклары” аларда да җитәрлек. Пропаганда фокусы белән мәш килүчеләр, билгеле, мондый фактларга игътибар итмәячәк: отимальләштерүне бизәп күрсәтү, ил күләмендә геноцид дәвам итәчәк. Әле кайчан гына Русиянең үзәк газеталары мәктәп рэкеты, балаларның бер-берсен җәберләве турындагы язмалар белән шыплап тулган була иде. Әйтерсең, нидидер пәрдә артында торучы көчләр теманы тыйдылар: бу проблема хәзер сирәк күтәрелә, чөнки ул зур мәктәпләр проблемасы, ә зур мәктәпләргә сүз әйтергә ярамый. Вакытлыча гына булса да. Оптимальләштерү процессын төгәллисе бар бит әле.

 

 Мин язарга теләгән проблема исә глобаль рәвештә барлык балаларны да зарарлый. Ул генофонд начарлану дип атала. Әлбәттә, дистә еллар буена алып барылган алкоголь геноциды үзенең дәһшәтле нәтиҗәләрен күрсәтми калмый. Карап торышка сау-сәламәт булган, әмма акыл үсеше токарланган, хәтерсезлектән интегүче балалар саны коточкыч темплар белән үсә. Хәтта ки ярыйсы гына дип саналган балаларның да байтагы темаларны үзләштерүдә кыенлыклар кичерәләр. Миңа калса, хәзерге медалистларның байтагының фәннәрне үзләштерү дәрәҗәсе моннан егерме ел элек мәктәпне ныклы “өчле”гә тәмамлаган укучыныкыннан әллә ни югары түгел. Шул ук вакытта вузларга ашкынучылар саны кимеми. Балаларның тоталь рәвештә югары белем мәктәпләренә керергә омтылулары нәтиҗәсендә эшкә яраксыз белгечләр чыга, ил алдында торган технологик, икътисадый һәм сәяси проблемаларны хәл итәрлек кадрларга кытлык арта. Мин инде станок артына басардайлар кытлыгы турында әйтеп тә тормыйм. Баксаң, хәзер бездә бюрократик элита кытлыгы да ил күләмендә күтәрерлек проблема икән. Моннан ике ел элек Русия президенты ашыгыч рәвештә кадрлар резервын булдырырга кирәк дип игълан итте. Ләкин ул кадрларны нинди камырдан әвәләргә икәнен генә искәртергә онытты. Русия Фәннәр академиясенең Җылылык физикасы институты директоры Владимир Фортов: “Безнең институтның заказлары күп, тик аларны үтәргә кеше юк”, – ди әнә. Икенче бер фәнни-тикшеренү институтында дөньяда тиңе булмаган атом микроскопы тузан җыеп ята икән. Кайчандыр анда эшләргә чират торып, чит илләрдән килгәннәр, әмма микроскоплы бүлекнең карт мөдире үлеп киткәч, аның урынына куеп, әлеге атом приборын эшләтә алырлык галим табылмаган. Мин кайчандыр үзем ярты ставкага эшләгән институтның боерыклар тактасына күз ташлап киткәли идем. Анда, гадәттә, укуын дәвам итә алмау сәбәпле, аспирантурадан куылган аспирантларның зур гына исемлеге эленә иде. Хәзер бу институтның аспирантлары еш кына ашыгыч тизлектә диссертация әвәләп бирүне үтенеп, безгә – сиксәненче-тусанынчы еллар белгечләре янына чабалар.

 

Проблеманы бер сүз белән генә мутантлык дип тамгалап булыр иде. Ихтимал, якындагы елларда безгә мутантлыкның тагын да куәтлерәк сикереше белән танышырга туры килер, чөнки гуланган, болай да акыл үсеше җитәрлек булмаган буын тиздән нәсел калдыра башлаячак. Икенчедән, бу нәселнең зәгыйфьләнгән балаларын алкоголь һәм ашау өчен яраксыз ризыклар белән агулау темплары тагын да көчәячәк. Трансмилли корпорацияләр мәнфәгатьләрендә ризыкка агулы өстәмәләрнең яңадан-яңа төрләрен уйлап табу артачак, чөнки сыйфатсыз азыкны матур итеп күрсәтү, аңа тәм кертү, саклау вакытын озайтуга ихтыяҗ кимемәячәк. Дөньяның бер почмагыннан икенче почмагына буялган кәтлитләр, химик ысул белән ысланган казылыклар ташу, ашлык һәм ярмалар экспортлау, алма, помидор, тавык боты сату, йөзем, банан, әфлисуннарны бер кыйтгадан икенче кыйтгага күчереп йөртү химия промышленностеннан башка гына мөмкин түгел. Русия бүген, әйтик, Голландиядән чәчәк, Кушма Штатлардан тавык боты, генетик модификацияләнгән дөге һәм башка төрле ризыклар, Колумбиядән әфлисуннар, Чилидан йөзем җимеше, Испаниядән әфлисун һәм помидор, Мисыр, Пакыстан һәм Һиндстаннан ашлык һәм ярма сатып ала. Болар барысы да азык өстәмәләре һәм химик препаратлар белән эшкәртелгән һәм ашау өчен куркыныч дип саналган товарлар. Бигрәк тә Е хәрефе белән тамгаланган азык өстәмәләре куркыныч. Чит илләрнең байтагында тыелып та, Русиядә иркен кулланыла торган утызлап шундый өстәмә билгеле. Болар аллергия тудыралар, хромосомаларны зарарлыйлар, яман шеш авыруы барлыка китерәләр, акыл үсеше өчен бик тә кирәкле функция башкара торган калкансыман бизне зарарлыйлар, балаларда гиперактивлык күренеше барлыкка килүгә сәбәп булалар. Боларның бала психикасына гадәттән тыш тискәре тәэсир ясавы дәлилләнгән инде. Шуңа да карамастан, сабыйлар яратып ашый торган туңдырма, газлы су кебек ризыкларда, сөттә шундый консервантларның тулы җыелмасын табарга мөмкин. Күптән түгел генә матбугатта Англиянең Саутгемптон университеты галимнәре үткәргән эксперимент нәтиҗәләре турында игълан иткәннәр иде. Аларның тәҗрибәсе тарихка “Уайт утравы балаларын тикшерү” дигән исем белән кереп калды. Әлеге утраудагы өч яшьлек 277 балага беренче ике атнада төрле ясалма буяулар һәм Е211 концентраты кушылган сок эчергәннәр. Аннан соңгы ике атнада исә сокны бу кушылмалардан башка гына биргәннәр. Консервантлар кушылган сок эчкәндә, балалар игътибарларын туплый алмый интеккәннәр, тиз ярсып китә һәм йоклап китә алмый торганга әйләнгәннәр. Мондый халәттәге балаларга табиблар гадәттә “гиперактивлык синдромы” дигән диагноз куялар һәм бала сәламәтлеге өчен куркыныч булган дарулар билгелиләр. “Гиперактивлык синдромы”ның нәрсә икәнен мәктәптә беренче елын гына эшләүче укытучылар да яхшы белә: гадәттә мондый балалар белән идарә итүе кыен, алар үз-үзләрен контрольдә тота алмыйлар. Англия хөкүмәтенең Азык-төлек стандартлары агентлыгы бу экспериментны тагын бер кат кабатлап карый – нәтиҗәләр шул ук. Кат-кат үткәрелгән тәҗрибәләр шуны күрсәтә: трансмилли корпорацияләр бүген халыкны азык-төлек өстәмәләре белән агулауның Җир шары күләмендә масштаблы кампаниясен алып баралар. Консервантларның бер төре тыелып өлгерми – аңа алмашка яңасы, тагын да куркынычрагы килә. Русиядә хәл аеруча авыр, чөнки биредә сәүдә тышкы глобаль оешмаларның көчле басымы астында алып барыла, әле Бөтендөнья сәүдә оешмасына алмыйбыз дип, әле башкача куркытып, ришвәт һәм “откат”лар белән кызыктырып, урыс чиновнигын сәламәтлек өчен куркыныч азык-төлек сатуны оештырырга мәҗбүр итәләр. Нәтиҗәдә, балаларның психикасына һәм акылына төзәтеп булмаслык зыян килә, генофонд коточкыч зарарлана. Ил күләмендә алып барылган алкоголь геноцидына азык-төлек белән агулаулар да килеп кушылгач, мәгариф өлкәсен модернизацияләү дип көчәнүләр, әлбәттә, судан май язуга охшаган нәтиҗә бирә. Русиянең Мәгариф һәм фән министрлыгын да, Сәламәтлек саклау министрлыгын да әлеге проблемалар бик борчымый, болар оптимальләштерү, ягъни юк итү белән мәшгульләр. Монысы инде планлаштырылган геноцидның икенче төре. Оптимальләштерү – болай да хәлсезләнгән авылларга үтергеч һөҗүм ясау ул. Русия авылы исә күпмедер дәрәҗәдә экологик яктан чиста азык-төлек җитештерә. Күрәсең, глобаль сәүдә оешмаларына бу ошап бетми торгандыр. Оптимальләштерү программасын да Русия түрәләренә кайдадыр океан артындагы суфлерлар пышылдап яздырган дисәләр, мин моңа аз гына да гаҗәпләнмәс идем. Байлыкны кая куярга белми интеккән Русия түрәләренең башына акчаны яшәеш өчен иң мөһим өлкәләрдә экономияләү идеясен тагын ничек кертеп булсын? Ил өчен бернинди дә әһәмияте булмаган тармакларда гигант суммаларның исраф ителүе барган бер вакытта, ил халкының белеме һәм сәламәтлеге өчен акча кызгансыннар, имеш.

 

 Соңгы вакытларда Русия галимнәре Көнбатыш безнең илгә каршы “ген бомбалары” куллана дип шаулап алдылар. Дөрес, аларның шау-шуын сәяси элита бик әллә ни ишетмәде шикелле. Көнбатышта Русияне демографик яктан хәлсезләндереп, соңыннан яулап алу планы бар икәне берәүгә дә сер түгел. Гигант мәйданнарга җәелгән хисапсыз табигый байлыкларны кулга төшерүнең иң җиңел ысулы бу. Акча күргәндә күзе бик тиз кыза торган урыс сәяси элитасы моңарчы илгә читтән кертелә торган ризыкларның тормыш өчен куркыныч икәненә бик әллә ни игътибар итмәде. Үз вакытында Грузия оборона министры бу хакта искәртеп: “Русия бәдрәф пычрагын сатсаң, аны да алачак”, – дип белдергән иде. Күптән түгел генә без гаиләбез белән халык яратып ашый торган ризыкның ашарга яраксыз икәненә тагын бер кат инандык. Шәһәрдән кайткан кунаклар казылык алганнар. Ашау өчен хәрам булганга, без аны өстәлгә куймадык. Хатын, җирәнеп кенә, дуңгыз мае катнашкан бу буяулы катнашманы ишегалдына алып чыгып, песи алдына салды. Өйдәге өстәлдән арткан азык калдыкларын бик тәмләп кенә ялмап куя торган мырау атылып казылык янына килде, әмма аны иснәп кенә карады да читкә китеп утырды, бүтән якын килмәде. Сизү әгъзалары кешенекенә караганда күпкә яхшырак булган гөнаһсыз бу җан ияләрен алдый алмыйсың шул.

 

 – Әйтегез әле, сезнең казылыкта генетик модификацияләнгән продуктлар юкмы?

 

 – Сез нәрсә! Безнең казылыкта бөтенләй продуктлар юк, – дигән анекдотның гадәти мәзәк кенә түгел икәнен шулай исбатлап бирде йорт песие.

 

 Ген коралын Русиягә каршы уңышлы куллануның ике төрле юлы бар. Беренчесе гадиерәк. Көнбатыш компанияләре сәламәтлек өчен куркыныч азык-төлекне Русия кебек икътисадый яктан артта калган, элитасы халык язмышы өчен битараф илләргә кертү өчен махсус җитештерәләр. Мондый продуктлар гадәттә аларның үз илләрендә бөтенләй тыелган, яисә арзанлыгына кызыгып, аларны тормыш төбендәге фәкыйрь катламнар гына файдалана. Соңгы вакытларда нык пропагандаланган һәм барлык төр ит продуктларына һәм кондитер эшләнмәләренә кушыла торган сояның, әйтик, сәламәтлек өчен куркыныч икәнлеге күптән түгел генә ачыкланды. Кушма Штатлардагы Сәламәтлек һәм экология турындагы фәннәр институты галимнәре соя составында гадәттән тыш күп очрый торган генистеин гормонын яңа туган күсе балаларында сынап караганнар – аларга бу гормонны балалар азыгында очрый торган күләмдә биргәннәр. Нәтиҗәдә, күсе балалары барысы да нәсел калдыру сәләтләрен югалтканнар. Лондондагы Король колледжы галимнәре дә кеше сперматозоидлары генистеиннан тычканнарныкына караганда күбрәк зыян күрә дип белдерделәр.

 

 Галимнәр аерым төр милләт яисә җенес кешеләренә сайлап тәэсир итә торган генетик “бомбалар” да бар, Русиягә каршы алар актив кулланыла дип тә шаулыйлар. Русия Фәннәр Академиясе академигы Алексей Яблоков бу уңайдан 1970 елларда Свердловск өлкәсендәге яшерен лабораториядән очраклы рәвештә чыккан чума инфекциясен искә ала, ул чакта бары тик армиягә чакыру яшендәге ирләр генә үлде ди. Академик әйтүенчә, дөньяның бик күп яшерен хезмәтләрендә кешеләргә сайлап тәэсир итә торган азык-төлек “кораллары” җитештерү белән шөгыльләнделәр һәм шөгыльләнәләр. Кытайда типик булмаган пневмония таралу очрагын да кайбер галимнәр этник корал куллануга мисал итеп китерәләр, чөнки, Генитик куркынычсызлык гомуммилли ассоциациясе президенты Александр Баранов әйтүенчә, ул вакытта авыру таралу очраклары күп кенә илләрдә күзәтелсә дә, бары тик монголоид расасына караган кешеләр генә үлде.

 

Генитик коралның барлыгы һәм кулланылуы хакында бик күп галимнәрнең фикерләрен китерергә мөмкин булыр иде. “Халыкның аерым бер төркемнәрен генә зарарлый торган корал үтерерлек үк булмаска да мөмкин, – диләр биологик коралга каршы көрәшүче “Саншайн проджект” оешмасы белгечләре. – Ул төрле чирләр, нәселсезлек, даими арыганлык китереп чыгара ала. Аны сугыш кырында да, тыныч халыкка каршы да кулланырга мөмкин”. Академик Михаил Пальцев исә бүген кулланылган биологик коралның киләчәк буыннарда инсультлар, инфарктлар, яман шеш чирләре китереп чыгарырга мөмкин булуы турында әйтә. Атаклы академик, генетик Сергей Инге-Вечтомов: “Этник корал бар, ул – аракы”, – дип белдерә. Монысы – бәхәссез. Шуңа да мин сыра шешәсенең авызыннан гына бугазларына исерткеч коючы үсмер кызларга карыйм да, уйлап куям: парта артында утырганда болай да күп нәрсәләрне аңлау сәләтен югалткан бу буынның дәвамчылары кем булыр икән дим. Гомер булса, безгә бит әле аларны да укытасы.

 

Галимнәрнең чаң сугына сәяси элита игътибар итми диярлек. Димәк, халыкның мутантлашуы, илнең шуышып баручы агрессия корбаны булуы кемнәр өчендер кирәк.


Булат ХАКОВ
Татарстан яшьләре
№ |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»