|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.08.2021 Мәдәният
Халыкның яраткан Шамкае иде...22 августта Татарстанның халык артисты Рәшит Шамкай арабыздан мәңгелеккә китеп барды. 26 майда 81 яшен тутырган иде. Һәрвакыт җор телле, “Калын кашларымны тарый торган махсус тарагым да бар”, — дип тамашачыны көлдерүче юмор остасы, чын артист, халыкның яраткан Шамкае булып, үзенә генә хас мәзәкләре белән күңелләргә кереп калыр ул. Хатыны Суфия апаның вафатын аеруча авыр кичерде Рәшит абый. Ике ел элек безгә биргән әңгәмәсендә: “Тәрәзәгә карап утырам. Урамга чыга алмыйм, баш әйләнә. Инфаркт кичердем. Ике тапкыр хастаханәдә ятып чыктым. Июньдә 60 ел бергә гомер иткән хатыным Суфия 77 яшендә бакыйлыкка күчте. Бик ямансу әле. Картайдым инде. Сәхнә белән дә саубуллаштым. Шулай да шигырьләр язам. Китаплар укыйм. Шөкер, хәлемне белергә килүчеләр күп. Алмаз Хәмзин ташламый. Журналистлар, язучылар да кереп чыга”, — дип сөйләгән иде.
Рәшит абый ялгыз яшәде. Кызы Гөлнара белән улы Айдар чиратлашып караганнар. “Әтинең ашарына пешереп, өен җыештырып китә идем. Айдар якында тора — көн дә янына кереп чыга. Кунарга ялгыз кала иде әти. Күрәсең, бәдрәфкә барырга дип, төнлә караватыннан торган һәм егылып төшкән. Айдар аның янына иртән килгәндә, ул инде җан биргән.
Әтинең кәефе яхшы иде. Һаман театр турында уйлады. “Кайчан театрга барабыз?” — дип сораша иде. Әни арабыздан киткәч, әти сүлпәнәйде, борчыла башлады. Үз акылында иде, ләкин онытып җибәрә торган гадәте булды. Суфия, Суфия, дип әнине эзләп йөри иде”, — дигән кызы Гөлнара “Интертат”ка биргән әңгәмәсендә.
Рәшит Шамкай тумышы белән Самара өлкәсе Камышлы районы Иске Ярмәк авылыннан. 1966 елда Казан театр училищесын тәмамлап, Минзәлә театрында, аннары Камал театрында эшли, юмор осталарының “Биш татар” төркемендә дә катнаша. Күп артистлар белән концертлар куеп йөрде. Рәшит абыйны хатынының туган ягы — Арча районы Түбән Оры авылына алып кайтып җирләделәр.
Әзһәр ШАКИРОВ, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты:
— Рәшит Шамкай үзенең иң матур эшләрен Камал академия театрында калдырды. Тамашачы аны һәрчак алкышлар белән каршы ала, озата иде. Рәшит рольләрен үзенчә эшли, үзенчә киенә иде, чөнки табигате буенча рәссам булды. Художник булып эшләде дә. Гастрольләргә чыккач та аптырый идек, токмач басып, аш пешерә, пилмән ясый, нәрсә тели, шуны эшли, безне кунакка чакыра әле, менә чын аш шундый була ул, дип сыйлый. Кеше төсле яшәп, хәерле үлем белән, 80 яшьтән узып вафат булган кеше Аллаһка рәхмәт әйтергә тиештер, бу — бәхет. Теге дөньяда да аның өчен барысы да хәерле, урыны җәннәттә булсын!
--- |
Иң күп укылган
|