поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
27.08.2021 Шоу-бизнес

Продюсер Илгиз Әбдракипов: «Беренче чиратта, артистның кешелеклеге минем өчен бик мөһим»

Шоу-бизнес өлкәсендә продюсер Илгиз Әбдракиповны белмәгән кеше юк. Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахованың ире буларак та халыкка таныш ул. Уфадан Казанга кунакка килгәч, аның белән әңгәмә корырга җай таптык. Бик төгәл, конкрет кеше.

- Балаларыгыз, үзегез нихәлләрдә, Илгиз абый?
 
- Аллага шөкер! Улым Кәримгә 10 яшь. Әнисенең юклыгын аңлый инде. Кызым Камиләгә 5 яшь. Тумыштан инвалид, гел урын өстендә, ятып кына тора. Ул бит 900 грамм булып, башына кан савып туды. Әти-әнием булмаса, нишләр идем икән?.. Аларга гомерем буе рәхмәтле булачакмын. Аеруча әни гел Камилә янында. Кыз балага әни кеше бик кирәк. Камилә авыррак сөйләшә, әмма безне аңлый. Дәвалану курслары алабыз. Махсус Казанга да, Мәскәүгә дә килеп дәваландык. Камилә берничә чир белән авырый. Нигездә, алар неврология белән бәйле. Әмма барысын да сөйлисем килми. Аңларсыз дип уйлыйм. Әлеге теманы кире кузгатасым килми. Бу хакта сүз алып бару җиңел түгел...
 
- Аңлыйм... Пандемия шоу-бизнес һәм башка өлкә кешеләренә дә тәэсир итми калмады. Продюсерлык эшләрегез ничек бара?
 
- Нык тәэсир итте дияргә кирәк. Бигрәк тә артистларга. Күп кенә артистлар төрле челтәрләргә кереп, продукция сата башлады. Аларны да аңларга була. Аларның да гаиләсе, балалары бар. Ә продюсерлык эшенә килгәндә, аны мин 20 елдан артык алып барам. Күңел өчен башкарыла торган эш ул. Шулай да төп эшем – төзелеш. Төзү эшләреннән бераз арынып, татар концертлары оештырам. Иң элек артистлар составын сайлыйм. Кайсы җырчы белән уңайлы, шулар белән эшлим. Алдамыйча әйтә алам: алар – ихтирам казанган артистлар. Исемнәрен әйтеп тормыйм. Әлбәттә, беренче чиратта, артистның кешелеклеге минем өчен бик мөһим. Аннан соң аерым бер артист белән килешү төзеп эшләмим. Ягъни артистны үстерер өчен, бөтен дөньяга таныту өчен вакыт кирәк бит. Бу эшкә вакытым калмый, чөнки, әйткәнемчә, төп эшем барыбер төзелеш өлкәсендә.
 
 
- Илгиз абый, үзегез җырларга яратасызмы?
 
- Юк.
 
- Җырлап та карамадыгызмы?
 
- Бәйрәмнәрдә дус җырчыларым белән җыелышабыз. Алар җырласын (елмая). Ә безгә шундый талантлы дусларыбыз барлыгына шатланып, кул чабасы гына кала. Барлык аралашкан, хезмәттәшлек иткән артистларыма иҗат эшчәнлегендә уңышлар телим. Артист өчен зур уңыш ул – тамашачы мәхәббәте.
 
- Беренче оештырган концертыгызны хәтерлисезме? Кемнеке иде ул?
 
- Әлбәттә. Ничектер мин Чаллыда Әлфинә Әзһәмова концертына эләктем. Ул вакытта аның “Төнге урам” җыры хит иде. Уйлый торгач, Әлфинә Әзһәмованың концертын Уфада оештырып карарга булдым. Аннары Казандагы продюсерлык үзәгенең проектларын Башкортстан буенча эшләдем. Быел танылган композитор, җырчы Наил Шәймардановның юбилей концертларын Уфада һәм Башкортстан шәһәрләрендә оештырдык. Планда Казанда һәм Чаллыда концертларын уздырырга уйлыйбыз. Аның җырларын бик күп артистлар башкара һәм һәркайсысы хит диярлек.
 

- Продюсер буларак, татар эстрадасында сезгә нәрсә ошамый?
 
- Җырчы, үзенең иҗат юлын башлаганда, - бер шәхес, ә үскәч, дәрәҗәсе күтәрелгәч, ул бөтенләй үзгәрә. Бөтен артистлар да йолдыз чире белән авырый дип әйтмим. Әмма сәхнәдә билгеле бер шундый артистлар бар. Артист булып киткәндә нинди иде һәм хәзер дә шундый гади, кешелекле булып калганнары да бар. Менә шундый артистлар белән эшләве дә, аралашуы да рәхәт.
 
- Башкортстанның Миякә районында Фирдүс Тямаевның концерты башланыр алдыннан утны сүндереп куюлары, аңардан маршрут кәгазе сораганнары турында ишеткәнсездер инде. Элвин Грейның катышы бар дип сөйләделәр. Концертлар оештыручы буларак, фикерегез белән уртаклашсагыз иде.
 
- Бернәрсә дә әйтә алмыйм. Бу инде аларның икесе арасындагы мөнәсәбәт. Фикеремне әйтергә хокукым юк дип саныйм.
 
- Алда нинди планнар белән янасыз? Вәсилә Фәттахованы искә алу концертларын күрә алачакбызмы?
 
- Әйе, планда, беренче чиратта, Вәсиләне искә алу концертлары тора. Бер төркем артистлар инициативасы белән башкарып чыгарырга ниятлим. Җырчылар Вәсиләнең җырларын башкарырга теләк белдерде. Репертуарындагы җырларын сайлап алдылар. Уфада һәм Башкортстанның башка шәһәрләрендә узачак концертлар инде сөйләшенгән. Әмма пандемия сәбәпле, күп концертлар булмый калды. Тамашачы ирекле рәвештә йөри алмый. Билгеле бер чикләүләр бар. Тамашачыны зал 100 % ка тулырлык итеп утыртырга ярамый.
 
Аннан соң “Туган як” брендлы бүләк җыелмасы эшлибез. Анда Вәсилә Фәттахованың барлык җырлары кергән флешка һәм бүләкләр урын алачак. Башкорт балы, чәе дә булачак. Әлеге бүләк җыелмасын ирекле сатуга чыгарачакбыз. Болар барысы да партнерлар ярдәмендә эшләнәчәк. Бәлки ул җыелмага Вәсилә Фәттаховага багышлап чыккан китап, аның сүрәте төшкән сувенир да урын алыр. Әлегә барысын да ачып саласым килмим. Бүләк җыелмасының презентациясе көзге концертларга планлаштырыла.
 
 
- Вәсилә Фәттаховага багышланган музей ачарга теләмисезме?
 
- Юк. Бик авыр хезмәт ул. Бу эшкә ниятләгән очракта да, музейны туган ягында ачарга кирәк.
 
- Вәсилә Фәттахованың репертуарында күңелле дә, моңсу да җырлар урын алган. Җыр сайлауга ничек карый иде? Берәр җыр сайлау тарихын исегезгә төшерә аласызмы?
 
- Әлбәттә, барлык артистлар кебек җырның сүзләренә дә, көенә дә, аннан соң инде ясалачак аранжировкасына да игътибар итә иде. Үлеменә 3-4 ай кала, җырлар сайлап йөрде. “Мин китәм, син каласың” кебегрәк эчтәлекле җыр сайлаган иде. Беркайчан да хатыныма каршы барганым булмаса да, андый эчтәлектәге җыр башкаруын теләмәдем. Әмма ул җырны җырлап өлгермәде...
 
Тагын бер нәрсә искә төште. Вәсилә башкаруындагы “Яшә көлеп” җырының тарихын сөйлисем килә. Сүзләрен дә, көен дә Зифа Нагаева иҗат итте. Ул җырны беренче ишетү дә үк ошаткан идем. Ялгышмасам, “Яшә көлеп” җырын Зифа апаның концертында ишеттем дә кебек. Аңа шалтыратып, ул җырны сатып алырга теләгәнемне әйттем. “Мин каршы да булмас идем, әмма җырны башка җырчыга бирдем”, - диде Зифа апа. Хәзер инде ул җырчының исемен төгәл хәтерләмим. Җырны беренче мәртәбә ишеткәч, Вәсиләнең башкаруын теләдем. “Әйдәгез, ул җырчы егет белән сөйләшеп карыйм. Бәлки, бирер безгә”, - дидем. Зифа апа үзе дә сөйләшергә теләк белдерде. Ул егеткә бардым, сөйләштем. Каршы килмәде. “Син дә җырла, әмма бу җырны барлык хокуклары белән сатып алам”, - дип без уртак фикергә килдек. Хатыныма кайтып, Зифа апаның яңа җырын бирүен, “Вәсилә җырласын”, дип әйтүен җиткердем. Вәсилә нык шатланган иде ул чакта. Аранжировкасын ясатып, аны тамашычыга чыгардык. Аннары клип төшерү мәсьәләсе килеп басты. Ул вакытта Казандагы продюсерлык үзәге белән хезмәттәшлек итә идек. Әле дә хәтерлим клипны Казанда төшердек.
 
- Без Вәсилә Фәттахованы сәхнәдән генә күреп белә идек. Ә гадәти тормышта нинди иде ул?
 
- Бергә 9 елга якын яшәп калдык. Ярты ел очрашып йөргәч, гаилә корып җибәрдек. Вәсилә ачык, юмарт күңелле, тәртипле, гаилә җанлы, чын хатын-кыз иде. Бөтен кешегә карата шундый иде. Ачу сакламады. Аның ачуын чыгарырга бик авыр иде. Әмма тиз үпкәләтергә мөмкиннәр иде. Чит шәһәрләрдәге банкет, концертларга чыгып китәр алдыннан, минем белән сөйләшә иде. Миннән башка чыгып китәсе килми иде аның. “Үзем генә бармыйм. Барсам да, бергә барыйк”, - дип әйтә иде. Минем бит үз эшем дә бар. Шулай да бергә барырга җай таба идем. Аннары Кәримне дә калдырып китми идек. Гел безнең белән булды. Иҗат безнең өчен беренче урында иде. Үзем дә аның иҗаты алга баруын теләдем. Бергә булган әлеге бәхетле мизгелләрне искә алып сөйләргә генә калды...
 
- Вәсилә апаны яратканыгыз әллә каян күренеп тора.
 
- Әлбәттә! Вәсиләне, аны яратуымны онытып булмый. Ул мәңге!”
 
 
 
 

Эльза ГАЗИЗОВА
Матбугат.ру
№ --- | 27.08.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»