|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.08.2021 Криминал
Санитарлар лифтта пациентканы кыйнаганДүшәмбе көнне, 23 августта Ярославль шәһәрендә психиатрик дәваханә санитарлары чакыру буенча килә һәм яшь хатынны алып китәләр. Күп катлы йорт лифты ябылу белән санитарлар хатынны тукмый башлый. Санитарларның берсе исерек булган. Ул хатынны буган һәм битенә суккалаган. Аның коллегасы хатынның кабыргаларына күп тапкырлар суккан һәм кулларын каерган. Санитарларның кылыгы видеога эләккән. Аларны инде эштән куганнар.
Кыйналган яшь хатынның әнисе исә полиция һәм медикларны кызының сәер тотышы аркасында чакырдым, дип сөйләгән. Ә кызның дуслары яшь хатынны сау-сәламәт, дәваханәгә аны законсыз алып киттеләр, ди. Дуслары фаразлавынча, хатынны бәлки җәзалыйлардыр да. Алар шуны да сөйли: дәваханәгә озатылган яшь хатын үзен беркайчан да сәер тотмаган, ул машина йөрткән, психиатрда исәптә тормаган, актив тормыш алып барган. Шулай да әнисе белән мөнәсәбәтләре киеренке булган. Ул кызыннан оныгын тартып алырга тели, имеш. Дәваханәгә дә хатынны әнисе үтенече белән алып киткәннәр.
Дәваханәнең баш табибы Александр Петров пациенткага бәйле хәлгә карата комментарий бирде, аның физик сәламәтлегенә хәвеф янамый. Медицина учреждениесендә исә эчке тикшерү үткәргәннәр. Өлкә дәваханәсенең ашыгыч психиатрия ярдәме бүлеге мөдире Александр Моругин җинаять эше ачылуы турында белдерде.
Фото: РФ Тикшерү комитетыннан
Чыганак: Lenta.ru
--- |
Иң күп укылган
|