поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
26.08.2021 Ана теле

Сөйләмне бизәп баетуга – осталар тәҗрибәсен. Язучы Афзал Шамовның сүз тылсымы

Сүзне “Ана теле”сәхифәсендәге соңгы язмабызга карата Мойшаның “фикеренә” җавап белән башларга туры килә. Чөнки ул бүгенгесенә дә турыдан-туры кагыла. Моңарчыгы язмаларга тулаем бәя биреп, ул болай ди: “ Юклы барлы, бүгенге татар телен, төрле диалекталардагы сүзләр кертеп, бөтенләй юкка чыгарып бетерүебез ихтимал”.

Бу “фикер”дә бик томанлы гына ике төшенчә тоемлана: “бүгенге татар теленең бөтенләй бетүе” һәм моның сәбәбе: “төрле диалектлардагы сүзләр кертеп “.
   
Бу нәтиҗәләрен бәхәстәш  бер генә факт-мисал белән дә дәлилләми. Шулай да ике  тезисын да зур гаеп дип саный, гаеплеләрне дә таныгандай итә: “ Әйе, мин аңлыйм бүгенге язучыларны. Алар үзләре үскәндәге ауылларының татар телен әдәби тел итәселәре килә. Языгыз үз ауылыгыз телендә, кем тыйган?! Тимәгез уртак әдәби татар теленә! ӘДӘБИ ТАТАР ТЕЛЕ дөньядагы татарлар өчен әдәби тел булып калсын”.
   
“Фикер” күренекле шагыйрь Шамил Анакның шигьри-сәнгати сөйләме турындагы язмада белдерелгәнгә бу өндәү иң башта аңарга  кагыла дип уйларга туры килә . Моңарчыгы язмалар М.Акмулла, Г.Тукай, Г. Исхакый, Г.Ибраһимов,  С.Хәкимнең тел куллану осталыгы турында иде. Димәк, бу хәбәрчебезнең фәннилектән бик ерак торган фикере аларга да кагыла булып чыга. Мәгънәсезлек бит! Кем килешсен! Тик нигә аңа каршы дәшүче юк? Беркемгә кирәкмәгәнгә вакланып, көч-хәл исраф итмик, диләрме?
   
Тик мин дәшми кала алмыйм, чөнки бәхәсче  үзенең чын  исемен әйтмәсә дә минем исемемне төгәл атап дәшә: “Илдар әфәнде, син үзеңнең эшләреңдә ул "өлгеләр”не  (ягъни әле санап кителгән дистәләп остазыбызның татар әдәби теленә таянып бәян иткән, йөзләрчә бүгенге укучыбыз да якын күргән  сөйләм үрнәкләрен –И.Н.) куллан, якла диссертацияләреңне (синең дә ашыйсың килә булыр), яз. Үз ваклыгыңнан чыгып, татар телен ваклама. Бызмагыз ӘДӘБИ татар телен!!!”.
   
Эчтәлеге белән җинаятьчел, язылышы белән шыр надан мондый күңелсез күчермәләр биргәнем өчен кичер мине, хөрмәтле укучым! “Телне ваклау, бызу” дигән гаепнең ни икәнен дә  аңламаган килеш мин аны ничек үз өстемә алыйм. Аннары “ашыйсы килү” дигәнгә:  Матбугат.руда дүрт ел буена бәян ителеп килгән 186 язманы әзерләп бастырган өчен беркемнән бер тиен алмаганымны әйтми калу гаделлек булмас дип акланам. Мине бүтән яклап акларга теләгән укучыларым үз фикерен фәнни  дәлилләбрәк әйтергә курыкмас. Уртак оппонентыбызның “Бүген әдәби телебезне бетерергә чамалыйлар, чамаламыйлар ,бетерделәр дип була”, дигән мәгънәсез нәтиҗәсе миңа гына төбәлмәгәндер ич. Бу гаепләүдән соң ук “Рәхмәт авторга” дип уңай бәя биргән Илгиз кардәшебезнең фикердәшләре аз түгелдер. Барысына да зур рәхмәт! Бүгенге әдәби тел бөтен дөнья буйлап таралып яшәп яткан барлык татарларның уйлау, аралашу коралы. Табигый ки, ул тарихи яктан төрледән-төрле бик күп санлы кабилә, ыру, кавемнәрдән гыйбарәт мәшһүр халыкныкы, димәк ки, ул төркемнәрнең телләрендә дә төрле җирле шивә, диалект үзгәлекләре булмый кала алмый. Бер-берсенең мондый кадерле тарихи үзгәлекләрен хөрмәт итү, кирәк дип табылганда үзләренд дә  кулланырга тырышу татар халкының иң уңай сыйфатларыннан санала да. Шундый хәзинәдән башка әдәби телне күз алдына да китерергә ярамавын мәктәп баласы да белә. Бөтен эчтәлеге тәрҗемәдән гыйбарәт, бөтен тел “байлыгы” калька-калып-штамп-алынмалар белән чикләнгән, барлык сөйләм төрләрендә дә татарның үзенә генә хас авазларының, гасырлар буена бөртекләп җыела килгән авыз иҗаты хәзинәсенең бетү хәленә җиткерелгән, наданнар гына үзләренә кулай дип санаган “әдәби тел” нәкъ менә телнең генә түгел, милләтнең, тулаем халыкның инкыйразы билгесе дә инде. Әстәгъфирулла!
                     х   х   х
Бу хакта уйлану, күзәтүләрне хәзер тәкъдим  ителә торган язмабыз белән танышканда да дәвам иттерергә була. Монда татар әдәби теленең фәнни төшенчә буларак ни икәненә кыскача аңлатма да бар.
 
   
Бер укыган китапны кабат кулга алу теләге төрле сәбәптән килеп туадыр. Мәктәптә, югары уку йортында, әлбәттә инде, имтиханга әзерләнгәндә; эшеңдә, балалар тәрбиясенә кагылышлы хәлләрдә; бик истәлекле мизгелләрне яңартасы килеп, хәтирәләргә бирелеп киткәндә ...
   
Шәхсән үземә яшь каләмдәшләргә сабак биргәндә еш кына классик остазларыбыздан үрнәк китерү ихтыяҗы туып тора иде. Нәкъ кирәкле өзекне эзли-эзли, мавыгып китеп, бөтен бер әсәрне тулысынча укып чыгасың.
   
Болары аның мәҗбүри килеп чыга торган ихтыяҗдан уку. Шул ук вакытта була сәер бер мизгел: күңелең тиктомалга тибрәнеп китә дә, хәтер зиһен төпкелендә кайчандыр бер сызылып калган нурны, яисә бер моң-көй булып уелган сурәт-манзараны ялт итеп тартып чыгара да күз алдына китереп бастыра. Бактың исә ул хәтирә күңелгә китаптан уелып калган икән. Каударланып китеп, үзеннән-үзе шул китапка үреләсең, йә тынгысызланып, аны табу хәстәрен күрә  башлыйсың.
   
Бу юлы менә Афзал Шамов китабына тартылдым. Китапның үзеннән бигрәк аның атамасы, аннан да бигрәк  “Рәүфә” дигән сүзе хәтер төпкеленнән ялтырап килеп чыгып, үзенә урап алды. Бөтен дөньяны онытып, “Рәүфә”гә суырылып кереп киттем. Исеме искә төшүгә үк күнегелгән, гомер буе димәсәң, еш кына кабатлана торган бер гадәт  үзенекен итте –  туган тел, иҗатта аны куллана белү турында борчылып йә сөенеп уйланганда, үзең язганда тәэсирле  сурәт-тасвир чараларын эзләп азапланганда таяныр нокта, “бар иде бит шундый кодрәтле көч”, дип ышанып, үрнәк эзләгәндә, илһам тылсымы кирәк булганда Афзал абый  әсәрләрен укыганда алган тел ләззәтен хәтерләп, китабына тартылган минутлар булып тора. Бу юлы да менә форсаттан файдаланып, аның чын мәгънәсендә тел тылсымчысы – телне нечкә тоемлау, оста  кулланып укучыга тәэсир итү кодрәтенә ия булган әдип икәнен үзем генә тоеп-ләззәтләнеп калмыйча, башкаларга да – яшь каләмдәшләремә, укучыларыма да  җиткерү теләге кабынып китте. Элек  әсәрләрен йотылып уку барышында аерым кәгазъ кисәкләренә тәм, ләззәт биргән аерым сүз, гыйбарәләрне, фикерләрне төртеп бара идем. Бүген менә шулардан үзенә бер язма-мәкалә килеп чыкты.
   
Шулай да, мәкаләне укырга керешкәнче бәлки Афзал Шамовның китапларын укып багарсыз. Инде элегрәк укыган булсагыз, кабат уку теләге кабынып китеп, укырга тотынмассызмы. һәрхәлдә үкенмәссез!
   
Нәкъ менә шушы авторның, нәкъ менә шушы әсәренең кабат укырга теләк тудыруының шәхсән минем өчен беренчел сәбәбе – ул аның  ана телемдә язылып, газиз телем белән тәэсир итүе, хәтергә дә шушы телемнең көче-тылсымы белән уелып-сызылып калынган булуында. Шуңа күрә    бу факторның күпләрне кызыксындыруы табигыйдер. Фарыздыр да.
   
Бер караганда башка авторларның китаплары да ана телебездә, чагыштырмача шундый ук осталык белән, үзенчәлекле итеп язылган бит. Аннары, кабат уку теләге тудырып торган авторларыбыз, әсәрләребез дә, шөкер, аз түгел бит. Аларның да нәрсәсе шулай хәтергә уелып калган да, нинди серле  тылсымы белән үзенә тартып тора? Бу хакта да инде беренче тапкыр гына уйланылмаган. Бу да бер миңа гына кагылмый.
   
Беләм дә кебек үзе: бу бит иҗатның бик тә ябык, нечкә төене, әдипнең шәхси  сере-тылсымы, аны ачып-тәфсирләп тә булмыйдыр, шуңа күрә дә ул язучы-сәнгатьченең шәхси сере булып калырга тиештер дә. Шулай да, шулай да... Афзал Шамов дигән тылсымчының  миңа тәэсир итә торган, күңел кылларымны тибрәтә алырдай тел тылсымын аз гына булса да ачыклап китәсе килә бит... Хәер, башта әсәрләрен укып карагыз әле,  бергәләп ачыклый төшмәбезме?
 
Уйлый калсаң. төпченә-анализлый калсаң, бер дә аптырарлык, аңлашылмаслак бер ни юк та кебек – нәрсә уйласа, нәрсә кичерсә, шуны укучысына чын дөресен ничек әйтергә теләсә, шулай әйтә, шулай җиткерә.  Халык әйтмешли: уендагы – телендә, телендәгесе – язуында. Ап-ачык, шоп-шома, бернинди төртелеп тору, томан-фәлән юк.
   
Бик гади кебек тә бит, ә ничек ирешә соң ул моңа? Уен-фикерен безгә ана телебезнең нинди чаралары белән җиткерә? Диккать беләнрәк карый төшсәң, без көндәлек куллана торган гадәти сүзләр, тезмәләр, җөмләләр белән икән. Мәктәптә грамматика өйрәтә торган берәмлек, чаралар белән. Искә төшерик әле шул чараларны.
Көнкүреш сөйләмендә гадәттә гомуми (битараф дип тә атала) берәмлекләр өстенлек итә. Татар матур әдәбиятендә гомер-бакый норма буларак Казан арты сөйләме кулланылды. Төрле тарихый чорларда, төрле иҗтимагый-иктыйсадый-сәяси шартларга бәйле рәвештә ул үзгәрә, үсә, байый, төрләнә барды. Шул ук вакытта әдипләр нормага тугрылыкны, таләпчәнлекне кагыйдә-гадәткә әверелдерделәр, аңа тугры булу югары сәнгати һәм халыкчанлык сыйфаты санала һәм татар әдипләре шул тугрылыкны сакларга, буыннан-буынга тапшырырга тырышалар. Классикларыбыздан Афзал Шамов та бу яктан үрнәк булды. Аның әсәрләре татар кешесе кайда гына яшәсә дә аңа аңлаешлы, үз әнисенең теле-сөйләме кебек якын, кадерле.
   
Кайвакыт берәр классикның, хәтта яшьрәк язучының әсәрен, темасы беләнме, яшәү урыны беләнме, бүтән яклары беләнме кызыксынып, укып китәсең дә, тик бара-бара төртелә башлыйсың, аңлашылып бетми, күңелгә ятмый,  сүзлекләргә үрелергә мәҗбүрсең. Ничек азагына чаклы укып бетерергә дип изаланасың. Үз телең бит, үз язучың бит, дип гарьләнәсең.
   
Афзал абыйныкы, менә, ничек шулай шома тәгәри, эссе көнне эчкән су кебек кенә йотыла бара соң ул?  Димәк ки, аның сиңа тәкъдим ителгән фикер-төшенчәсе нәіъ синең күңелеңдә, зиһенеңдә теркәлгән, гомерең буе күнеккән төшенчә-сүз гыйбарәләргә туры килә, әдипнеке белән синеке тәңгәл килүе канәгатълек, рәхәтлек бирә, хәтта горурлык  кузгата.
   
Бер уйласаң, Афзал абый да минем төбәк кешесе түгел, ул үз районы, авылы (Яшел үзән районының Татар Танае авылы) сөйләмендә, үз әнисе телендә тәрбияләнгән. Ул сөйләм аңа якын, ул аның белән горурлана. Кулы да шулай язарга тартылып торгандыр. Ул якларда булганым бар, кайбер сүзләренә, әйтү тонына сәерсенгәнем бар. Әгәр тач ул сөйләмдә язылган текстка юлыксам, сәерсенер идем; чамалыйм, әсәрне буеннан- буена тәмләп укып чыга алмас идем. Әдибебез моны тойган, белгән, шуңа күрә ул барыбызга да якын, гомуми нормага җавап бирә торган шивәдә –татар әдәби телендә  язарга алынган.
   
Шул ук вакытта аның әдәби нормага сукырларча буйсынмавын, иҗадый үзенчәлекләргә юл куюын тоясың. Менә гап-гадый гомуми (битараф) берәмлекләрнең хәрәкәтен-сулышын күзәтик әле. Юк, юк, текстны уку барышында аларга, төрләренә, ничек аталуларына, классификациясенә һич тә игътибар итмисең, эчтән күңелгә ятышлы бер көй көйләгән кебек яисә бер артистның укыганын-сөйләгәнен колак салып тыңлаган кебек укыйсың да укыйсың. Аңлаешлы, аһәңле: Язгы ташуның беренче шарлавыклары басылып килә. Кояшка каршы сыртын чыгарып кибә башлаган тау башында яшел уҗымнар күренгәли. Алар тауга түбән сузылып яткан буразналарга тезелгәннәр дә, язгы кояшны каршылап бик матур, бик матур җемелдиләр. Күз өстенә кулны куеп караган вакытларда, алар язгы җил белән дулкынланган кебек күренәләр (Рәүфә, 3 б.). Карашны аермыйча, тынны, сулышны бүлмичә укыйсы да укыйсы, елга агымына бирелеп китеп талгын гына аккан кебек агасы да агасы, тибрәләсе дә тибрәләсе килә.
   
Шулай да әсәрне бит беренче тапкыр укымыйбыз, ул кадәр исәрләнмәскә, онытылып бетмәскә дә, азга гына    бүленеп торып, уйланып алырга да ярыйдыр бит.              Гомуми берәмлекләрнең тәэсир көче нидән гыйбарәт? Нигә әсәргә баштук шулай суырылып кереп киттек? Инде ачыклый башлаган идек: авторның фикер агышы  минем аңыма, күңелемә авторныкы белән тәңгәл сүзләр, тон белән килеп ирешә – гомуми сүзләр бик конкрет, тәгаен төшенчәләрне күз алдына китерә: яз, ташу, кояш, тау башы, уҗым, буразна кар суы... Һәркаюсы минем барлыгымны яшәешемне, көнкүрешемне, хәсиятемне тәшкил иткән төшенчә-сүзләр, бер тоткарлыксыз җиңел укыла,  эчтән җиңел әйтелеп бара.
   
Туктале, монда шушы тылсымның бер “сер” бөртеге дә җемелдәп китә түгелме: әлеге бик конкрет сүзләрнең күңелгә ятышлы булып сеңеп баруы ул аларның акылга гына түгел, күңелгә-җанга тәэсир итүе, ә моның гомуми берәмлекләрнең үзенчәлеклерәк “кардәшләре” белән табигый үрелеп, гармониядә килүләреннән бит: сыртын чыгарып кибә башлаган, сузылып яткан буразна, яшел уҗым, бик матур, бик матур җемелдиләр, күз өстенә кулны куеп, язгы җил, су белән саубуллашу...            Болары инде акылга гына түгел, хискә дә тәэсир итә торган тасвирый, сурәти чаралар.
   
Хисле, шигъриятле текст шулай укыла инде ул, диярсез. Ярар алайса, менә аның дәвамына күз салыйк – монысы көндәлек тормыш-яшәеш хәлләре – бик конкрет төшенчә-фикерләр: Әнә авыл башына тимерче алачыгы янына бер төркем халык җыелган. Аларның кайберләре төзәтергә китерелгән шинсыз көпчәкләр, ватык сабаннар өстенә утырганнар, ә кайберләре тула оеклы, чабаталы аякларын җыйнак кына бөкләп, алачык буена чүгәләгәннәр, бик тәмләп, ләззәтен белеп тәмәке тарталар һәм ашыкмый гына сөйләшәләр...
Монда инде барчабызга да таныш гомуми сүзләргә шушы урынга (авылга), шушы кешеләргә (керәстийәннәр), шушы темага (авыл хуҗалыгы, тимерчелек) караган сүз, хәтта термин, һөнәри сүзләр дә өстәлеп китә: тимерче алачыгы, шинсыз көпчәк, сабан, тула оек, чабата. Аңа карап  сөйләм агышында алар төерләнеп яисә тырпаеп тормый, ят түгел, бер көй, бер аһәң белән ага бара, күңелгә җылы тәм биреп тарала бара. Тула, чабата, алачык яшь укучыга томанлырак тоелса, өлкәннәрдән сорап алу, сүзлеккә күз ташлау телне баету, аннан тәм табу, зиһенеңне чарлау өчен үзенә бер өстәмә шөгыль генә.
   
Андый берәмлекләрне, яшьләр генә түгел. өлкәннәр дә сиземли. Алары, башлыча, шушы шөгыль, өлкәгә караган (профессионализм), шушы шивәнеке булып саналган (диалектизм), шушы як кешеләренең, һөнәр кешеләренең үзләренә хас гыйбарә, әйтемнәре (җаргоннар) үзенчәлекле берәмлекләр. Әлеге гәптә катнашкан бер агай болай ди: –Ул тауда минем дә ярымбишем бар. Әнә ялгыз имәнне күрәсезме? Шуннан уң кулга өч-дүрт ярымбиш киткәч.
     
Бүген уку барышында мондый сәер сүзләргә кул селтәргә кирәкмәс, гомуми сөйләм агышында аларны төшенеп бару (ярымбиш – җир мәйданы, дисәтинәнең өчтән бер өлеше) гомуми аһәңне тулы гармонияле итә; сүзне төшенеп алгач, аның җөмләдәге урыны буш калмый, тулылана. Мондый берәмлекләр аерым, махсус темаларны (җир, игенчелек эше, хәрби хезмәт, медицина, кавалерия һ.б) яктыртканда күбрәк очрый. Тик алар башка сүзләргә ятышмыйча, чекрәеп тормый. Менә ат мохите, дирбияләре белән бәйле терминнар:  чөңгереп җибәрде, өзәңге, ияр канатлары, нуктасын өзде...  Язучы фикерләвендә татарның ат җанлылыгы, ат дөньясы шулкадәр тулы чагыла ки, кешенең үзенә, үз тәне, үз хәяте белән бәйле төшенчә, күренешләр кебек үк аның хисләрен тулыландыра, бизи.   Шунысы кызык, атка бәйле менә бу исем-атамалар күчерелмә мәгънәле троплар сыйфатында да кулланылып, сөйләмне табигать җанлы, сурәтле итә: “Юк, юл бирмәскә кирәк аларга, дилбегәне ныгытып тотарга кирәк, авызлыкларга кирәк аларны”.  
   
Авторның телне тоемлау, куллану осталыгын сүз кулланудагы осталыгыннан башта телнең тагын да кечкенәрәк,  иң нечкә күзәнәкләреннән, кылларыннан – авазлар, иҗек, мөнәсәбәтле берәмлекләрдән  башлау хәерлерәктер...
   
Әсәрне шушы кыйблада тәмләп кенә укып бетерү, ялгыз калып уйлану өчен бүленеп торыйк. Дәвам иттерербез.
                                                   Илдар Низамов,
                                  филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 26.08.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»