поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.08.2021 Җәмгыять

«Татар кызы - 2021» бәйгесенә нәтиҗә ясалачак

30 августта «Татар кызы - 2021» халыкара бәйгесе ярымфиналының нәтиҗәләрен игълан итәчәкләр. Ә финалы бу елның сентябрендә Үзбәкстанда узарга тиеш.

Әлеге бәйге нигезе 2011 елда Чиләбе шәһәрендә салына. Аның авторы һәм илһамчысы – Чиләбе өлкәсе татар конгрессы рәисе Лена Рәфыйк кызы Колесникова. Беренче елда анда Чиләбе өлкәсе кызлары гына катнашкан булган. Ә 2012 елда бәйгенең ярымфиналы Казанда уза, проект Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан да хуплана һәм халыкара статуска ия була. Менә инде ун ел буе сайлап алу туры төрле шәһәрләрдә узып, ярымфинал Казанда үткәрелә. Ә менә финал инде алдагы ел бәйгесендә җиңүче кызның туган шәһәрендә оештырыла. Шулай итеп, быел аны Татарстан мәдәният министрлыгы ярдәме белән Бөтендөнья татар конгрессы оештыра.

«Татар кызы» конкурсы матурлык һәм талантлар бәйгесе генә түгел, бәлки, илдә татар мәдәниятен үстерү юнәлешендә эшләүче иң уңышлы алымнарның берседер. Бу бәйге татар идеологиясенең, милли сәясәтебезнең бер өлеше дә булып тора. «Татар кызы» конкурсы - яшьләр өчен туган телне, гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны һәм мәдәниятебезне өйрәнү һәм камилләштерү этәргече ул.

Быелгы ярымфиналга чыккан 13 кыз Мәскәү, Ленинград һәм Ростов өлкәләрен, Томск, Әстерхан, Мәскәү, Оренбург, Саратов, Пенза, Төмән шәһәрләрен, Татарстан һәм Башкортостан республикаларын тәкъдим итәләр. Ә Самараның данын бәйгедә Айгөл МИНАСТИНОВА яклаячак.
 
Айгөлгә 26 яшь, Ул Челно - Вершины районында туган. Самараның дәүләт тимер юллары университетында укып, икъдисатчы белгечлеге алганнан соң, «Пикта» сервис оешмасында ярдәм үзәге белгече булып эшли. Вокал, бию белән шөгыльләнә, китаплар укырга ярата. Әтисе - районның баш ветеринария табибы, хәзерге вакытта лаеклы ялда, әнисе балалар бакчасында завхоз булып эшли.
 
Әби - бабалары барысы да тумышлары буенча өлкәнең төньяк өлешеннән һәм Татарстаннан.
 
- Өйдә әти-әниләр, әби-бабайлар белән татарча гына сөйләшәбез. Балалар бакчасына йөри башлаганда мин русча бөтенләй аңламый идем, - дип башлады сүзен Самара гүзәле Айгөл. - Кызганычка, балалар бакчасында һәм мәктәптә гел русча гына сөйләшергә туры килде. Моннан тыш, мин 7 ел музыка мәктәбендә укыдым. Анда да гел русча. Шуңа да карамастан, мин татар халык җырларына, эстрадасына гашыйк кеше. Үзем дә татарча җырларга бик яратам, татарча китаплар укыйм. Күптән түгел генә Шамил Аляутдиновның «Күңел дөньясы» дигән китабын укып чыктым һәм шунда ук аның тормыш иптәше Зилә Аляутдинованың «Гаилә бәхете серләре» китабын укырга алындым.
 
Җырчылардан Ришат Төхвәтуллин, Элвин Грей, Әнвәр Нургалиев иҗатын яратам. Гүзәл Уразова бик ошый. Үзем дә аның җырларын җырлыйм. Бер ел элек кенә вокал буенча бик шәп педагог белән таныштым, аның дәресләренә теләп йөрим.
 
- Милли җыр-моң белән сине кем таныштырды? Гаиләгездә җырчылар булгандыр, мөгаен.
 
- Әнием ягыннан бабам оста гармунчы иде. Без бөтен бәйрәмнәрне, туган көннәрне һәрвакыт зур гаиләбез белән җыелышып уздыра идек. Бабай татар көйләрен уйный, ә без рәхәтләнеп халык җырларын җырлый идек. Бабамның бакыйлыкка күчүенә инде унбер ел тулды, әмма бу бәхетле мизгелләр минем күңелемдә якты хатирәләр булып мәңге сакланачак. Туган нигездән аерылып Самарада яши башлагач, мин татарча сөйләшүне, милли җыр-моңны бик сагындым. Очраклы рәвештә «Идел» ансамбле, аның җитәкчесе Мидхәт абый Әминов турында ишеттем, концертларына йөри башладым. Бераздан үзем дә ансамбльгә кушылып киттем, хәзер сәхнәдә җырлыйм. Шулай ук мин биергә дә бик яратам. Мәктәптә һәм университетта укыганда бию түгәрәгенә йөргән идем. Киләчәктә Латин Америкасы биюләре белән дә шөгыльләнергә уйлыйм, тик әлегә барысына да вакыт җитми, - дип елмая әңгәмәдәшем.
 
- «Татар кызы»на ничек эләктең?
 
- Бу уйламаганда да килеп чыкты. Массакүләм чаралар оештыручы Әлфия Сөләйманова студиясенең интернет аккаутында конкурс турында игълан күргәч, бәйге турында мәгълумат тупладым. Кышым күңелсез узмасын дип, катнашырга, бәхетемне сынап карарга булдым. Өстәвенә, сайлап алу туры Самараның Loft банкет залында югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Бәйге шартлары шулкадәр катгый булыр һәм алга таба халыкара дәрәҗәдәге чарада катнашу өчен сайлану мөмкинлеге бирер, дип мин уйламаган да идем. Бу хакта сайлап алу этабына әзерләнгән вакытта гына белдем.
 
2020 елда Самарада узган сайлап алу этабында 13 кыз катнашкан иде. Без иҗади һәм интеллектуаль биремнәр үтәдек. Кызганычка, пандемия аркасында финал булмый калды. Ярымфиналга жюри әгъзаларының гомуми карары буенча гына сайладылар.
 
- Тиздән ярымфиналның нәтиҗәләре билгеле булачак. Дулкынланасыңмы, Әзерлек ничек бара?
 
- Ярымфиналга көн саен әзерләнәм. Татар халкы тарихын өйрәнәм, иҗади номерымны кабатлыйм. Аллага шөкер, бу эштә миңа Әлфия Сөләйманова, Лилия Мөхәррәмованың «Никах центр»ы, «Яктылык» мәктәбенең хореографы Алия Сурина нык ярдәм итәләр. Конкурс өчен видео-визитка әзерләгәндә миңа «Дуслык» оешмасының талантлы операторы Азат Әмиров зур ярдәм күрсәтте. Аларның барысына да чиксез рәхмәтләремне җиткерәсем килә.
 
Дулкынлану бераз бар инде. Әмма үземне кулда тотарга тырышам, чөнки дулкынлану уңышка ирешүдә ярдәмче түгел, - ди Айгөл.
 
Айгөлгә уңышлар телик һәм Инстаграмда бәйгенең @tatarkizi_official аккаунтында Самара чибәре @aigul_ilyazovna өчен тавыш бирик.
 
 

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА
Бердәмлек
№ --- | 25.08.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»