|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.08.2021 Фаҗига
Актаныш районында янгында үлгән кешеләрнең шәхесен ачыклыйларАктаныш районындагы Яңа Кормаш авылында янгын турында кичә 21.35 сәгатьтә коткаручыларга хәбәр итәләр. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр агач йортны ут чолгап алуын ачыклый. Ул 40 квадрат метр мәйданда була, дип яза Татар-информ. Янгын хәрабәләрен актарганда ир-ат мәете табыла, ул йорт хуҗасы дип фаразлыйлар. Янгын вакытында өйдә тагын бер кеше булуы ихтимал дигән белешмә бар.
Соңрак биредә үк тагын бер мәет табыла.
Янгын сәбәпләре һәм мәетләрнең шәхесләре ачыклана.
--- |
Иң күп укылган
|