|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.08.2021 Дин
“Кем кайсы урыны белән күбрәк гөнаһ кыла, елаганда нәкъ шул урынын каплый”Беркөнне мәдрәсәдә дәрес барганда, шәкертләрнең берсе мөгаллимгә мөрәҗәгать итеп, болай ди: — Йә, остаз, әбием сезгә бер сорау бирергә кушты. Ул җавабын белә үзе, ләкин: “Укытучыгызның бу хакта фикере ничегрәк икән?” — диеп, сорарга кушты. — Нинди сорау инде ул? Йәле, әйтеп кара — Аллаһ теләсә, бәлки җавап та бирербез. — Сорау шундый, хәзрәт: ни өчен хатын-кызлар елаганда куллары белән авызларын томалыйлар, ә ирләр куллары белән күзләрен каплыйлар?
Бу шәкертнең әбисе үз районында дан тоткан абыстай булуын белгәнгә, мөгаллим сорау асылында ниндидер хикмәт барлыгын абайлый, шуңа күрә, беравык уйлап алыр өчен, укучыларга дәшеп: “Ә сез ничек уйлыйсыз? Нинди дә булса фикерегез бармы?” — дип сорый. Бүлмәдә тынлык урнаша. Бераздан гына бер шәкерт читенсенгән сыман әкрен тавыш белән болай ди:
— Ирләр, елаганнарыннан оялып, күз яшьләрен күрсәтергә теләмәгәнгә күзләрен каплыйлардыр инде...
Күпмедер вакыт уйларга мөмкинлек бирелүдән файдаланып, мөгаллим дә фикерләрен туплап, үз җавабын җиткерә:
— Кеше үз тормышында ниндидер авыр хәлгә төшкәнгә күрә елый бит инде. Ирләр мондый чакта үз кайгысы белән бергә-бер калырга теләп, дөньядан читләшәм дип, күзләрен каплап елыйдыр. Ә менә хатын-кызлар, нәрсә булуга карамастан, һәрвакытта уяу булып кала һәм баласын, якыннарын, йортын игътибарсыз калдырмыйм диптер инде, елаганда да әйләнә-тирәсен күзәтүдән туктамый, шуңа күрә күзләрен япмыйча, авызын томалау белән генә чикләнә. Минем җавабым шундый. Шулай да әбиең бу хакта ниләр белгәнен ишетсәк, артык булмастыр дип уйлыйм.
— Рәхмәт, остаз, — ди сорау биргән шәкерт. — Сезнең җавапны мин бүген үк әбиемә җиткерермен, аңа чыннан да зур мәгънә салынган. Ләкин безнең җавап кыскарак та, гадиерәк тә. “Ни өчен хатын-кызлар елаганда куллары белән авызларын томалыйлар, ә ирләр куллары белән күзләрен каплыйлар?” дигән сорауга әбиемнең җавабы болай: “Кем кайсы урыны белән күбрәк гөнаһ кыла, елаганда нәкъ шул урынын каплый”.
Шушы җавап мәгънәсенә башта төшенә алмыйча утырган шәкертләр бераздан көлешергә тотыналар. Укытучы да хатын-кызларның сүзгә һәвәс булуларын һәм еш кына кирәкмәгәнне сөйләгәннәрен, ә гүзәл затларга дәртле күз карашы салу ирләрнең гадәти кимчелек булуын исенә төшереп, ирен чите белән генә елмая башлый. Соңыннан исә шәкертләргә бер сүз әйтмәсә дә, ул эчтән генә: “Ә абыстай хаклырак бит, хәзрәтем, хаклырак!” — дип уйлап куя.
Ришат КУРАМШИН, Кукмара |
Иң күп укылган
|