|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.08.2021 Экология
Казанны төтен һәм янган ис камап алды. Сәбәп нидә?Соңгы көннәрдә Казанда янган ис сизелә. Татарстан башкаласына төтен күрше төбәкләрдән килә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге. Төтен урман янгыннары дәвам итә торган көньяк-көнбатыштан үтеп керә. Ут белән камап алынган урманнарның иң зур мәйданнары Мордовиядә, Түбән Новгород, Ульяновск һәм Самара өлкәләрендә урнашкан. Яну продуктлары Татарстанга күбесенчә шушы территорияләрдән керә, һәм якындагы берничә көндә һава массалары шул ук траектория буенча хәрәкәт итәчәк.
Моннан тыш, гидрометүзәктә Марий Эл һәм Башкортстандагы зур урман янгыннары турында да искәртәләр. Татарстанда да локаль янгын очраклары теркәлде - республика президенты Рөстәм Миңнеханов урман янгыннары белән бәйле вәзгыятьтән канәгать булмавын белдерде.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|