|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.08.2021 Ир белән хатын
Туена берничә сәгать кала һәлак булганИрландиядә кияү егетнең туена берничә сәгать кала автоһәлакәттә гомере өзелгән. 20 яшьлек Майлз Харти 21 августта, шимбә көнне өйләнергә тиеш булган. Туй алдыннан төнлә ул җиңел машинада дуслары белән күрше шәһәргә юлланган. Юлда водитель машина белән идарә итүне югалта һәм баганага бәрелә. Алгы пассажир урынында утырган Харти шунда ук һәлак була. Артта утырган пассажир җиңелчә җәрәхәтләнә. Водитель юл хәрәкәте турындагы ирланд законын бозуда шикләнәләр, ул кулга алынган.
Хартины җирләргә дип туйга җыелган йөзәрләгән дуслары һәм туганнары килгән. Рухани мәрхүм кияү һәм кәләш гаиләләре өчен бу вакыйганы бик тә күңелсез хәл дип атый. “Аларга хәзер туй кәефеннән җеназага күчәргә туры килә”, – дип аңлатты ул.
Фото:Unsplash
Чыганак: Lenta.ru
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|