поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 15 Гыйнвар
  • Әлфия Авзалова (1933-2017) - җырчы
  • Нәҗип Җиһанов (1911-1988) - композитор
  • Илнар Хөснуллин - журналист
  • Шәйхи Маннур (1905-1980) - язучы
  • Вазыйх Фатыйхов - журналист
  • Илдус Гыйләҗев (1946-2018) - шагыйрь
  • Нәфисә Василова (1943-2006) - җырчы
  • Айзат Шәйхелмәрданов - автор-башкаручы
  • Сәйяр Хәбибуллин - композитор
  • Мәхмүт Максуд (1900-1962) - язучы
  • Фаяз Дунай (1936-2007) - язучы
  • Зөфәр Ханов (1924-2002) - көрәшче
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
23.08.2021 Милләт

Самараның Волгарь бистәсендә этнографик комплекс ачылачак

Самараның Волгарь бистәсендә төзелгән этнографик комплекс 12 сентябрьдә, Халыклар дуслыгы көнендә ачылырга тора, дип хәбәр итә Самара өлкәсе хөкүмәте каршында эшләп килүче Иҗтимагый палата пресс-хезмәте.

Билгеле булганча, ике дистә өйләрнең күпчелеге инде әзер, матурлау-бизәү, экспонатлар урнаштыру эшләрен төгәлләп киләләр. Татар өенең дә тышкы ягы чын безнеңчә итеп милли бизәкләр белән бизәлгән, яшелле-аклы төсләргә буялган. Өйнең эченә керсәң дә шушында каласы килә – сап-сары бүрәнәләрен, киң идән такталарын, мичен-сәкесен, өлкә милли-мәдәни автономиясе рәисе Әнвәр Горланов акчасына искертеп ясалган яңа өстәлен һәм урындыкларын күреп, ностальгиягә биреләсең.
 
Үткән сишәмбедә бу өйдә, ниһаять, милли оешмаларның беренче утырышы да узды. Әле киез дә җәелмәгән сәкегә тезелешеп утырган “Туган тел” җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров (рәсемдә сулдан уңга), Тарихи мәчет Советы рәисе Усман Илингин, мөфти Талип Яруллин, оешма активистлары Әхтәм Ногманов, Артур Хаҗиев һәм башкалар бу өйне генә түгел, йортын да ничегрәк җиһазландырырга, дигән сорауга җавап эзләделәр. Ә моның өчен өйгә хуҗа һәм хуҗабикә сайларга кирәк иде. Фикер алыша торгач, өй өчен Тарихи мәчет рәисе Усман Илингин җавап бирәчәк, дигән фикергә килделәр. Чөнки, беренчедән, Тарихи мәчет моннан ерак түгел, икенчедән, анда да татар-мөселман тарихына багышланган музей ачылырга тора. Димәк, экспонатлар белән эшләү буенча тәҗрибә дә бар инде.
 
Ә өйне карап-тикшереп, тузаннарын сөрткәләп, килгән кунакларга ишек ачып, татар өе үзенчәлекләре турында сөйләп торучы итеп шушы Волгарь бистәсендә яшәүче Әлфия ханым Хуҗанова сайланды.
 
Әлбәттә, татар өенең күрке – тәрәзә пәрдәләре, чаршаулар һәм ястыклар, суккан паласлар һәм чиккән сөлгеләр. Болар өчен дә җаваплы кеше табылган – “Алтын инә” ательесы хуҗабикәсе Гөлнара Насыйрованың алтын кулларыннан башка чыгыша алмабыз. Тик менә кемнәрнең өйләрендә борынгы савыт-саба, сирәк шамаил кебек әйберләр булса, “Бердәмлек” редакциясенә шалтыратып әйтә, яисә китереп бирә аласыз. Ә андыйлар бар: мәсәлән, Иске Ярмәктән Гөлисә Бәдретдинова – бишек, тарихчы Шамил Галимов – гармун, комган, керогаз, ипи калае, гөбе кебек әйберләр китереп бирделәр. Әле тагын корама юрган, чиккән мендәр-ястыклар, борынгы чуеннар, балчыктан эшләнгән чүлмәкләр кирәк. Артык булмасмы дип шикләнмәгез, кирәге калмаса, кайтарып бирербез.
 
Ә йорт кирәк-яраклары белән Тупли авылында яшәүче Әхтәм ага Ногманов тәэмин итәргә алынды. Ул озак еллар буе шундый борынгы әйберләрне җыеп барган һәм инде хәзер аларны Татар йортына тапшырырга ниятли.
 
Менә шулай, бөтен өлкә татарлары ярдәме белән, татар өен 12 сентябрьгә кадәр җиһазлап бетерергә тиешбез. Ярдәм көтәбез!
 
 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 23.08.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы