|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.08.2021 Җәмгыять
TikTok-тагы язылучылары ярдәмендә үзенең яман шеш белән авыруын белгән
TikTok кушымтасында @seattletechbro исеме астында чыгыш ясаучы егет үзенең игътибарлы һәм күзәтүчән подписчиклары аркасында куркыныч чир белән авыруын белгән. Бу хакта ул үзенең битендәге видеода сөйли. Тиктокер үзенең битенә даими рәвештә роликлар урнаштырган. Анда ул башка кулланучыларга технологияләр, финанслар һәм үзенең карьера үсеше хакында сөйләгән. Кайсыбер комментаторлар ирнең калкансыман бизе зураюын сизгән. Алар егеткә бу хакта язганнар һәм табибка күренеп, яман шешкә тикшеренергә киңәш иткәннәр. Бер яшь кыз болай дигән: “Әдәпсез күренсәм, гафу итегез, әмма сезнең калкансыман бизегез бераз шешкән төсле. Зинһар, табибка мөрәҗәгать итегез. Бу бизнең зураюы хакында да сөйләргә мөмкин, әмма яман шеш билгесе булуы да ихтимал”.
Берничә көн элек тиктокер, сәламәтлеге өчен борчылып, тикшеренү үтүе турында видео куйган. Тикшеренүдән соң егеттә калкансыман биз яман шеше ачыкланган. Пациентка бизне тулысынча яисә аның шеш булган өлешен кисеп алырга тәкъдим иткәннәр. Ул икенче вариантны сайлаган.
“Тернәкләнү чорында видеоларны сирәгрәк төшерермен, мөгаен, чөнки миңа сөйләшү авырлашты”, – дигән ул.
Фото:@seattletechbro / TikTok
Чыганак: Lenta.ru
--- |
Иң күп укылган
|