|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.08.2021 Җәмгыять
Халык артисты Рәшит Шамкай вафатТатарстанның халык артисты Рәшит Шамкай вафат. Бу хакта журналист Илфат Фәйзрахманов хәбәр итте. Рәшит Шамкай хатыны Суфия ханым туган ягында — Арча районы Түбән Ор авылында җирләнә, диде ул. Илфат Фәйзрахманов Рәшит Шамкайның бу авылны якын итүен, анда концертлар булганда чыгыш ясарга бик теләп кайтырга теләве хакында әйтте. Рәшит Шамкайның үлеме сәбәбе әлегә билгеле түгел.
Рәшит Шамкаев 1940 елның 26 маенда Самара өлкәсе Камышлы районы Иске Ярмәк авылында туа. Халыкка күбрәк Рәшит Шамкай яки Шамкай исеме белән таныла. 1966 елда Казан театр училищесын тәмамлый. 1967—1968 елларда Минзәлә театрында, 1968 елның көзеннән — Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли. Комик артист буларак таныла. Татарстанның халык артисты.
--- |
Иң күп укылган
|