|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.08.2021 Мәгариф
Баланы беренче сыйныфка җыю күпмегә төшкән?Россиядә беренче сыйныф укучысы өчен кием-салым һәм канцтоварлар җыелмасы бәясенең артуы инфляция дәрәҗәсеннән югары түгел. Малайлар өчен җыелма 4,1%ка - 19,6 мең сумга кадәр, кызлар өчен җыелма 3,9%ка - 24,1 мең сумга кадәр арткан, дип исәпләп чыгарганнар Росстатта. Гадәттәгечә, 1 сентябрьгә Росстат "Беренче сыйныф укучысы җыелмасы"ның бәясен исәпли, анда кием, канцелярия товарлары һәм дәреслекләр комплекты керә. Исәпләүләр июль нәтиҗәләре буенча башкарылган. Россиядә инфляция агымдагы елның июлендә еллык чагылышта 6,46% тәшкил иткән.
Малайлар өчен кием җыелмасында - ике пар чалбар, өч күлмәк, джемпер, ике футболка, бер спорт костюмы, носки һәм гольфлар. Аяк киеменнән - җәйге туфлиләр, җылы ботинкалар һәм кроссовкалар. Кызлар мәктәп формасында - ике күлмәк һәм ике итәк, өч блузка, джемпер һәм ике футболка, спорт костюмы, шулай ук колготкилар, носкилар һәм гольфлар. Аяк киеменнән - җәйге туфлиләр, кышкы ботинкалар һәм кроссовкилар.
Росстат үз исәпләренә керткән канцтоварлар арасында ручкалар һәм гади карандашлар - бишәр данә, 12 битле дүрт дәфтәр, фломастерлар җыелмасы, альбом, биштәр һәм биш дәреслек.
--- |
Иң күп укылган
|