поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
19.08.2021 Язмыш

Күп сынаулар аша узган 24 яшьлек Рания Минһаҗева: «Әнинең ирен бик яратам…»

Таш астыннан чыккан чәчәк. Аксубай районының Иске Ибрай авылы кызы Рания Минһаҗевага әбисе гел шул сүзне кабатлый торган булган. 24 яшьлек кыз ниләр генә күрмәгән! Яшьли әтисез калып, әнисез үсү өстенә яшьтәшләреннән бик күп авыр сүзләр дә ишетергә туры килә аңа. Шушы сүзләр көчле итә дә инде үзен. Рания кечкенәрәк чакта нигә миңа гына инде бу сынаулар дисә, хәзер язмышына рәхмәт укый.

–  Әнием әтиемә кияүгә чыкканда беренче никахтан кызы була. Ул аны үзе белән алмый, әнисе янында калдыра. Шулай итеп, Рәсимә апам Факия әбиемдә үсә. Мине дә кечкенә чагымда гел Чирмешән районы Утыз Имән авылына илтеп куйганнар. Бервакыт кыш көне мин анда булганмын. Әтием алырга килгән. Тышта буран, юллар начар икән. Әбием Факия мине җибәрмәвен әйткән. Әтием Хәлилне дә китмәскә үгетләгән. Тик ул каршы килгән. Әбине тыңламыйча китеп барган. Ул чыгып киткәч, мин үксеп-үксеп елаганмын. Әллә әтисез каласымны сизгәнмен инде… Күп тә үтмәгән, авылдашлар аның юлда авариягә очрап үлүен җиткергән, – дип искә ала Рания. – Миңа ул чакта ике яшь иде. Әтисез калу, әнисез дә итте. Әни яңадан кияүгә чыкты, мине дә үзе белән алды. Әни белән китәргә туры килде. Андагы тормышны бик хәтерләмим. Әбиемнең сүзләреннән генә чыгып әйтәм.  «Бервакыт сезгә төштем. Салкын көн иде. Өй аллары бозланып беткән. Син шул салкында, бер кат майкадан йөрисең. Җитмәсә, йөткерәсең дә. Сине киендереп, үзебезгә алып кайтып киттем. Бабаң төшеп, киемнәреңне алып кайтты, дип сөйләгән иде ул. Шуннан соң мине әби тәрбиягә алган. Бераз үсә төшкәч, мине Рәсимә апам тәрбияләде. Ул миңа апа да, әни дә булырга тырышты. Тик аның ниндидер авыруы бар иде. 9 нчы сыйныфта укыганда гел баш авыруына зарланып йөрде. Район табиблары тикшереп тә карады. Тик бернәрсә дә тапмадылар. Бервакыт күңеле болганып, башы әйләнеп табибка баргач, аның сукыр эчәгенә операция дә ясап кайтардылар. Авыруның сәбәбе башкада булган. Аны Казан табиблары әйтте. Апамның башында яман шеш иде.

 
Рәсимәгә химия терапиясе алырга кушалар. Ә аннары бер-бер артлы өч операция ясала. Соңгысы бөтенләй уңышсыз килеп чыга. Кызны йөри алмас хәлдә, аяк-куллары тыңламаган килеш алып кайталар.
 
–  Апам бик авыр хәлдә иде. Хәтта, сөйләшә дә алмады. Сүзләрен бик авырлык белән генә әйтте. Бер сөйләшкәндә, мин китәм инде, кемгә калырсың, диде. Баштарак ни әйткәнен аңлап бетермәсәм, апаны югалткач, мин нинди югалту килгәнен аңладым. Әби белән яшәсәм дә, ул миңа апамдай җылысын бирә алмый иде. Әбинең үз язмышы  үзенә җиткән. Янындагы ике баласы да авыру иде. Аларны карарга кирәк. Җитмәсә, бабам  Минтаһирның ике күзе дә сукыр иде. Әбием шуларның барысын да тәрбияләде. Балаларның да, бабайның да холыклары бар иде. Әби үзенең усал булуы белән генә аларны җиңә алды. Әбиемнең балалары барысы да акылга зәгыйфь иде. Хәтта, минем әниемдә дә бераз тайпылышлар сизелә иде. Ул махсус мәктәптә укыган. Әбием шуңа да үз кызының хәлен белеп, апа белән мине канаты астына сыендырган да инде, – ди Рания.
 
 
Факия апага да сынаулар өелеп килә. Башта 21 яшьлек оныгы Рәсимәне югалту ачысы, аннан исә гомер иткән иренең бакыйлыкка күчүе. Минтаһир абый вафат булып, озак та үтми, Факия апаның улы Фәритнең үпкәсендә яман шеш табыла. Табиблар кичекмәстән операция ясарга дигән карар кыла. Тик Факия апа каршы килә. Рәсимәмне  җирләдем инде, икенчесен дә югалтасым килми, ди ул. Фәрит абый озак яшәми. 1 ай дигәндә якты дөньядан китеп бара. Ә аннары Раниянең әнисе Фәния үлеп китә. Аңа 53 яшь була. Инде хәзер бергә яшәүче кызы Әлфия дә авырый икән.
 
– Әни мин икенче сыйныфта укыганда тагын кияүгә чыкты.  Мин бик тә әтиле, әниле яшәргә хыялландым. Бервакыт безгә әнинең ире Тәлгать абый килеп керде. Мин исә, балалыгым белән син минем әтиме дидем. Ә ул, әйе, кызым, дип кочып алды. Икенче көнне мәктәпкә баргач, укытучы апага, классташларга: «Хәзер минем дә әтием бар, кичә әтием кайтты», – дип мактандым. Чөнки балалар бакчасына йөргәндә дә, әтиең дә, әниең дә юк, дип кыерсытучылар булды. Мин әтиле булгач, каникул саен Иске Кармәткә кайтып йөри башладым. Әни мине карамады, миңа карата начар мөнәсәбәттә иде, дия алмыйм. Авыруы сәбәпле, әнигә үзен үзе карап йөртергә өйрәнергә кирәк иде башта. Әнинең яратуын тоймасам да, ул мине якын итә иде. Ана бит инде ул! Җәй көне мәктәпкә дә әзерли иде. Кулыма акча тоттырганы да истә. Әмма күңелдә барыбер яра калды.  Әни кочагында иркәләнеп үсә алмадым. Әнинең иренә мин хәзер дә әти диям. Аны бик яратам. Әти бик кешелекле, ярдәмчел. Әни авырып ятканда да, аны тәрбияләде. Әнидә дә яман чир таптылар. Казан хастаханәләрендә күп ятты, – ди Рания.
 
 
Кыз үзен тормышка өйрәткән укытучыларына рәхмәтле икәнен дә әйтә. Алар аны чисталыкка, пөхтәлеккә өйрәтә. Өенә килеп йөриләр. Хәтта, 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, чыгып китәм, дигән кызны, югары уку йортына керергә кирәк сиңа, дип туктатып калалар. Әле бит Рания бик матур итеп җырлый да. Ансыз бер генә Сабантуй да узмый Чирмешәндә! Шөкер, ул теләген тормышка ашыра. Кулына диплом алып, җырчы була.
 
Рания күптән түгел кияүгә чыккан. Ире Ильяс – Чаллы егете. Алар интернет аша танышканнар. Хәзер ул Мингалеева фамилиясен йөртә.
 
– Үз гаиләм булу турында гел хыялландым. Күп сынаулар узсам да, язмышыма үпкәләмим. Мине Аллаһы Тәгалә яңадан бер кат әти-әниле итте. Иремнекеләр «кызым» дип кенә тора. Чит гаиләдә җылы таптым. Ирем һәрьяклап ярдәм итеп, үсендереп тора. Әбием исән-сау. Аңа 82 яшь инде. Әтием кайтуымны көтеп яши. Тормышыма шөкер итәм. Әбием өйрәткән догалар ярдәмгә килә. Аларны укыгач җиңел булып китә, – ди ул. – Кемгәдер үпкәләп утыра алмыйм. Әниемне дә гафу иттем инде. Үләсе көнне ул миңа шалтыраткан иде. Мин аны аңлый алмадым. Сөйләшеп булмады. Берничә сәгатьтән ул үлеп киткән. Миңа бик кыен булды. Әмма соңрак әнием төшемә керде. «Кызым, сине бик тә күрәсем килде, ди. Ә мин, үпкәләмисеңме миңа, дип сорыйм икән. Әнием исә, юк инде, мин сине бик яратам, дип җавап бирде. Шуңа да күңелдә авыр йөк юк хәзер. Тормышны яратып, матур планнар белән яшим. Бик тә бәхетле буласым килә!
 
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 19.08.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»