|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.08.2021 Җәмгыять
“Рецептын әнкәй Ташкенттан өйрәнеп кайткан”Гүзәл Сәлимова Саба районының 5 нче санлы “Бәләкәч” балалар бакчасында физик тәрбия инструкторы булып эшли. Ире белән сөйкемле малай үстерәләр. Күптән түгел алар Кырым пәхләвәсе ясый башлаган. — Әнкәй гомере буе ашларга пәхләвә ясый иде. Аннары туганнар үзләре үткәргән мәҗлесләргә сорый башлады. Аш уздырганда 10-15 не куеп булмый, тик чәй эчәргә 50 күп була. Шуңа кечкенә тартмаларда ясарга тәкъдим иттем, — дип сүз башлады Гүзәл.
2020 елның җәендә “Хәят” оешмасына йөрүче хатын-кызлар өчен ярминкә оештыру мөмкинлеге туа. Гүзәл дә, барлык кыюлыгын җыеп, биредә катнашырга була.
— Пәхләвәнең рецептын әнкәй Ташкенттан өйрәнеп кайткан. Аны пешерү, күпләр уйлавынча, ансат түгел. Вакыт та, көч тә кирәк. Аллага шөкер, зарлана торган түгел. Сораганнарның барысына да җиткерергә тырышабыз, гәрчә төнлә эшләргә туры килсә дә, — ди пәхләвә ясау остасы.
Кырым пәхләвәсе күпереп һәм кетердәп тора. Гүзәлнең теләге: әлеге тәм-том турында башкаларга да белгертү.
— Әнкәемнең тәмле рецептлары күп, тик пәхләвә йөрәгемә үтеп керде, — ди ул.
Альмира МӘҮЛЕТОВА |
Иң күп укылган
|