поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
08.11.2010 Мәдәният

Әлфия Авзалова: “Ятимлектән килгән моңдыр миндә”

Әлфия Авзалова турында “Моң патшасы” фильмы төшерелде.

Россиянең Атказанган, Татарстанның Халык артисткасы, яраткан җырчыбыз Әлфия Авзалова турында “Моң патшабикәсе” дип аталган беренче документаль фильм төшерелде. 2 ноябрь көнне “Мир” кинотеатрында аны тамашачы хозурына тәкъдим иттеләр. Фильм “Татаркино” оешмасы ярдәмендә “Таң” студиясе тарафыннан төшерелгән. “Моңарчы Әлфия Авзалова турында фильм төшерелмәвенә аптырый идем. Мине аның искиткеч таланты белән бергә шулкадәр көчле рухлы, оптимист кеше булуы сокландыра. Әлфия апа турында фильм-портрет ярты сәгатьлек дип планлаштырган булса да, эшкә керешкәч, атаклы җырчыбыз турында бер сәгатьлек кинокартина төшермичә булдыра алмадык,” – диде режиссер һәм оператор Әнвәр Габдрахманов журналистлар белән очрашуда.

“8 яшеннән сәхнәдә җырлый башлаган Әлфия Авзалованың һөнәри стажы 53 елга, ә гомуми иҗади стажы 68 елга тула. Тагын кайсы халыкта бар 68 ел сәхнәдән төшмичә бүген дә җырлый торган хатын-кыз? Бу – Гиннесның рекордлар китабына кертерлек күренеш. – ди фильмның сценарий авторы һәм режиссеры танылган язучы, драматург, Татарстанның Атказанган сәнгать эшлеклесе Рабит Батулла.

“Моң патшабикәсе” фильмын җырчы белән кич утырулар дип атарга да мөмкин. Фильм 1997 нче елдан алып Әлфия Авзалова белән әңгәмәләрен видеотасмага төшереп барган Рабит Батулланың һәвәскәр язмаларына нигезләнеп эшләнгән. Әлеге сөйләшүләр җырчының катлаулы тормыш юлын, вакыйгалары hәм сынаулары мул булган иҗат биографиясен, киләчәккә уй-ниятләрен чагылдырган. “Әлфия апа белән озак еллар күрше булып яшәдек. Кунаклар килеп, үзендә кунарга урын калмаса, безгә керә иде ул. Мин аны төне буе сөйләштереп чыгам. Әлфия апада яман шеш авыруы тапканнар, өч ай гына гомере калган, дигән имеш-мимешләр йөри башлагач, мин чын-чынлап борчуга төштем. Арабыздан китеп өлгергән даһиларыбыз турында истәлекләрне барларга керештем. Исән вакытта төшереп калыйм дип, сабын савыты кебек кенә камерамны тотып Әлфия апаның артыннан йөри башладым. Әлеге язмаларның кирәге булырын белсәм дә, ул чакта фильм ясау турында уйламаганмын,” – ди Рабит Батулла.

Кино белгечләре “Моң патшабикәсе” документаль фильмын бик оста ясалган кинопортрет дип бәяләде. Төшерүчеләр исә аны рус теленә дә тәрҗемә итмәкче. Әлфия Авзалованың рус телендә дә тамашачы күңеленә кергән, үзе дә яратып башкарган җырлары шактый. Хәер, рус телендә генә дию дөрес булмас. Җырчының төрле халык җырларыннан торган зур концерт белән чыгыш ясаганы да бар. Анда ул яһүд, һинд, кытай һ.б. халыкларның җырларын башкара.

Халык алдында бурычын тулысынча үтәгән җырчы үзеннән соң алмаш калдырырга тели. Туган ягы Актаныш районында Әлфия Авзалова исендәге җыр бәйгесе яшь башкаручылар арасында иң моңлыларны ачыклый. “Каберем янында “Тәнәкәйне” матур итеп суза алган кеше булса, мин бәхетле булачакмын. Тик бу мин китәргә җыендым дигән сүз түгел әле. Үзем өчен яшәмәдем бит әле, яшисе килә”, - ди ул. Сикәлтәле тормыш юлында туктаусыз очрап торган сынаулар аны үзгәртмәгән, киресенчә ныгыткан гына диярсең. Гайбәт сүзләр дә хәтер сандыгын керләтеп ятмый. “Ямьсез сүзләр чыккач, Илһам Шакиров “килер бер көн - берәү дә искә алмас, менә шулчак борчылырсың” диде. Үзен дөньяның гүзәле дип атамый, тик тамашачы аны ничек бар шулай ярата. Ул үзеннән менә мондый мәзәкләр сөйләп көлә. “Шулай бервакыт курортта талгын бию куйдылар. Янымдагы барлык сөйкемле ханымнарны ир-ат халкы биергә чакырды. Мин үзем генә басып калдым. Шуннан зууур гына гәүдәле, кыяфәтсез ир-ат килеп миңа:
- Потанцуем, обезьяночка, - ди. 
- Потанцуем русский медведь, -дим.
- А вы башкирка? – ди бу.
- Нет, - дим.
- Тогда китаянка? – ди кабат.
- Нет, - дим.
- А кто же тогда? – ди аптырап.
- Японка!
- А скажите, что-нибудь на японском?
- Иии, карт алаша!
- Ох, как хорошо звучит!”

Үзе көлсә дә, тамашачы аны җырлый-җырлый матурлана, сәхнәдән “Кәккүк”не сузып җибәрсә сөйкемледән-сөйкемлегә әйләнә дә куя ди. Ятимлекне тулысы белән татыган Әлфия апага бу җырның ничек кадерле булуын аңлау кыен түгел. Моң каян килгән сезгә дигән сорауга да, “ятимлек ачысыннан туган моңдыр ул” дип җавап бирә җырчы. Әлеге җырны башкарганнан соң аны еш кына “кәккүк кызы” дип атаганнар. Авыр балачагында ялгыз калдырмый, үзен һәм балаларын үстергә ярдәм иткән “җыракаен” (әнисенең апасы, ерак апа дигәнән) Әлфия апа бүген дә яратып искә ала. “Җыракае”ның үрнәген Әлфия апа үзе дә кабатлый. Үзенекеләр белән бергә туганының да ятимнәрен якын күреп үстерә ул.

Татар җыр сәнгатенең легендасына әверелгән Әлфия Авзалова турында турында шактый язып булыр иде. Кинокартинаны төшерүчеләр дә фильмга керми калган материал бихисап ди. Яраткан җырчыбыз бүген дә ашкынып иҗат итә. Үзе турында төшерелгән фильмны карага килүчеләр арасында да күренмәде ул. Рабит Батулла аның Уфага концерт белән китүен әйтте. Күрәсең моң патшабикәсе, җырламый тора алмыйдыр шул...


Лилия КАДЫЙРОВА-НИГМӘТҖАНОВА
Матбугат.ру
№ --- | 08.11.2010
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»