поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.11.2010 Җәмгыять

Акча бирергә кеше эзләвем

Минем йөз мең акчам бар, шуны нишләтергә дә белмим. Кыйммәтле тун алып кисәң, начар булмас иде дә, ничек оялмыйча йөрисең, минем тирәмдә бер дә андый хатын юк. Әллә ничек күңел тартмый. Аннан соң булганнарын (хәер, беркайчан да андый кыйммәтлесе булмады) киеп бетерергә кирәк.

Хаҗга бик барасы килә дә килүен, кешедән яхшы түгел, бардым, күрдем, бармаганнар барсын, күрсен. Әнә, көнгә биш мәртәбә азан әйткән Мөҗип абый барсын. Чыннан да, менә кемне җибәрергә кирәк. Шул тәкъдим белән бистәбез имамына киттем. Кем инде дөньяда мин килеп кергәнгә шулай шатлана: Гөлдания ханым белән күтәреп кенә алмыйлар. Бик авыр кайгылары да булды, шатлыклары да бар. Оныкларына Гадел дип исем кушканнар. Ник килүемне курка-курка гына әйткәч, Мөҗип абый дәшми генә утырды. Җәмәгате: "Без ничек торырбыз, сабыр итсә дә ярар иде әле, бик барасы да килә дә соң, әле Булатның да 2 ел укыйсы бар, түләүле дә бит", – ди.

 

– Бер дә борчыласы түгел бит, бөтен чыгымнарны үзем түлим. Сөенә-сөенә түгәрәклим дә, 2 атнадан акчамны китерәм, – дип кайтып киттем. Ул көннәрдә шундый сөендем: әллә нинди батырлык эшләгәндәй очынып-очынып йөрдем. Беркемгә дә әйтмәскә дип күңелемә төйнәп куйдым. Бай дип уйлаулары бар, ә безнең халык байларны яратмый.

 

Ике атна булганда ул акчаны туплап бетергән идем. Тизрәк илтеп тапшырырга да, онытырга дип, аларга киттем. Гөлдания бу юлы да мине бик ачык, якты йөз белән каршы алды, Мөҗип хәзрәт кенә алыштырып куйгандай. Шундый итеп карады, йөрәгем төшеп киткәндәй, оят эштә тотылгандай булдым. Болай гынадыр, миңа гына шулай тоелгандыр. Менә хәзер әманәтемне тапшырам да башка бусагаларын да атлап кермим. Тапшырыйм гына. Утырдык, дога кылдык. Мөҗип абый матур итеп теләкләр теләде.

 

– И, и, сеңелем, минем бит колакларым начар ишетә, теге юлы аңлап җиткермәгәнмен. Барам, барам мин хаҗга, Аллаһыдан вакыт кына җитсен. Ә акчам һәр елны өстәлеп тора. Быел бәрәңге уңды, терлекләрем бар, сөтнең бәясе дә артты. Үз хәләл акчама барам. Булат та укып бетерсен, эшли башласын. Мин ярлы кеше түгел. Тәкъдим итүче байлар гел булып тора.

 

Мөҗип абый шундый кеше: аны ышандырып та, уйлаган уеннан кире кайтарып та булмый. Елап утырганыма да исе китмәде. Мин бит аны сезгә Мөҗип абый булган өчен түгел, авылыбызның имамы өчен бирмәкче идем, дип акланмакчы булдым.

 

– Бик булдырып булмый шул. Халык битараф, нәрсә көтәләрдер инде?! – диде. Чәй эчтек, сөтле чәйләре тәмле, миңа бу кешеләр янында рәхәт, тыныч. Мөҗип абыйны, тискәре, усал, үзсүзле, дип сүксәләр дә, эчеп үлгән, үз-үзенә кул салган кешегә Мөҗип абый җеназа укымаска, дуңгыз асраган кешегә ашка бармаска мөмкин булса да, хөрмәтем чиксез. Хаҗга барырга дип китергән 100 мең сум акчамны алмагач, миңа бик кыен, авыр булды. Сөйләп, аңлатып күрсәткәч, мин аның белән килештем, күз алдымда аның дәрәҗәсе, даны тагын да үсеп китте.

 

Былтыр үземне дә Мәскәүдән бушлай хаҗга чакырганнар иде. Ярый, бармадым әле, мөмкинлеге булмаганнар барсын. Минем бит мөмкинлегем бар. Хәер, хаҗ бит ул – гыйбадәтнең бер төре, аның бит бардым да эш бетте түгел, үтәлүе, кабул булуы да кирәк.

 

Бәхетлеләр хаҗга җыена. Быел Рәсәйнең халык артисткасы Алсу Гайнуллина да бара. Алсуның күптән ураза тотканын, намаз укыганын да белә идем. Илдары белән барса бигрәк тә шәп буласы икән дә. Бәяләр бит елдан-ел артып тора, артист акчасына берьюлы ике кешегә ничек җыясың? Чү, минем теге бер пачка меңлекләрем исән-сау бит. Әгәр Илдар Хәйруллинга бирсәм?! Барсыннар парлап, рәхәтләнеп. Үз нәмәхрәмең үзеңнеке инде, үз хәләлең, үз ирең. Миңа алар белән гомернең бер чорында аралашырга, Илдар пешергән мантыйларны, Алсу пешергән бәлешләрне ашарга туры килде. Алар Вафирә Гыйззәтуллина белән орынып торган күршеләр булып яшәп алдылар. Шул чакта аралаша идек. Ә үземнең аларны бер мәртәбә дә чәй эчерткәнем булмады. Илдарга хөрмәтем чиксез. Урамда очраса, әллә нинди якын дуслар кебек балкып килә. Әллә күпме яңалыклар, хәбәрләр сөйләп ташлый, театрга чакыра. Бервакыт Илдар белән авыру хатынын ташлаган ир турында сөйләшкән идек. Ул шунда: "Хатыным урын өстендә ятса да, күтәреп йөртәчәкмен", – диде. Алсу өчен шундый шатланган идем. Дөнья бит. Кем белеп бетергән аның хәлләрен? Булды, хәл иттем, теге акчамны Илдар Хәйруллинга бирәм. Ирең белән хаҗга бару шундый рәхәт ул: барсыннар әле.

 

Без бит хәзер шундый кызык чорда яшибез. Кем турында уйласаң, шул каршыңа килеп чыга. Театрда очрады Илдар. Шатланышып күрештек. Ул да ашыга, мин дә ашыгам. Ләкин миңа әйтеп калырга кирәк.

 

– Илдар, әйдә мин сине хаҗга җибәрәм, – дидем. Ул шуны гына көтеп, нәрсә әйтәсемне белеп торгандай, тезеп китмәсенме:

 

– Нәрсә син, мине әллә хаҗга бара алмый, дип уйлыйсыңмы? Бара алам мин, әлегә өлгереп җитмәдем.

 

– Кайчан өлгерәсең?

 

– Өлгергәч тә барачакмын!

 

– Әй, Илдар, Алсу белән бергә барсаң рәхәтрәк, күңеллерәк!

 

– Син нәрсә, мин сине аңламыйм, нинди рәхәтлек, нинди күңеллелек турында сөйлисең? Аллаһ каршына һәрберебез аерым-аерым барачакбыз, анда ир дә, хатын да юк. Хаҗга сәяхәткә йөри башладылар. Безнең театрдан да бардылар. Аннан, салып утырганда, хаҗ турында сөйли башлыйлар. Шул да булдымы хаҗ? Хаҗга мин тәүбә итмичә бармыйм, барсам, кайткач салмыйм. Салу дигәннән, үзең беләсең: Шамил Зиннурович бик мәрхәмәтле кеше бит. Бервакыт бу салырга яратучыларны күп-күп акчалар түләп дәваларга тотынды. Арзан түгел иде. Кем үз акчасын түләп дәваланды – терелде. Кемне дәваламакчы булдылар, барып чыкмады. Хаҗга бары тик үз акчаңа гына барырга кирәк. Мин шулай уйлыйм.

 

Ярый әле ашыга иде: 3 минутта да сөйләгәне тулы бер эчтәлекле, яхшы вәгазь. Ихлас кеше һәрвакыт матур була.

 

Теге акча дисеңме? Бер якын танышларым малайларын армиядән алып калырга теләгән иде дә – бирмәдем. Динебездә ришвәтне алучы гына түгел, бирүче дә зур гөнаһлы дип аңлаткач, үпкәләмәделәр.

 

Акчадан котылдым. Еракта бер туганым табылды. Аның бабасы белән минем әти бертуган булган. Тормышлары бер дә җиңел түгел, өйләренә җылы кертергә хәлләре юк. Акчамны аларга бирдем, сөенүләрен күрсәгез иде. Өстемнән авыр йөк төшкәндәй булды, котылдым.


Шәехҗан Фәния ХУҖАХМӘТ
Ватаным Татарстан
№ 225-226 | 06.11.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»