|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.08.2021 Фаҗига
Бала тудыру йортында өзелгән гомер: яңа туган сабыйның ни гөнаһы бар?Башкортостанның Стәрлетамак шәһәрендә бала тудыру йортында бер хатын-кыз өченче кат тәрәзәсеннән башка хатын-кызның баласын тотып аткан. Алынган җәрәхәтләрдән сабый урында вафат була. Бу хәл кичә, 16 августта, кичке алтылар тирәсендә була. 29 яшьлек хатын-кыз үзе белән бер палатада яткан хатынның яңа туган баласын тәрәзәдән ыргыткан. Хәзерге вакытта булган хәлнең барлык шартларын, шулай ук үтерүгә китергән сәбәпләрне һәм шартларны ачыклыйлар. Шикләнелүче белән тикшерү гамәлләре үткәрелә, кулга алу турындагы мәсьәлә хәл ителә.
"112" телеграм-каналлары һәм Baza мәгълүматлары буенча, хатын-кыз психик яктан сәламәт булмаган һәм психдиспансерда исәптә торган.
--- |
Иң күп укылган
|