|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.08.2021 Хәвеф-хәтәр
Бер самолетка 600дән артык пассажир утыртканнарАмерика хәрби-һава көчләренең C-17 Globemaster III хәрби-транспорт самолеты Әфганстанның Кабул аэропортыннан 640лап әфганлыны эвакуацияләгән. Defense One басмасы хәбәр итүенчә, тәүдә очкыч бортына ул кадәр кеше алырга планлаштырылмаган. Әмма эвакуациягә үткәрелгән әфганлылар очу кырына үтеп кергән һәм үзаллы самолет бортына менгәннәр. Моннан соң экипаж борттагыларның барысы белән дә очарга карар кабул иткән. Челтәрләрдәге кадрларда күренүенчә, кешеләр самолет идәнендә кысылышып баралар. Очкыч әфганлыларн Катарга илткән. “640ка якын Әфганстан гражданнарын Катарга илттек”, – ди АКШның Оборона министрлыгы вәкиле.
Моннан алда Пентагон вәкилләре Кабул аэропортында атыш булуын сөйләделәр. Талиблар ( Русия территориясендә тыелган “Талибан” оешмасы вәкилләре) ул атыш өчен җаваплы түгел, диләр Пентагон вәкилләре. Инцидент вакытында бер Америка хәрбие җиңелчә яраланган.
Бер көн эчендә “Талибан” (Русия территориясендә тыелган оешма) хәрәкәте Әфганстанның башкаласын басып алды һәм илдә АКШ армиясенең 20 ел дәвамында булуына нокта куйды. Илнең элекке президенты Әшрәф Гани чит илгә качкан. Талиблардан изелеп яшәргә теләмәүчеләр илдән китүне хуп күрә.
Фото:REUTERS/Courtesy of Defense One
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|