поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
16.08.2021 Җәмгыять

Затсызлану шундый тизлектә барганда илле, йөз елдан без кая барып чыгачакбыз?

Белгечләр иң намуслы кешенең дә көненә ким дигәндә дүрт тапкыр алдашуын билгеләгән. Уртакул намуслы исә биш минутлык сөйләшү-әңгәмәдә, күзен дә йоммыйча, синең күзләреңә якынча ике-өч тапкыр төтен җибәрә, ди. Каршы як та бурычлы булып калмый икән, шул вакыт аралыгында ул да үзен алдаучы колагына токмачны шул чама элә, ди.

Мондый күренешнең барлыгын искәртмәсәләр дә беләбез. Дөрес булмаган сүзнең күбрәк якын-тирәдәгеләр белән аралашканда чыгуын да. Танышлар, дуслар, туганнар, эштәге коллегалар бер-берсен йомшак кына кәкре каенга терәтә. Ир – хатынның, хатын ирнең башын бутый. Алдашуларның бер өлеше каршы якның үзенең алданасы килгәнгә дә эшләнә. Хатын-кызга: «Ии, бу күлмәгең бигрәк килешә», – дигән булабыз. Гүзәл зат колагы белән ярата бит, сүзнең бик үк чын түгеллеген белгәндә дә син әйткәнгә сабыйларча куана. Хатын-кыз үзе дә яңа күлмәге төсенә карап алган чираттагы әллә дүртенче, әллә бишенче кул сумкасының бәясен ике тапкыр киметеп әйтә. Авырып китеп, табибка барганда урамда очрап хәл белешкән танышка: «Хәлләр ал да гөл, кибеткә барыш әле», – дип ялганлыйбыз. Көнаралаш ашап, инде туйдырып бетергән токмачлы ашны теләр-теләмәс кенә ялмап куйгач, өстәл артыннан «Бик тәмле булган», – дип торып китү дә гадәткә кергән.
 
Моның ишесенә, ярар, түзәрсең дә. Көнкүрештә аерым затларга төлке мае сөртми генә, салпы якка салам кыстырмый гына яшәү, бәлки, мөмкин дә түгелдер. Дөреслек дип, артык турысын әйтеп ташлау туганыңа да ярамый, диләр бит. Зурга китмәсенгә, тавыш чыкмасынга каты бәрелмәү, кешегә ул ишетәсе килгәнне әйтеп, чама белеп кенә алдашуның күпчак зыянга түгел, файдага икәнен дә билгелик. Ләкин менә һаман да шул тик тора белмәүче социолог белгечләр генә, дөньяның 30 илендә үткәрелгән тикшерүләргә таянып, соңгы чирек гасырда ялган, хәрәмләшү, төп башына утыртуларның якынча бер ярым тапкыр, ягъни 50 процентка артуын билгели. Бу инде көненә дүрт тапкыр җиңелчә генә алдашу, караны соры дию түгел. Сүз –гамәлләр белән алдау, төрле афера, махинацияләрнең чик-чаманы узуы хакында. Мондый хәлләрдә ниндидер үзара файда хакында ялгыш та сүз әйтеп булмый. Киресенчә, искитмәле процентлар һәм искитмәле күренеш. Бу бит, башкача әйткәндә, Җир йөзендә намус, әхлак, гаделлек кебек кешене кеше иткән категорияләрнең очсызлануын, төсен җуюын, бәндәнең алардан читләшүен аңлата. Затсызлану шундый тизлектә барганда илле, йөз елдан без кая барып чыгачакбыз?
 
Шул экспертлар төрле рәвештәге ялган, алдашу, афералар тормыш-яшәешнең бар өлкәләрендә дә арта, дип чыга. Шулайдыр. Болай да чиста булмаган өлкәдә – сәясәттә алдашуларның кайберәүләр өчен нормага әйләнеп барганын үзебез дә күрәбез. Сәясәтчеләр арасында бер төрле уйлап, икенчене сөйләгән, өченче төрле эшләгәннәр чыннан да күп. Моны дөньяви бәла дияргә дә була. Финанс-банк системасындагы афераларга халык гадәттә кредит алгач яисә кыйммәтле кәгазләр белән мавыгып киткәч һәм бигрәк тә «Финико» ише финанс пирамидаларына акча салып алдангач юлыга. Соңгы очрак – гомумән, халыкның билгеле бер катлавының җиңел килгәнгә һәвәслеге, беркатлылыгы һәм алданырга яратуы күрсәткече. Сәүдә, сату-алу белән бәйле урыннарда да безне төп башына утыртырга әзерләр җитәрлек. Шул ук базар – элек-электән алдау һәм алдану урыны бит. Азык-төлек җитештерүче дә читтә калмый. Фальсификат, «паленка», контрафактлар гына җитмәгән, җитештерүченең башында һәрчак ике проблема: беренчесе – ул ясаган ризык мөмкин кадәр озаграк саклансын, бозылмасын (консервант тутыра), икенче – упаковкасы кешене җәлеп итәрлек матур булсын. Сыйфат дигәнең алардан соң. Төзелеш тә – шомалар өчен алдашу, акча юу урыны. Җыеп әйткәндә, этләшү үтмәгән өлкәне табу шактый кыен.
 
Ул 30 илнең кайсында хәрәмләшү, төрледән-төрле «чегәнлек» зур, кайда кечкенә – белгечләр андый рейтингны төземәгән, урыннар бирмәгән. Шулай да социализмнан китеп, адәм рәтле капитализмга барып җитмәгәннәр биләгән урынны чамалап буладыр. Гомумән, төрледән-төрле Остап Бендерлар, алар оештырган күпсанлы «Рога и копыта»ларның Өченче һәм Икенче дөнья илләрендә күплеге исемлексез дә аңлашыла кебек. Бар яктан да үскән, тотрыклылыкка ирешкәннәрдә ялган һәм хәрәмләшү алай чамасыз була алмый.
 
Берсендә телевизордан фин асфальты белән безнекен чагыштыралар. Безнекендә – кайдан эләкте шуннан алынган гравий: анда ком – вак таш пропорциясе сакланмаган. Сумаласы да кызуда тиз йомшый торган. Кайбер ингредиентлар бөтенләй юк. Кыскасы, «әйдә, ярар» асфальты. Тик «миннән киткәнче – иясенә җиткәнче» дип җитештерелгән ул материалның үзкыйммәте фин асфальтыннан ике тапкыр югары. Нәтиҗәдә юлларны без даими ямап торырга, асфальтны ешрак алыштырыга мәҗбүр. Төзелешләр өчен измә ясаганда цементны да бездә еш кына «экономиялиләр». Бинаны куллануга тапшырып өч-дүрт ел үтмәстән, ремонт турында сүз кузгалырлык итеп. Аның ремонты да кемнәр өчендер бик файдалы бит, ник ремонтламаска? Кемне алдыйбыз соң? Зурдан алып әйткәндә, үзебезне үзебез алдыйбыз.
 
Әлбәттә, дөнья – зур базар. Кемдер анда алдый, кемнәрдер алдана. Гомер-гомергә шулай булган, шулай булачак. Акча, табыш дип ашкынган дөнья ялгансыз яши алмый. Тик, миңа калса, бар дәверләрдә дә һәртөрле ялган, алдашуның чикләре сакланып килгән. Ул иман, инсаф, гаделлек биләмәләренә тоташ үтә алмаган. Безнең чорга җиткәч кенә һәртөрле ялган һәм хәрәмләшү яңа биеклекләр яулап маташа. Иблис сыйфаты булган ялган арту – кешеләр арасында гына түгел, халыклар, илләр арасында да үзара ышаныч кимү, бәндәләр бер-берсеннән ерагая бару дигән сүз бит ул. Пәйгамбәребез тикмәгә генә безгә: «Ялган сөйләмәгез! Ялган – җәһәннәм ишегенең ачкычы!» – димәгән. Бүгенге кешеләрнең хәтсезе, үз файдасына гына яшәп, ялганны яшәгән саен күбрәк кулланып, шул ачкычны кесәсендә генә түгел, йөрәгендә дә йөртмиме? Әгәр шулай икән, җәһәннәм ишекләре күпләр өчен киереп ачылган дигән сүз.
 
Фото: https://sevastopol.su

Наил ШӘРИФУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ --- | 16.08.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»