поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
07.11.2010 Мәдәният

“... Тормышта яктылык һәм яхшылык өстен дип яшәдем”

Ул 14 яшеннән башлап көн дә шигырь яза, әмма 50 яшендә генә беренче шигырь китабы бастыра. Кереш сүзенә исемне “Мин шагыйрь түгел” дип куя.

Кызык! Хәзерге заманда “йөрәк белән теләк”, “бәгырь белән кадер”, “сөю белән көю”не рифмалаштыра белгән һәркем үзен “мин – шагыйрь!” дип кычкыра ләбаса... Ул “шагыйрьләрнең” шигырьләрен укыйсы килми шул, шуңа да әдәбиятыбызның, шигъриятебезнең дәрәҗәсе төште, татар сүзенең тәме кимеде бугай. Ә “мин шагыйрь түгел” дип үзен һәм безне ышандырырга тырышкан Галимҗан абыйның “Күңелем сурәте” дип исемләнгән беренче шигырь җыентыгын кулына алганнар шагыйрьне очратканда: “Галимҗан, мин сине менә хәзер генә чын-чынлап аңладым!” – дип кулын кысалар да, башка бер артык сүз дә әйтмичә китеп баралар икән... Бу китапта Галимҗан Гыйльмановның бөтен гомер юлы, барлык хис-кичерешләре, үткәне, бүгенгесе. Тормышта артык ачылырга яратмаган язучы шигырьләрендә бөтен җанын ачып сала...

 

“Әдәбиятка фән аша килдем”

 

– Нидер булган бу күңелгә,

Гел еламсырап тора.

Бәйләпләр куйыйммы кулны –

Гел каләм сорап тора...

 

Гомере буе көн дә шигырь язган кеше нишләп үзен шагыйрь түгел дип саный?

 

– Мин гомерем буе шигърияткә бардым, әмма аның юллары бик урау булып чыкты, ахры. Бер әсәремдәге героем: “Бәхеткә бару юлы – шул үзе бәхет инде”, – ди. Кем белә, бәлки, шигърияткә бару юлы шул шигърият булгандыр да инде. Иҗат юлым башында ук шагыйрь булып китмәвемнең сәбәбе бик гади – 60 нчы елгы көчле буын шагыйрьләрдән соң 1970 елда ташкын булып килгән шагыйрьләрне җәмәгатьчелек чыгара алмады. Алар арасында Шәүкәт Гаделша, Фәиз Зөлкәрнәев, Рафис Корбан, Нияз Акмал, Илдар Хөсни, Флюра Низамова, Фәйрүзә Мөслимова һәм тагын бик күп талантлы кешеләр бар иде, әмма алар үзләренә шигърияттән башка юл сайларга мәҗбүр булдылар. Кемдер тәнкыйтькә, журналистикага, кемдер милициягә, төзелешкә, партия эшенә, кемдер хәтта әлмисакка ук китте... Мин, ике дә уйлап тормыйча, фәнгә кереп чумдым.

 

Казан дәүләт университетына керүгә үк Хатыйп Госман дигән зур профессор мине үз канаты астына алды, гомер буе үз улы кебек күрде, хатынымны “килен”, кызларымны “оныкларым” дип йөрде.

 

– Тормыш – диңгез.

Кеше гомере – дулкын.

Язмыш – какшамас кыя!

Кеше җанын диңгез бик еш

Кылга меңгереп куя!

 

Фән юлына кереп киткәч тә нидер тыныч кына эшләргә ирек бирмәгән, ахры?

 

– Мин 6 ел Казан дәүләт университетында укыттым. Шунда эшләп каласы, карьера баскычыннан җиңел генә күтәреләсе дә бит... Юк шул – миңа әдәбият кирәк иде. Бергә укытып йөргән, тормышымның хәлиткеч минутларында иң төп рольне уйнаган Мөхәммәт ага Мәһдиев миңа бервакыт: “Сине Татарстан китап нәшрияты директоры чакыра”, – диде... Шул көннән башлап 15 ел гомеремне китап нәшриятына бирдем. Моңа һич кенә дә үкенмим, киресенчә, бу гомеремнең бик бәхетле этабы булып чыкты – ул миңа язучылыкны да, иҗат тәмен дә бирде.

 

Редакция мөдире булып эшләгән елларда миндә әдәби тәнкыйть тоемы уянды. Саллы гына бәяләр биреп, кискен телле тәнкыйть мәкаләләре яза башладым. 10 еллап тәнкыйтьче булып йөрдем, Язучылар берлегенә дә тәнкыйтьче буларак кердем. Үземә, нинди генә иҗат өлкәсенә керсәм дә, бер таләп куям: мин бу өлкәгә бер яңалык алып килергә тиеш. Тәнкыйть мәкаләләрен әдәби әсәр кебек укылышлы иттем, аларга иҗади төсмер бирдем дип исәплим.

 

“Прозадагы иҗатым 99 % уйлап чыгарылган”

 

– Бала чакта, карда аунап туйгач,

Өйгә чабып керә идем дә,

Әнкәемнән кар кактыра идем –

Күл җыела иде идәндә...

 

Гомерегез буе сагынып яшәгән балачагыгыз балалар шигъриятенә алып килдеме?

 

– Татарстан китап нәшриятында өлкәннәр һәм балалар әдәбияты редакциясен берьюлы җитәкләдем. Аның да йогынтысы булгандыр. Бервакыт мине Роберт Миңнуллин “Яшь ленинчы” газетасы редколлегиясенә чакырып алды. Монда инде бөтен барлыгым белән балалар дөньясына килеп кердем. Үземнең кызларым үскәндә балалар өчен бер юл да язылмаган, ә күңелдә сабыйларга булган зур иҗади мирас яшәгән.

 

Бүген балалар өчен язылган 20 дән артык пьесам, 5 шигырь җыентыгым бар. Әдәбиятның бу өлкәсенә дә үземнән яңалык керттем: шигырьне “пружиналы” иттем, ягъни соңгы юлларда гына пружинаны ычкындырып җибәрәм – бөтен мәгънәсен ачып салам. Шул рәвешле балаларга эмоциональ кабыну, ярсу (вспышка) бүләк итәм. Үз адресатымны бик яхшы беләм – алар 3-5 нче сыйныф укучылары. Бу бала тормышының иң катлаулы моменты – әмма, ни гаҗәп, мин нәкъ менә шул чорны яратам. Алар өчен язылган пьесаларым бәйгеләрдә лауреат булды, моны иң зур казанышым дип исәплим.

 

Пьесаларда исә мин керткән яңалык татар халкының мифик тискәре геройларын алып, аларны уңай образга әйләндерүдән гыйбарәт. Балалар әсәремдәге Убырлыны кызганып елап утыралар хәтта.

 

– Сүзнең йөзе бик күптөрле,

Күбрәк – ызгыш...

Сүз – агу да, ук та түгел,

Сүз ул – Язмыш...

 

Сезне бик тә үзенчәлекле прозаик дип беләбез, әмма аңа килү юллары да шактый урау булган, күрәсең...

 

– Миңа Мөхәммәт Мәһдиев иң беренчеләрдән булып: “Син бит прозаик!” – дигән иде. Бу сүзләрдән соң төгәл 20 ел вакыт үткәч кенә прозага килдем. Мөхәммәт ага моны каян белгән икән, һаман гаҗәпләнәм. Дөрес, 70-80 нче елларда да прозага тотынып карадым, “Тозлы яңгыр” исемле повестем иң беренче проза әсәрем. Әмма прозадагы беренче этабым дип, 90 нчы еллар ахырында язылган “Албастылар” романымны атар идем. Бу әсәр иртән эшкә барганда ярты сәгать эчендә күңелдән язылды. Бакчага йөргәндә электричкада тез өстемдә кәгазьгә төшердем. Аның күчермәсе дә юк. Озак вакыт бу әсәремне чыгарырга куркып йөрдем, дусларым күреп алып кына чыгарттырды.

 

Прозадагы икенче этабым – ул “Оча торган кешеләр”. Хәзер минем яңа этап эзләү моменты. Бу, мөгаен, дөньяви космик этап булыр. Тема инде билгеле: күктән сөрелгән Иблис, аны татарча хәл итеп карыйсым килә. Темасы бөек, димәк, бу әсәремә күңелемдәге бөтен байлык керергә тиеш. Прозадагы иҗатым 99 % уйлап чыгарылган, бу әдәбиятта бик сирәк очрый торган күренеш, бәлки, иҗатым шуның белән дә үзенчәлекледер. Миндә легендар фантазия, аны кулланып язмышлар тудыруның ләззәтен бернигә дә алыштыра алмас идем. Бүген 3 романым, 30 га якын повестем, 100 ләп хикәям бар. Хәзер дә башта зур идеяләр йөри. Иң элек әсәрем күңелдә туа, озак кына “өлгерә”. Хикәя булса, аны бер көндә утырып язам, повесть икән – бер атнада, романга тотынсам, 1 айда төгәлләп куярга мөмкинмен. Әмма бар шундый әсәрләр, мәсәлән, “Ат сагышы ак була” повестемны инде 10 еллап язам, һаман төгәлли алмыйм. Ул әсәрдә татар рухын ат рухы белән бәйләп күрсәтергә телим, анда гап-гади бер бала язмышы, ә ул балада ат җаны. Язып бетереп карадым, юк, күңелемә ятмый. Димәк, әлегә Ходайдан рөхсәт юк. Үзем канәгать булмыйча, әсәремне укучыларыма тәкъдим итә алмыйм.

 

– “Китап” дигән бер тылсым бар җирдә,

Бар тылсымнан өстен бу тылсым.

Җирдә тудырылган һәрбер китап

Бер могҗиза кебек укылсын!

 

Бу сезнең әсәрләргә куелган таләбегезме?

 

– Проза бит ул язмыш накалы. Анда, әлбәттә, могҗиза булырга тиеш. Прозага да үземнән яңалык алып килдем кебек: язмышларны чиктә карыйм – бу дөнья-теге дөнья, мифик-реаль, мәхәббәт-нәфрәт, яхшылык-явызлык, яшәү-үлем. Нәкъ менә шушы нәрсә әсәрләремә интрига бирә дә. Ә бүгенге укучыны интригасыз шаккатырып булмый. Фоат Садриев бервакыт: “Син ничек әсәреңдәге серне ахыргача алып барып җиткерә аласың ул, мин түзә алмыйм, баштан ук ачам да салам!” – дигән иде. Китабымны укучым кулына алган икән, ул аны йокламыйча бер тында укып чыгарга тиеш, чөнки әгәр аны бер куя икән, башка беркайчан кулына алмавы ихтимал.

 

Икенче мөһим момент – яңа образлар табарга омтылам. Мифологик серле образлар әсәргә романтика, хыял өсти. Ә кеше күңеле хыялга гел тансыклап тора... Өченче нәрсә – иҗатымда тел һава кебек “йотылырга” тиеш. Ул чиста, аһәңле, табигый, әмма шул ук вакытта югары әдәби дә булсын дигән таләпләр куям. 99 % уйлап чыгарылган булса да, мифик образлар кулланылса да, чиста реалистик әсәрләр иҗат итәм. Аларда бернинди ачы язмыш та, җәза да, кара хорафат та юк, анда бары гыйбрәт кенә яши.

 

Әсәрләремдә һәрвакыт якты өметле финал була. Гомерем буе тормышта яктылык һәм яхшылык өстен дип яшәдем. Әсәрләремә дә шул ышанычны салырга тырышам.

 

“Өйдә язучылык культы белән мавыкмыйм”

 

– Дусларыма гел әйтәсе килә:

Мин шушыннан, шушы нигездән!

Әткәй миңа бишек әмәлләгән,

Әнкәй миңа сөтен имезгән!

 

30 елдан артык дәвам иткән иҗат юлының башы, мөгаен, нәкъ менә шул нигезгә, әткәегез белән әнкәегезгә барып тоташадыр әле?

 

– Һичшиксез! Мин бит Шәехзадә Бабич авылыннан, шуның нигезендә үстем. Ул минем кумирым иде. Гипнозы көчле булгандыр инде, кечкенәдән хыялый булдым. Әнкәй мине шуңадырмы “җенле” дип йөртә иде. Мәктәп елларыннан ук шигырьләр яздым, беренче сыйныфтан ук косманавт булырга хыялландым. Үзем гап-гади колхозчылар гаиләсеннән. Шигырьләремне иң беренче әнкәемә укый идем, ул һәрвакыт мактады, үсендереп җибәрде. Әткәем – һөнәр иясе, мине дә эшләтеп үстерергә омтылды. Ул чынлап та мине һөнәрле итте: авылдагы өйне үзем салдым, хәзер Биектауда йорт җиткердем, ир-атка бит аңа җитмеш төрле һөнәр дә аз.

 

Әткәем, кызганычка каршы, мәрхүм. Әнкәемә 81 яшь, соңгы елларда аның сәләте ачылды: шигырьләр яза, үзе шуларны көйгә сала. Без, 4 малай, гаиләләребез белән җыелып кайтуга ул яңа җырлар әзерләп куя. Аның гаять нечкә күңел тавышы белән җырлаган җырларын әле елап, әле көлеп тыңлап утырабыз.

 

– Син ышанма, кинәт җаныңдагы

Сурәтемне сөрем капласа.

Мин кайтырмын, көтеп ала белсәң,

Якты сөюеңне сакласаң.

Мин кайтырмын!

 

Бу юллар 32 ел бергә гомер иткән Гөлнур апага багышланган. Шагыйрьнең күңелендә бүген нинди хисләр яши?

 

– Табигатьтән бирелгән сәләт, гаиләдән салынган иҗат орлыгыннан тыш язучы өчен хыялый, эзләнә торган җанга тынычлык бирүче оя да мөһим. Укыган чакта ук танышып, тормыш корган Гөлнур белән быел бергә яшәвебезгә 32 ел вакыт үтеп киткән. Хатынымнан уңдым дип исәплим, ул минем күңелне һәрчак гармониядә тота. Гөлнур – җир кешесе, аның шундый булуы яхшы да, минем хыялыйлыгым да бик җиткән. Гаиләдә мин таләпчән әти, ир булсам да, кирәк чакта дипломат булырга, юл куярга тырышам. Өйдә язучылык культы белән мавыкмыйм, әсәрләремне укыгыз, димим, монда үзем дә бик җиткән. Гөлнур йолдызнамә буенча – Арыслан, холкы лидерныкы. Аңа өйдә лидер булырга мөмкинлек бирәм. Фатирыбызда үз кабинетым юк, тынычлыкны яратмыйм мин. Әсәрләремне йә кухняда чәй эчә-эчә, йә телевизор каршында, йә сөйләшеп утырганда язам. Күп уйласаң, уйның тәме китә дип, озаклап язып утырырга яратмыйм. Бер абзац язам да, телевизор карап киләм (Галимҗан абый кечкенәдән киноман – Э.Җ.) йә онык белән уйнап алам. Әмма бер тегермәнгә килеп керсәм, ягъни онытылып китеп яза башласам, төне буе утырырга мөмкинмен. Ул чакта иртәнгә суыткычтагы бөтен нәрсә ашалып, Гөлнур миңа ясап куйган чәйләр эчелеп бетәргә мөмкин. Язганда энергия шулкадәр күп бетә, аны бары ашап торып кына тулыландыра алам.

 

Шунысын да әйтергә кирәк, гаиләдә традицион язучы кысасына сыймыйм. Тормышны тулысы белән мин алып барам, барлык кирәк-яракны табам. Әмма үземә күлмәк-чалбар да алганым юк, барысын Гөлнур алып кайта. Без инде бер-беребезнең нәрсә яратканны бик яхшы беләбез. Озак еллар бергә яшәгән кешеләрдә, мөгаен, мәхәббәткә караганда хөрмәт мөһимрәк була барадыр. Минемчә, һәр яшәлгән ел ике кешенең бергә яши алуын раслый торган күрсәткеч ул.

 

Олы кызым Светлана – хисапчы, киявебез Айдар белән үз фирмаларын ачып, яхшы гына эшләп, аякка басып киләләр. Бу гаиләдә оныгым Әдилә-Аделина үсә, ул безнең бик хыялый, мин аны иҗади бер зат булыр дип уйлыйм. Гиперактив бала, 2 ел бию мәктәбенә, 2 ел музыка мәктәбенә йөрде, пианинода уйнарга бик ярата. Быел мәктәпкә бара.

 

Кече кызыбыз Эльвира мәдәният-сәнгать институтында фән бүлегендә эшли. Холкы буенча миңа караганда да катлаулырак кеше. Ул иҗаттан ерак кеше түгел.

 

– Һәр гомернең бер мизгеле була, –

Борылып карап үткән эзенә:

“Ары барыргамы, юкмы?” – диеп,

Сорау бирә кеше үзенә.

 

Ә сез бу сорауга ни дип җавап бирер идегез?

 

– Кайчагында уйланып утырам: инде 53 ел яшәлгән, Аллага шөкер, гомеремне тартып-сузып түгел, тормышның мәгънәсен, иҗатның тәмен тоеп яшәдем. Табышлар югалтуларга караганда күбрәк. Әдәбиятта остазларым гаҗәеп булды: Әмирхан Еники, Нәкый Исәнбәт, Мөхәммәт Мәһдиев, Илдар Юзеев, Роберт Миңнуллиннар мине иҗат юлына алып керде. Иң зур байлыгым – шәкертләрем күп. Алар инде минем энекәш-сеңелкәшләремә әйләнде, иҗат турында да, шәхси тормыш хакында да минем белән тартынмый сөйләшә алалар, киңәш сорап өйгә дә киләләр. Гаиләмдә тынычлык, әнием исән-сау, туганнарым шөкер итәрлек. Киләчәк тагын да яктырак булыр кебек. Бирешергә исәп юк! “Бәхетлеме сез?” – дип сораучыларга:

 

Гамьгә төелсәм ун тапкыр,

Бер тапкыр гына көләм.

Барыбер мин бу дөньяда

Бәхетле! –

Шуны беләм, – диясем килә!

 


Эльмира ҖӘЛИЛОВА
Ирек мәйданы
№ 19 | 03.11.2010
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»