|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.08.2021 Фаҗига
Янгын балалар лагерына якынлашкан2021 елның 15 августында, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк буенча идарәсе Әбҗәлил районы территориясендә табигый янгын турында хәбәр ала. "Тау упкыны" балалар лагереннән 1 км ераклыкта янгын теркәлә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм техника бу урынга җибәрелә. Янгын сүндерүдә 10 техника һәм 17 кеше катнаша, янгын мәйданы 1 гектар. Балалар һәм хезмәткәрләрнең хәвефсезлеген тәэмин итү өчен балалар лагерендагы 837 кешене (750 бала, 87 персонал) 5,5 км ераклыктагы “Урал таңнары” балалар лагеренә эвакуацияләү турында карар кабул ителә. Эвакуация 9 автобус ярдәмендә үткәрелгән. Янгын урынында гадәттән тыш хәлләр идарәсе штабы эшли.
--- |
Иң күп укылган
|