поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
15.08.2021 Мәдәният

«Исерек татар әбие» китереп чыгарган гауга: цензура кире кайтса, ни булыр?

Без ни дәрәҗәдә ирекле? Әлеге сорау, мөгаен, бу көннәрдә театрларда еш яңгырагандыр. Ник дигәндә, театрларда Россия илкүләм куркынычсызлыгы стратегиясенә бәйле рәвештә тикшерү узарга мөмкин. Бу хакта Россия Мәдәният министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет җитәкчесе Михаил Лермонтов хәбәр иткән.

Ул мондый фикергә «Современник» театрындагы «Первый хлеб» спектакленнән соң килгән. Әлеге куелышта сүгенү сүзләре кулланыла, исерек татар әбие образы да бар. Дөрес, Россия мәдәният министры Ольга Любимова, Конституция нигезендә безнең илдә цензура мөмкин хәл түгел, дип белдерде.

Чыннан да, милләтара ызгышлар килеп чыкмасын өчен репертуар тикшерү узарга тиешме? Әгәр шулай икән, татар театрларындагы кайсы спектакльләр шик астына алынырга мөмкин? Цензура тагын нинди кыенлыклар китереп чыгара ала?
 
Кыю тәҗрибәләре белән җәмгыятьне селкетеп торган «Моң» мәйданы ни хәлдә калыр? Аларның «Дәрдмәнд», «Әлиф» кебек спектакльләре болай да шау-шу, бигрәк тә өлкән буын зыялыларда ризасызлык тудырды. Әгәр цензура кире кайтса, әйтик, Гаяз Исхакыйның «Зөләйха»сы яңадан тыелмасмы?
 
Әлмәт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева фикеренчә, татар театрына цензура кирәкми дә. Аның үз кысалары бар:
 
– Тикшерүләр, цензура театрга һич кенә дә кагылырга тиеш түгел. Андый фикергә килүчеләр ни турында уйлады, куркынычсызлык дигәндә нәрсәне күз алдында тотты икән? Сүгенү сүзләренме, башкасынмы? Татар театрында сүгенү сүзләренә юл куелмый да бит инде. Дөрес, «Яңа драма» әсәрләрендә сүгенү сүзләре бар. Мин ул пьесаларны укып, танышып барам. Сүз уңаеннан, «Первый хлеб» авторы, драматург Ринат Ташимов та – «Яңа драма» вәкиле. Бездә куелган «Аһәң» спектаклендә аның да катнашы булды. «Первый хлеб»ны да укыдым, әйбәт пьеса дип бәяләдем, ләкин ул безнең тамашачы өчен түгел. Олжас Жанайдаров әсәре буенча куелган «Кибет» спектакле дә – «Яңа драма» әсәре. Тик анда андый күренешләр юк. Ник дигәндә, татар театрының эчке кагыйдәләре бар. Ул әдәп кысаларыннан чыкмый. Шуңа күрә бездә Россиянең куркынычсызлыгына яный торган әсәр була алмый. Без болай да инде үзебезне бастырып кына эшлибез. Гәрчә батыррак театр саналсак та. Мәдинә Гайнуллинаны шәрә арка белән чыгару минем идея иде, чөнки аңа карап кына кемдер бозылыр дип уйламыйм. Рим сыннарын карап бозылмадык бит әле. Чөнки ул – сәнгать. Театр да – сәнгать.
 
Кер эзли башласаң, теләсә кайсы әсәрдән, постановкадан гаеп табарга була. 2014 елда классик әсәр – Таҗи Гыйззәтнең «Кыю кызлар» спектакленнән дә кер табылды әнә. Без Башкортстандагы гастрольләрне өзеп, кайтып китәргә мәҗбүр булдык. Провокация булды бу, әлбәттә. Тикшерүләр әнә шундый моментларны көчәйтеп җибәрмәсен иде.
 
Тинчурин театры режиссеры Резеда Гарипова исә «Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың» дигән әйтемне искә төшерде:
 
– Кеше өчен бердәнбер рөхсәт ителгән цензура формасы ул – самоцензура. Цензура булмау теләсә нинди мәгълүматны сайлап алу мөмкинлеге бирә, кешеләргә мәдәни һәм белемле булырга ярдәм итә. Ләкин сайлау ирегенә принципиаль әзерлек кирәк. Кем түли – шул сайлый. Кем түли? Кем сайлый?
 
Кариев театры, аның канаты астындагы «Калеб» берләшмәсе дә яшьләрчә дуамал, ирек сөючән. Әлеге театрның директоры Луиза Янсуар цензура хакындагы сорауга, бездә бар да тәртиптәме, псевдочынбарлыкта яшәмибезме, дигән сорау белән җавап бирде:
 
– Репертуар нигезләгәндә, теләсә кайсы милли театр, әлбәттә, үз стратегиясе, кыйбласы һәм максатларына бәйле рәвештә эш итә. Инде булган, тәгаенләнгән, ә бигрәк тә җәлеп итәргә теләгән тамашачысын күз уңында тотып. Шулай ук республикасы, төбәге һәм гомумроссия пространствосында тоткан урынын ваемлап та. Соңгысы – театрның тышкы репутациясе, ә димәк ки, гомумконтексттагы дәрәҗәсе дигән сүз.
 
Милли театрлар өчен бу юнәлешләрнең барысын берьюлы колачлау, сер түгел, шактый четерекле бурыч. Бигрәк тә яңа, заманча милли драматургик материал, инде тәҗрибә туплап өлгергән, бер үк вакытта иҗади яктан дәрте ташып торган яшь, урта яшьләрдәге үзендәге режиссерлар кандидатурасына кытлык булган хәлдә. Чакырылган режиссерлар белән эшләгәндә, чын мәгънәсендә милли укылышлы да, формасы ягыннан заманча, актуаль, «сатыла торган» да продукт тудыру, баланска ирешү – һәрчак фортуна (һәм зур уртак хезмәт!) эше.
 
«Шик астына алырга мөмкин» дип исәпләгән спектакльләрне атау ким дигәндә тоталитар режим, фашизм диктатурасы урнашкан чактагы исемлекләргә ишарә булыр иде. Кеше намусына тәңгәл булмаган кагыйдәләргә буйсыну, кемнеңдер кубызына бию. Без бу юлның нәрсәгә китергәнен инде күрдек. Цензура кайчысы астында калып, иҗатны «кушылган буенча» формалаштыру урнашса, узган гасыр башында башланып, аяныч нәтиҗәләргә китергән сәяси-иҗтимагый экспериментларга әйләнеп кайтмасак иде.
 
Ә тулаем ситуациянең үзенә килгәндә, миңа калса, уйланырга сәбәп шул – безнең җәмгыятьтә, үзебездә бар да тәртиптәме икән? Мин бу очракта сәяси рокировкалар турында әйтмим, ә күбрәк Кант сүзләренә ишарә итәм: «Баш очымдагы күк йөзе нинди дә минем үземдәге мораль закон ни хәлдә бүген?» Еш уйланабызмы бу хакта?
 
Әгәр алар тәртиптә түгел икән, кайчан һәм нишләп какшаган ул тәртип? Бәлки, без үзебезнең чынбарлыкны ялган кыйммәтләр һәм псевдочынбарлык белән алыштырган мизгелдәдер.
 
Режиссер Туфан Имаметдинов ниндидер чикләүләр сәнгатьнең сыйфатына сугарга мөмкин дип борчыла:
 
– Цензура беркайчан да яхшыга илтми. Икенче яктан, суицид кебек куркыныч темаларга, ике дәүләтне, ике халыкны бәрелештергән әсәрләргә чыннан да тыю һәм чикләүләр кирәк. Әмма бу театрлар иреген кысмасмы? Сәнгать гомер-гомергә авыр темаларны күтәргән. Бар шундый темалар, аларны телевидение дә күрсәтә алмый, ә театр күтәрә. Шуңа күрә мин, ирекне кысарга ярамый, дигән фикердә.
 
Репертуар тикшерүләрен хуплаучылар да бар. Драматург Мансур Гыйләҗев тә хуплый. Ул цензура вакытында иң яхшы әсәрләр языла ала ди:
 
– Шундый заман китте: теләсә нәрсә язалар, теләсә нәрсә куялар. Миңа мондый вазгыять, анархия ошамый. Бу хәл әдәбиятның да, сәнгатьнең дә сыйфатына сукты. Аңлыйм инде: демократия, ирек. Ләкин бит бу демократиянең нәтиҗәсе күренми.
 
Цензурадан нинди зыян булды? Мәсәлән, «Ахырзаман» цензураның иң көчле вакытында язылды да, куелды да. «Доктор  Живаго» да советлар чорында чыкты. Солженицинны без башта ук укый идек. Ә бу иректә без бернинди яхшылык  күрмәдек. Ничек кенә карасак та, тәртип һәм кысалар кирәк. Хәзер инде цензура кырыс була да алмый. Акыл белән эшләгәндә ул бары тик тәртипкә китерәчәк. Мәсәлән, мин бернинди цензурадан да курыкмыйм. Ә кем курка алайса? Аларга куркыныч яный дигән язучылар бармы? Илгә каршы язучылар бармы бездә? Юк бит! Алайса, нәрсәдән куркырга? Фәүзия Бәйрәмова, Вахит Имамовның әсәрләрен тыюларына мин ышанмыйм. Андый хәл була икән, ул язучыга шундый яхшы пиар, зур реклама булачак. Хәтта ул әсәр төрек, инглиз телләренә дә тәрҗемә ителеп чыгачак. Цензура ул яктан да файдага гына булачак.
 
Айрат Фәйзрахманов, Татарстан Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире:
 
– Россия кануннары нигезендә сәнгать өлкәсендә цензура һәм аның ниндидер башка формалары була алмый. Сәхнәгә куелачак әсәрләрне исә режиссер, сәнгать җитәкчесе, әдәби бүлек мөдире һәм башка җаваплы кешеләр тикшерә, ягъни әсәр алар цензурасын үтә. Репертуарны илкүләм куркынычсызлык стратегиясенә бәйле рәвештә тикшерү бары тик иҗтимагый механизм булып тора. Бу – репертуар  иҗтимагый нигездә каралырга һәм театр хезмәткәрләренә ниндидер киңәшләр бирергә мөмкин дигән сүз. Без бу тәҗрибә турында хәбәрдар, әмма аны гамәлгә кертү турында әлегә сүз алып барылмый.
 
Карашлар төрле. Чиктән тыш мавыгуны хупламау, шул ук вакытта кысаларны өнәмәү дә бар. Татарда арттырып үтәү гадәте дә бар бит әле. Ул очракта һәм әсәрне сәнгатьтән ерак торган кешеләр тикшергәндә нишләргә? Без ул чорны үттек инде. Тарих кабатланса, телебез авыр хәлдә калган чорда без моннан да югалтуларсыз чыга алырбызмы икән? Әлегә – билгесезлек.
 
 

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 15.08.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»