|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.08.2021 Медицина
Карабодай ярмасының зыянын беләсезме?Диетологлар әйтүенчә, карабодайның файдалы үзлекләре белән беррәттән берничә кимчелеге дә бар. Бу ярманы еш куллану организмдагы микроэлементлар күләмен киметергә мөмкин, бу остеопороз авыруына һәм теш эмален киметүгә китерә. Белгечләр әйтүенчә, карабодай 40-45 яшьтән узган хатын-кызлар өчен хәвефле, чөнки ул кальций үзләштерүне киметә. Карабодай боткасы белән ашкайнату проблемасы булган кешеләргә дә сак булырга кирәк: ярма ашказаны кысылуга һәм башка уңайсыз күренешләргә китерергә мөмкин.
Аллергия белән интегүчеләр өчен карабодай диетасы куллану тыела, гипертоник пациентлар һәм шикәр диабеты белән авыручылар да аны куллануны чикләргә тиеш. Йөкле хатын-кызлар, бөер авырулары булучыларга һәм ашказаны җәрәхәте булган кешеләргә бу ярманы айга бер тапкыр гына кулланырга мөмкин.
Карабодай шулай ук гәүдә авырлыгын киметүче буларак та билгеле. Ләкин диетологлар кисәтәләр, бу ботка белән генә туклану сәламәтлеккә зыян китерергә, хәтта үлем очрагына китерергә мөмкин. Купить дженерик сиалис 20 мг. с доставкой в Москве.
Гомумән алганда, белгечләр нәтиҗәсе буенча, карабодай боткасы бик файдалы, ләкин аны еш куллану киңәш ителми.
Кыскасы, чама белергә кирәк...
Фото: GLOBAL LOOK PRESS
Рәдиф ФАТКУЛЛИН |
Иң күп укылган
|