|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.08.2021 Хәвеф-хәтәр
Туйда берьюлы 17 кеше үлгән
Бангладешта туй вакытында яшен сугудан 17 кеше үлгән һәм 6 кеше яраланган. Бу хакта The Nation яза. Вакыйга Навабгандж округында булган. Падма елгасы аша суднода китеп барган вакытта берничә дистә туй кунакларын яшен суга. “17 кеше шунда ук үлгән. Яшен туй тантанасы өчен яллаган көймәгә суга”, – ди интервьюда район хакимияте башлыгы Сакиб Аль Рабби. Экипаж әгъзаларының берсе судноны туктатыр өчен якорьны суга ташлаган вакытта яшен суккан, дип тә өсти чиновник.
Басма язуынча, Бангладшета елның бу вакытында күк күкрәп, яшен яшьнәп көчле яңгырлар еш ява. Кызганычка каршы, мондый табигать күренешләрендә кешеләр дә үлә.
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|