поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.11.2010 Җәмгыять

Су елмайгач...

Хикәя

...Алмаганнар. Калдырганнар. Әйтмәгәннәр. Имеш, Дилә үзе сорашып йөрергә тиеш булган. Кая булсын инде, җыр ансамбленә! Мәдәният Йортында классташлары арасында “колагына аю басмаганнарга” яңа җыр өйрәтәсе иделәр. Сабантуйга инде! Дилә ничә яшьтән сәхнәгә чыгып җырлап йөри. Юк шул, ансамбльгә алмаганнар. Алты кыз берләшкәннәр дә, җырны сайлап, өйрәнеп үк куйганнар. Бүген ипигә дип кибеткә төшкән иде, шунда белеп кайтты. Классташы Римма сөйләде. Үзе дә “җырчылар” исемлегендә ул. Нишләп белешмәдең соң, кая йөрдең, дигән була. Үзе дә белә бит инде югыйсә Диләнең өч көн Казанда булып кайтканын! Гарьләнде, бик гарьләнде кыз. Бөтен ачуын эченә кысып көчкә түзде. Бар уйлаганын кычкырып, ызгышып китәсе килсә дә, түзде.

 

Ә ул ничегрәк тезелеп басасыларын да, ничегрәк киенәселәрен дә күзаллый башлаган иде бит! Имеш, үзенең ал тасмаларын һәрберсенә биреп торыр, аякларына ак туфли килешер, бәйрәм рухы өстәр өчен шарлар аласы булыр... Юк инде, Сабантуйга өч көн кала мин дә җырлыйм әле дип соранып йөрмәс. Горурлык дигән нәрсә дә бар бит әле дөньяда! Ул гына да түгел, гарьләнә. Ничек гарьләнмисең инде, бас, кызым Әпипә дигәндә дә көйнең ике җирендә ялгышкан Гөлгенәне алсыннар да, озын халык җырларын да өйрәнеп маташкан Диләне калдырсыннар әле. Яра-а-ар, калдырсалар! Үзләреннән дә шәп итеп берүзе җырлар ул Сабан туенда. Менә карап торырсыз!

 

Кибеттән кайткач, ярты сәгатьләп бакчаларында утырды кыз. Зур гына су савытлары бар анда. Шул суга карап утырса, ачуы да, арыганы да басыла Диләнең. Әнә, җилнең итәкләре тиеп киткән саен нәни дулкыннар ясап тирбәлә, кояшның һәр нурын үзендә чагылдырып җемелди су. Тукта! Елмайдымы? Тукта, дим! ЕЛМАЙДЫ! Су! Гап-гади су ЕЛМАЙДЫ! Ничек инде? Сумы? Әллә юләрләнәсеңме? Точно, китеп барасың син... Юк-юк, елмайды бит! Әллә ничек кенә, көтмәгәндә, җилнең тынып торган чагында(!), дулкыннары белән җыелды да, елмайды! Түгәрәкләнеп килгән күзләре, почыкланып күтәрелгән борыны, җәелеп елмайган иреннәре! Нәкъ шулай, ел-май-ды! Ышанмыйсыңмы? Чын әйтәм сиңа, гап-гади, юк, серле һәм җанлы су һич көтмәгәндә күзгә карап елмайды! Елмайды!!! Тәннәр чемердәп куйды. Көтелмәгән елмаю, көтелмәгән җан, көтелмәгән дус! Димәк, җырлый Дилә Сабантуйда! Җырлый! Ничек кенә җырлый әле, Алла боерса!

 

Ә суның елмаюы турында Дилә йөгереп кереп иң беренче әнисенә, аннары әтисенә, аннары энесенә сөйләде. Йокыга киткән идеңме әллә, әкият сөйләмә инде, дип көлделәр генә. Ышанмыйлар! Алма апасы да ышанмады! Бер өмете дә калмагач, күрше малае Гамилгә сөйләп карарга булды Дилә. Бәлки, ул ышаныр? Әнә бит, гел, бабай тегене күргән дә, моны күргән, дип сөйли торган иде.

 

Йөгерә-атлый күршеләренә таба китте кыз. Гамил үзе дә капкадан чыгып килә икән.

 

– Сәлам! Кая барасың? – дип сораштыра башлады Дилә.

 

– Бармыйм, урамга чыгам,– дип җавап кайтарды Гамил.

 

– Хе, урамга тик утырырга гына чыгалар димени? Борчак урларга барасыңдыр әле!

 

– Китте ди менә, хәзер! Анда тотсалар!.. Штраф түләтә башлаганнар шул!

 

– Ярар, карале, бер нәрсә сөйлим сиңа хәзер, дип үз хәлен сөйләмәкче итте кыз.

 

– Җә, сөйләп кара. Берәр гайбәттер инде тагын! Сезнең шул булыр!

 

Их, ачу китереп тора тагын! Дилә бер мизгел борылып кереп китмәкче дә булды. Тик... бәлки аңа да суның елмайганы бардыр, ә?

 

– Бер дә гайбәт түгел... Карале, ни., синең суга карап торганың бармы?

 

– Бар, шуннан нәрсә?

 

– Шуннан шул. Аның сиңа елмаеп караганы бармы?

 

– Ха-ха-ха! Әйттең сүз, тешләрен күрсәтеп ыржайды менә бая!

 

– Көлмә әле, мин чынлап әйтәм!– дип җитдилек белән дәште Дилә.

 

– Мин дә чынлап! Ха-ха!

 

– Беләсеңме, Гамил, бүген мин суга карап утыра идем, име, күземә күренә дип торам, бер җилсез вакытта су, әллә ничек кенә итеп, миңа елмаеп карады! Ант әгәр, гап-гади су елмайды!

 

Гамил Диләгә бер карады, ике карады, аннары кычкырып көлеп җибәрде, һәм кинәт йөзенә җитдилек чыгарды:

 

– Дилә, карале. Син хәзер, име, көзге каршына барып бас. Авызыңны зур итеп ач та, бар көчеңә елмай. Аннары имән бармагыңны чигә турысына куй да бераз боргала!– Гамил яңадан кычкырып көлеп җибәрде.

 

Аннары гына аңлады Дилә бу күрше малаеның “җитди” сүзен.

 

– Юләр! Мин сиңа ышанган булам тагы!

 

– Мин дә шулай дим бит! Юләр тек юләр!– дип үртәп калды Гамил. Дилә исә кире йөгереп кереп китте...

 

– Сезнең каршыгызда авылыбызның яшь сандугачы Дилә Сөләйманова җырлый! Каршы алыгыз, дуслар!

 

Чәчләрен ике якка үреп салган да, ал тасмаларын бәйләгән, баш түбәсендә алсу калфак, кулында болыннан яңа җыелган чәчәк бәйләме... Күпереп торган челтәрле итәкләре, җиңнәренә тегелгән чын кебек гөлчәчәкләре, билендәге бантиклап куелган җемелдәп торучы тасма... барысы да күз явын алырлык! Ә тавышы... колак явын! Көчле дә соң тавышы Диләнең! Мөгаен, авылның әнә теге очына кадәр ишетеләдер, ә! Үзе моңлы итеп җырлый бит, йөрәкләрнең иң яшерен хисләрен дә тартып чыгарырлык итеп җырлый. Бүтән беркайчан да чыгармам, мәңгегә бикләдем дип яшереп куйган уй-хисләрне дә уятып, күптәннән күңелгә керә алмаган бәйрәм хисен таратып җырлый. Әнә, бөтен халык дәррәү килеп кул чаба. Сәхнә алдында биеп торган кунакларның иң нәниенә чәчәкләрен бирде дә, алкышлар эчендә йөзеп кереп китте Дилә. Менә ул җыр ансамбленә ләкмичә калган кыз! Менә ул! Әле үкенерсез булыр, искә алырсыз, безнең арада җырласа, шәп булган булыр иде дә бит, диярсез. Соң шул инде! Сезнең гел бер төрле сикереп торган җырыгызга моның кадәр кул чабучы да булмады ла! Булмады! Сәхнәнең икенче ягыннан төшеп килүче Диләгә нидер әйтергә торган сыйныфташлары яныннан кыз борынын чөеп, келт итеп, тиз генә узып китте дә барды. Менә шулай! Сорашырга иде соң дип йөрмәссез моннан ары. Үзегез килерсез әле. Әйдә инде, безнең белән җырла инде, диярсез...

 

Бүгенге чыгышыннан бик канәгать булды, сөенеченнән башлары әйләнде Диләнең. Гадәттәгечә, бакча суы янына чыгып утырды. Ял итәргә, киләчәккә йолдыз планнары корырга. Ә су, һаман шул җил итәкләре белән шаяручы су гына бүген нигәдер карамчыл күренә. Әллә күптән алыштырмаганнар инде? Төбенә ләм утыра башлагандыр әле. Тә-ә-к, менә хәзер Диләнең мәктәптә дәрәҗәсе күтәреләчәк. Йолдыз була ул! Менә аның каршына Гамил килә. Кулында бер бәйләм гөлчәчәкләр! Әйдә әле, Дилә, бабаемның күргәннәре хакына..., тфү, әйдә әле, Дилә, дуслыгыбыз хакына тагын бер генә җырлап күрсәт әле, ди. Менә бу дәфтәремә имзаңны куйсаң да шәп булыр иде, танылыбрак киткәч, сине тотып булмас, ди. Дилә елмаеп куя да, теге биткә зур итеп автографын сырлый. Нинди җыр гына җырлап күрсәтсен икән соң? Тукта! Тукта, дим! Кайчан гына елмаеп карап торган су каш җыердымы? Әйе! Нәрсә?! Усал итеп карадымы? Нигә? Юк, булмас, юләрләнмә лә! Кайчандыр шундый матур итеп елмайган кояшлы су каш җыерып карады дисеңме? Ачулы итеп?! Сумы? Җилнең тынып торган чагында үзеннән-үзе дулкыннар ясалып кашын җыерды да, түгәрәкләнеп килгән күзләре усал карадымы? Ничек? Ачуланды?.. Әһә, аңлашыла... Йолдыз чирен кешеләр генә түгел, табигать тә яратмыйдыр шул! Чирләмәскә! Дилә! Дилә, дим! Сиңа чирләргә ярамый! Бигрәк тә йолдыз авыруы белән...


Ләйсән ФӘТХЕТДИНОВА
Казан утлары
№ 11 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»