поиск новостей
  • 30.11 "Җинаять һәм Җәза", 12+, Минзәлә татар дәүләт драма театры, 15:00
  • 01.12 "Про моря и про маяк.Про мальчиша", 8+, Әкият курчак театры, 11:00
  • 01.12 "Хуш, авылым.Хыял", 16+, Камал театры,14:00
  • 01.12 XIII Бөтенроссия яшь режиссура фестивале ачылышы, "Камыр батыр", 6+, Кариев театры, 17:00
  • 02.12 "Иваново детство", 14+, Казан яшь тамашачы театры, 18:30
  • 02.12 "Адәмнәр",16+, Әкият курчак театры, 18:30
  • 03.12 "Кроткая",16+, Әкият курчак театры, 15:00
  • 03.12 "Таң вакыты",16+, Камал театры, 15:00
  • 03.12 "Сиротливый запад", Кариев театры, 18+, 18:00
  • 04.12 "Алмачуар", 6+, Кариев театры, 15:00
  • 05.12 "Цацика идет в школу", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 05.12 "Шобага", 12+, Кариев театры,18:00
  • 11.12 «БОЛГАР РАДИОСЫ»НЫҢ IX МИЛЛИ МУЗЫКАЛЬ ПРЕМИЯСЕ ОНЛАЙН! "ТНВ-ТАТАРСТАН" һәм "ТНВ-ПЛАНЕТА" телеканалларында!
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. Фәрештә түгел. КСК "Уникс"
  • 18.12 Татар җыры. «Казань Экспо», И.Шакиров ис. концертлар залы. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 28 Ноябрь
  • Гадел Кутуй (1903-1945) - язучы
  • Кәрим Хәкимов (1882-1938) - дипломат
  • Әсхәт Якушев - көрәшче
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ КАР КОРЭУ, ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • требуется дворник,центр Казань, 89377734777, в день2-3 часа
  • ДВОРНИК ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Яхшы хэлдэге " Рубин 6" баян сатыла. Бэясе- 15000 сум. Тел: 89196439407
  • Гитара сатып алам 89274846434 Актаныш
  • Общежитиедә бүлмә снимать итәм, Авангардная, Техническая урамнарыннан.(Хозяйкадан)89274823084
  • Актаныштан йорт яки 2-3 булмэле квартира сатып алабыз тел 89506668765
  • Куплю гитару Актаныш 89274846434

 

 
 

 
Архив
 
14.08.2021 Язмыш

Ир белән хатынга кыен чакта гаиләне саклап калу буенча «Тәүбә» мәчетендә хезмәт итүче Артур хәзрәт Габдуллин КИҢӘШЛӘРЕ

Гаилә тормышы – бик зур хезмәт. Анда ирдән дә, хатыннан да тырышлык сорала. Гаилә ике кул белән түгел, дүрт кул белән төзелә. Акылы булган кешенең үз теләге белән корган гаиләне таркатырга кулы бармый, үзе сайлаган сөйгән ярына да хыянәт итми ул. Акылсыз, җаваплылык тоймаган кеше исә хыянәт дигән бозыклыктан тайчанмый.

Гаилә корып яши башлаган ир белән хатынның икесендә дә җаваплылык хисе булырга тиеш. Әмма бүген ул бик күп парларда юк. Ир-ат 20–25 ел буе башка гаиләдә тәрбияләнгән, кемнеңдер бөтен назын, мәхәббәтен биреп үстергән кызын үзенә хатынлыкка ала. Гаиләдәге әти назын, кадер-хөрмәтне аңа хәзер ире бирергә тиеш. Ир-атның менә шуны аңлап бетерүе зарур. Хатын-кыз да ире алдында җаваплы. Яшәү барышында сиңа иреңнән дә акыллырак, чибәррәк, баерак кешеләр очрарга мөмкин. Әмма син иреңә гомер буе тугры булып яшәргә вәгъдә бирдең. Шуны истән чыгарырга ярамый.

Гомер озынлыгы белән бер-береңнән туясың, шуңа хыянәт итәргә туры килә инде ише сүзләрне еш ишетергә туры килә. Әмма гаилә корганда ир-ат та, хатын-кыз да аңларга тиеш: тормыш иптәшен алар үз теләге, үз ихтыяры белән сайлап алдылар. Никах вакытында бер-берсенә гомер буе тугры булырга вәгъдә бирделәр. Әмма гаилә тормышы башлангач, ир-ат та, хатын-кыз да камил булып бетә алмый. Шуңа күрә син шушы кешене сайлагансың икән, аны ничек бар – шул килеш кабул итәргә тиешсең.
 
Кайчак гаиләгә читләр кереп, ике кеше арасындагы бәхетне болгатып бетерәләр. Аралары таркалып, хыянәт барлыкка килә. Гаилә корып яши башлаганнан соң гаиләнең бәхете – ул шушы ике кешенең генә бәхете. Анда иң якыннар да керергә тиеш түгел. Сезнең нинди бәхетле икәнлекне, нинди проблемаларыгыз барлыгын, бер-берегезгә нинди бүләкләр бирешүегезне беркем дә белмәсен. Юкса, бүген күпләр гаилә тормышын бөтен дөньяга күрсәтергә тырыша. Һәр гамәлен фотога төшереп, социаль челтәрләргә куеп баралар. Исегездә тотыгыз: чит кеше сезнең гаиләгә сокланып түгел, көнләшеп карый. Араларында сезнең тормышны бозарга теләүчеләр дә табылырга мөмкин. Алга таба да шулай яши бирсәгез, явыз ниятле кешеләр, чынлап та, ниятенә ирешеп, арагызны таркатачак. Шуңа күрә бөтен булган бәхетегез ике арада гына калсын.
 
Башкаларга ирең яки хатыныңнан зарлану, ике арадагы хәлләрне сөйләп бару да – ялгыш гамәл. Ул бер-береңнең гайрәтен үк чигерә ала. Анда инде хыянәткә дә ерак калмаска мөмкин. Аллам сакласын!
 
Ирне ир иткән дә, юк иткән дә – хатын, диләр. Әгәр ир, дөрестән дә, хатыны янында үзен ир итеп тоя икән, аңа сөйгәне янында бик рәхәт булачак. Гел ирен сүгеп, түбәнсетеп яшәгән хатын яныннан ир-ат качу ягын гына караячак. Ир-ат та хатын-кызның иреннән гел игътибар, хөрмәт көтүен онытмаска тиеш.
 
Хыянәт ачысы белән күзгә-күз очрашкан кешегә шуны әйтәсем килә. Якын кешеңнең хыянәте белән тормыш тукталмый. Димәк, язмышыңа шулай язылган. Шушы сынауны бары тик сабырлык, түземлек белән генә исән-имин үткәреп җибәрергә кирәк. Аллаһы Тәгалә зур сынаудан соң һәрвакыт җиңеллек бирә. Димәк, бу кеше синең мәхәббәтеңә лаеклы кеше булмаган. Киләчәктә Аллаһы Тәгалә сиңа акыллырак, яхшырак кеше бирәчәк. Шуны истән чыгармагыз!
 
Фото: pixabay.com

Динә ГЫЙЛАҖИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 14.08.2021
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№1 (910874) / 14.08.2021 13:00:33

Ни турында булды бу сузтезмэ, ахырын анлатып бирегез эле. Башында акыллы гына сузлэр эйтелгэн, э ахырындагы кинэшне анлап бетермэдем. Башта аерылышмагыз дигэн, соныннан тиз генэ акылсыз, лаексызны ташлап, акыллы кеше эзли башларга кинэш итэ, ничек анларга сон инде моны? соныннан журналистка уз фикерен кыстырып куйган ахрысы...

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar