поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
13.08.2021 Җәмгыять

Елан белән очрашу: салкын канлы хайван чакмасын өчен нишләргә кирәк

Татарстанда дүрт төрле елан яши: гади кәлтә, дала кара еланы һәм гади кара елан, бакыр елан. Һәм соңгы өчесе ТР Кызыл китабына кертелгән булса да, бу рептилияләр белән очрашу бик әйбәт түгел. Быел гына да республикада өч кеше елан чагу аркасында медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать иткән.

Әгәр дә сез еланга юлыккансыз икән, салкын канлы хайван чакмасын өчен нишләргә кирәк һәм зыян күрүчегә беренче медицина ярдәмен ничек күрсәтергә – бу хакта ТР Дәүләт комитетының биологик ресурслар буенча кыска инструкциясендә укыгыз.
 
Елан белән очрашудан ничек качарга?
 
Табигатьтә йөргән вакытта игътибарлы һәм күзәтүчән булырга кирәк. Озын җәяүле йөрүләр вакытында туристлар сукмагыннан тайпылырга ярамый, анда елан белән очрашу ихтималы күпкә азрак. Биек үлән арасына кермәү яхшырак – бу урыннар күп кенә еланнар өчен кызыклы. Шулай ук алар таш һәм бүрәнәләр астында, аулак почмакларда һәм ярыкларда яшеренергә ярата. Кыяга яки ташка таянганчы, бу урынны игътибар белән карагыз.
 
Елан күргәч нишләргә?
 
Тынычлык сакларга, паникага бирелмәскә кирәк. Аны куркытмас өчен елан юнәлешендә кискен хәрәкәт ясарга ярамый. Ашыкмыйча китәргә яки еланны ерак арадан урап узарга кирәк. Еланнар үзләре дә кешеләр янында булырга яратмый, шуңа күрә хайванны куркытмасаң, һөҗүмнән качып калу мөмкин.
 
Еланны куып җибәрергә көчле авазлар ярдәм итәр. Әлеге хайваннарның колаклары булмаса да, алар вибрацияләргә бик сизгер һәм шау-шудан ераграк китәргә тырыша. Тавышны арттырырга, аяк белән көчле итеп тыпырдарга һәм башкалар киңәш ителә.
 
Әгәр елан ишегалдында яки бакчада очраса, аны тотарга тырышырга кирәкми – артка таба чигенегез. Мөгаен, ул үзе кешедән ераграк арага шуышыр. Әмма еланның балаларга яки йорт хайваннарына һөҗүм итү куркынычы бар икән, аны куып чыгарырга тырышырга кирәк. Моның өчен еланга бакча шлангыннан акрын гына су сиптерергә кирәк, шул ук вакытта аннан еракта басып торган килеш.
 
Әгәр елан өйдә икән, аны бер бүлмәдә изоляцияләргә тырышырга мөмкин. Аның куркыныч түгеллегенә ышангач, еланны тоту өчен клей сыланган тозак урнаштырырга, ә аннары аны иреккә чыгарырга була. Әмма 112 номерына шалтыратып, хайванның табылуы турында хәбәр итсәгез, яхшырак булыр. Еланнар белән рәхимсез мөнәсәбәттән качарга кирәк – алар табигый мохитнең аерылгысыз элементы булып тора һәм саклауга мохтаҗ.
 
Елан белән очрашуга ничек әзерләнергә?
 
Ачык һавада, бигрәк тә җылы җәй айларында, еланнарны шактый еш очратырга була, шуңа күрә озак җәяүләп йөргән очракта үзең белән һичшиксез аптечка алырга кирәк. Анда, ким дигәндә, компрессион бинт, бактерицид мазь һәм марля булырга тиеш.
 
Шулай ук үзең белән җитәрлек күләмдә су запасы булырга тиеш, аны елан чаккан корбанның су балансын торгызу өчен һәм яраларны юу өчен кулланырга мөмкин.
 
Кеше өчен елан белән очрашу бик куркыныч – аннан һәрвакыт ераграк торырга кирәк. Кара елан, кагыйдә буларак, беренче булып һөҗүм итми, ләкин аңа очраклы рәвештә һөҗүм итсәң, елан агрессия күрсәтергә мөмкин. Якынайган вакытта ул тавыш чыгара һәм сикерә, әмма шул ук вакытта үзе шуып китү өчен уңышлы мизгел көтә.
 
Еланның чакканмы икәнен ничек аңларга, табибларга нәрсә әйтергә?
 
Беренчедән, зыян күрүчене мөмкин кадәр тынычландырырга кирәк, чөнки паника беренче ярдәм күрсәтергә комачаулый гына. Чагуның чыннан да булганлыгына инанырга кирәк – бәлки, тәндә казык теш эзләре калгандыр яки шеш эзе бардыр. Елан чакканда иң киң таралган симптомнар – бизгәк, баш әйләнү һәм хәлсезлек.
 
Елан чаккан кешегә хәрәкәтләнмәскә тырышу мөһим, чөнки агу таралу тизлеге хәрәкәтсез хәлдә кими. Елан чаккан очракта, авыр булуга карамастан, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. 112 номерына шалтырату яхшырак: диспетчер якындагы хастаханәнең адресын хәбәр итәчәк яки зыян күрүчеләргә ашыгыч ярдәм җибәрәчәк.
 
Табиб яки операторга нәкъ менә нинди елан тешләгәнен, яки аның тышкы кыяфәтен тасвирлап бирергә тырышырга кирәк. Елан чагу корбаннарына еш кына агу кайтаргыч кертергә туры килә.
 
Елан чаккан очракта беренче ярдәмне ничек күрсәтергә?
 
Әгәр зыян күрүчене кичекмәстән медицина учреждениесенә илтү мөмкинлеге булмаса, аңа база ярдәмен күрсәтү зарур. Иң элек яра тирәсеннән бөтен бизәнгечләрне яки киемне салдырырга кирәк – бу шеш булдырмый калырга ярдәм итәчәк. Тешләү урынын кискен аккан су астына куярга ярамый – яраны суда манып алдынган чүпрәк кисәге белән яхшылап чистартырга кирәк.
 
Яралы очлыкка компрессион бинт салырга кирәк. Моны тубык сөяге тартылган вакыттагы кебек эшләргә мөмкин – урынны тыгыз тиеп бәйләргә, ләкин нык итеп түгел. Моннан тыш, очлыкны чагу урыныннан якынча 10 см га өстәрәк бәйләргә кирәк. Бау салу яки агуны авыз белән суырып алу киңәш ителми.

---
Идел
№ --- | 13.08.2021
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»