|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.08.2021 Шоу-бизнес
Әнвәр Нургалиев: "Коллегалар мине санга сукмады" (ВИДЕО)Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев үзенең яшь чакларын искә алып, җырчы булырга теләгән яшьләргә киңәшләрен бирде. Әнвәр 2002 елда төшерелгән видео урнаштырган: "Яшь чаклар - 2002 ел. Шунда да тамашачым сызгырып, кул чабып мине дәртләндереп торган. Кемгәдер сәхнә юлы җиңел бирелә, кемгәдер ул юл - сикәлтәле. Бу - 2002 eл, рәхмәт, тамашачым, миңа тугры булганыгыз өчен, ышанычыгыз өчен. Айсылу Загретдиновага рәхмәт. Беркем белмәгән Әнвәрдә җырчы күреп, вакытында мине "Ихлас" төркеменә чакырганы өчен. Илдар энекәшкә рәхмәт таланты, җырлары, аранжировкалары өчен. Яшь җырчыларга киңәшем: курыкмагыз. Мине кайбер дуслар-коллегалар санга сукмый торган иде. "Кем бу яшь егет?" - дип сорасалар, "Ә бу безнең чыгыш арасында күлмәк алыштырыр өчен генә", - дип әйткән булганнар. Тырышыгыз, сабырлык төбе - сары алтын. Сынмагыз, тырышканга Аллаһыбыз бирә", - дип язган Әнвәр.
--- |
Иң күп укылган
|