поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.08.2021 Дин

Төркия илчелегенең Татарстандагы баш консулы, Корбан гаете уңаеннан, Самара өлкәсе татарларына 60 сарык бүләк итте

Исмәт Эрикан әфәнде Самара өлкәсе белән 2019 елдан бирле таныш. Беренче сәфәре кысаларында ул хәзерге вакытта балалар бакчасы, ә 1941 - 1943 елларда Төркия Илчелеге урнашкан бинаны карап йөргән, Самараның Җәмигъ мәчете, мөфти Талип хәзрәт Яруллин белән күрешеп танышкан иде. Шуннан бирле Баш консул безнең өлкә Диния назарәте белән тыгыз элемтәдә тора.

- Исмәт әфәнде безнең өлкә мөселманнарына карата бик игътибарлы, һәрдаим хәлебезне сорашып, нинди ярдәм кирәк, дип кызыксынып тора. Быел да менә Корбан гаетенә дип өлкә мөселманнарына 60 сарык бүләк итте. Аларны Казанда чалып, кисәкләргә турап, Самара мөселманнарына тапшыру өчен әзерләп куйганнар. Бу итне без кала һәм өлкә мәчетләренә тараттык. Мәчет әһелләре, үз чиратында, җомга намазларына җыелган мөселманнар аша корбан итен мохтаҗларга өләштеләр. Шулай ук дүрт сарыкны «Чайка» чаңгы базасында балалар өчен оештырылган Корбан бәйрәмендә пешерү өчен бирдек. Калган итне суыткычларда туңдырып, ел әйләнәсендә мохтаҗларга өләшеп барачакбыз, - дип сөйләде Самара өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин.
 
- Исмәт Эрикан тарафыннан җибәрелгән сарыкларның бишесе Зубчаниновка бистәсендәге «Болгар мирасы» мәчетенә бирелде. Безнең мәхәллә мөселманнары быел барлыгы 126 корбан чалдылар, шуларның утызын, мохтаҗларга тарату өчен, мәчеттә калдырдылар. Шул корбаннарның егерме бишесен Иске Усман авылында мохтаҗлыкта яшәүче гаиләләргә, ә унысын Камышлының ялгыз картларына тараттык. Итне өләшкән вакытта Төркия илчесе әманәтен тапшыруыбызны әйтеп үттек. Инша Аллаһ, хәзерге вакытта суыткычта сакланучы итләрне дә тора-бара таратып чыгарга ниятлибез, - ди “Болгар мирасы” мәчете имамы Расих Вакказов. - Бу изге эштә катнашкан Рәфыйк Бадамшинга, авылларга үз машинасында алып барган һәм алып кайткан Мөнир Рамазановка, Кәрим Вакказовка олы рәхмәтләремне җиткерәм. Кылган изге гамәлләре Аллаһының ризалыгы өчен булсын!
 
Шушы көннәрдә Самара өлкәсе мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин Төркиянең Баш консулына өлкәнең барлык мөселманнары исеменнән рәсми Рәхмәт хаты юлларга әзерләнә.
 

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА
Бердәмлек
№ --- | 13.08.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»