поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
06.11.2010 Шоу-бизнес

”Солянка” үзе болай "тәмле" булды кебек

Самараның Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда яшь татар эстрада йолдызлары катнашында «Зур концерт» булып узды. Икенче төрле «Татарча солянка» дип аталган мондый концертлар төнге күк йөзен хәтерләтәләр: сәхнәдәге җырчылар да һавадагы йолдызлардай җемелдиләр. Тик йолдызларның барысы да бертөрле булса, артистлар исә үзенчәлекле. Аларның һәркайсының үз образы, имиджы һәм, әлбәттә, үзенә генә хас тавышы бар. Шуңа күрә «солянка» концертлар тамашачыга шул төрлелекләре белән ошыйлар да инде.

Былтыргы «Татарча солянка»ны нык ошатканга, быел да «Зур концерт»ка бик теләп булдым. Тик никтер бу юлы тамаша миндә ул кадәр тирән тәэсир калдырмады. Сүз дә юк, концерт начар иде, дип әйтеп булмый. Шулай да, нидер җитешеп бетмиме, әллә, киресенчә, нәрсәседер артыгракмы? Бәлки, мин яраткан җырчыларның аз булуы шулай тәэсир иттеме, белмим...

 

Әлбәттә, концертта чыгыш ясаган һәр җырчы залда үз тамашачысын тапты кебек. Кайбер артистларның халык тарафыннан аеруча яратып кабул ителүе дә яхшы сизелде. Шулай, Әлфинә Әзһәмова, Ләйсән Гыймаева, Илнар Сәйфиевка табынучыларның даирәсе киң икәнлеге күренде.

 

Ә инде былтыр самаралыларны үзенә гашыйк итеп киткән Раяз Фасыйхов быел да үз репертуарында иде. Кайбер җырчыларның моңсыз тавышлы җырларыннан йоклап китә язган залны ул дәртләндереп, җанландырып җибәрде. Буй-сыны да килешле аның, чибәрлеге дә бар, тавышы да моңлы, матур, үзе гармунчы, үзе юмор остасы – менә, ичмасам, артист! Күпме генә тыңласаң да, күпме генә карасаң да, сокланып туеп булмый аңа. Раяз Фасыйхов Самарага сольный концерты белән килсә дә, оттырмас, дигән өмет зурдан.

 

Тавышын меңләгән тавыштан да аерып алып булган җырчыны чын-чынлап талантлы, югары бәягә лаеклы, дип санарга була, минемчә. Ул үзенчәлекле тембры белән башкалардан аерылып торырга тиеш. Татар эстрадасының танылган «йолдызы» Алсу Әбелханованың хәтфәдәй тавышы нәкъ шундый, ә җырлары аеруча матур. Мәсәлән, концертта башкарылган «Сорама хәлләремне» җыры, аның беренче хитларының берсе - «Мәхәббәтнең соңгы төне» кебек үк, озын гомерле булырга охшаган.

 

Сәхнәдә үз юлын тапкан, җырчылар элитасына кергән, «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының «җитди леди» образлы алып баручысы Алсу Әбелхановага яшь җырчылар белән бергә «Солянка»ларда катнашып йөрүе килешеп бетми, минемчә. «Олы корабка – олы юл», дигәндәй, Алсу сольный концертлар бирсә, бу аның югары статусына туры килер иде. Ә әлеге «Зур концерт»та ул тавык чебешләре арасында адашкан каз бәбкәсен хәтерләтте.

 

Гламур җырчы Салават Миңнеханов турында да берничә сүз әйтеп үтәсе килә. Ул тавышы белән алмаса да, тамашачыны үзенең имиджы белән җәлеп итә. Үз-үзен тотышы, җырлары белән Энрике Иглесиас, Джордж Майкл кебек чит ил романтик җырчыларын хәтерләтүче Салаватны самаралылар башта көлемсерәбрәк каршы алсалар, җыр тәмамлануга көчле алкышларга күмделәр. Күз явын алырлык кып-кызыл костюмы да ошагандыр үзләренә, мөгаен. Моңлы дип сыйфатлаудан ерак торуына карамастан, үзенә бертөрле тавышын да башкаларныкыннан аерып алып була. Югары дәрәҗәдә эшләнгән клиплары белән дә ул башкалардан аерылып тора. Шуңа күрә, әйдә, җырласын инде гламур егет, бәлки, тора-була җырлары моңлырак та булып китәр әле.

 

Тамашаның уңышлы булуында, әлбәттә, алып баручыларның роле зур. Концертны Казан «Татар радиосы»ның танылган ди-джейлары Булат Бәйрәмов белән Гөлназ Сәфәрова алып баруын ишеткәч үк, аның нинди дәрәҗәдә узачагы шунда ук аңлашылды.

 

“Зур концерт”ның тагын нәрсәсе ошады - җырчы хатын-кызларның тыйнак күлмәкләргә киенеп чыгыш ясаулары. Югыйсә, кыска итәк яисә балаксыз ыштан киеп, күкрәкләрен күрсәтеп җырлаучылар да җитәрлек бит! Тик сәхнә ул – кешеләрдә культура тәрбияли торган урын. Ә яшьләр кумирларыннан үрнәк ала бит.

 

Музыкаль тамашаларда төрле конкурслар, уеннар үткәрү исә ничектер күңелгә ятмый. Концерт булса - булсын инде. Вакыт әрәм итеп, мәҗлесләрдә модага кереп киткән конкурс-уеннарда катнашу өчен түгел, җыр-моң тыңларга килә бирегә халык. Ул уеннар, бәйгеләр концертның бөтенлеген, сюжетын бозалар. Программа җитешкән булганда, номерлар кырт итеп торганда гына тамаша бер моңлы җырдай тигез үтә.

 

Концерт турында уй-фикерләремне язганда, тагын бер мөһим кимчелек турында әйтеп үтмичә булдыра алмыйм. Монысы инде җырчыларга түгел, ә тамашачыларга кагыла. Бездә, гадәттә, концерт тәмамланганда җырчы әле җырын да башкарып бетерми, халык инде урыныннан торып, тизрәк гардеробка өс киемен алырга чаба. Шулай итеп, ахырда артистлар баш ияргә чыкканда ярты зал буш була. Ә бит этика буенча тамашачы залдан пәрдә төшкәч кенә чыгып китәргә тиеш. Шул этиканы бозмыйча, киләсе тамашаларда самаралылар үзләрен культуралы, мәгънәле халык итеп күрсәтсеннәр иде, дигән теләк туа.

 

Автор фотосурәте.


Миләүшә ГАЗИМОВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»