|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.08.2021 Спорт
«Фәйзуллин йөзүләре»нең 43нчесе Мамадышта узачакРавил Фәйзуллин башлангычы белән гамәлгә ашырылган «Фәйзуллин йөзүләре» дип аталган әдәби-мәдәни һәм спорт бәйрәме быел Мамадышта - Нократ елгасы буенда 14 августта үтәчәк. Анда күренекле язучылар, журналистлар, артистлар катнаша. Үзәктә, әлбәттә, йөзү ярышлары булачак. Казаннан 20ләп шәхестән торган «иҗади десант» килә. Бәйрәмдә Мамадыш төбәгендәге әдәбият-сәнгать әһелләре, район җитәкчеләре, спортчылар булачак. Күршедәге район-шәһәрләрдән дә вәкилләрнең килүе көтелә.
Үткән гасырның 70 еллар ахырында башланган сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган әдәбият-сәнгать кешеләрен берләштерергә юнәлдерелгән бу бәйрәм инде 43 мәртәбә үткәрелә.
--- |
Иң күп укылган
|