поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
11.08.2021 Мәгариф

“Гөлстан” кичләре

Җәйге каникуллар бик тиз үтеп китә. Шуңа да ата-аналар балаларның җәйге ялын оештыру турында алдан ук кайгырта башлыйлар, алар өчен бала ялының күңелле генә түгел, файдалы булып үтүе дә мөһим. Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучыларының күпчелеге җәй саен өлкәбезнең һәм Татарстанның төрле лагерьларында ял итәләр. Шушы көннәрдә генә өч атна буе Казанның “Заречье” лагеренда ял иткән бер төркем яктылыклылар да кайтып төштеләр.

Регионнарда яшәүче татар балаларының сөйләм практикасын үстерү нияте белән үткәрелә торган “Гөлстан” профильле смена чыгымнарын Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы үз өстенә ала. 

 
Җәй - балаларның сәламәтлеген ныгыту өчен дә иң әйбәт вакыт. Шуңа күрә әлеге лагерьда балаларны физик яктан үстерү һәм сәламәтлекләрен ныгыту өчен бик яхшы шартлар тудырылган. Урман һавасы үзе үк шифалы. Моңа өстәп көндәлек режим, аксымнарга һәм яшелчәләргә бай ашау, физкультура һәм спорт, татарча биюләр физик яктан ныгытса, татар һәм инглиз телләре, вокал дәресләре, тәрбия чаралары яшүсмерләрне интеллектуаль яктан үстерә. 
 
- Быелгы сменада Красноярск, Пермь крайларыннан, Курган, Төмән, Свердловск, Киров өлкәләреннән, Мәскәү, Самара һәм Саратов шәһәрләреннән 160лап бала катнашты. Сүз уңаеннан, Самара балалары “Гөлстан” лагеренда быел беренче тапкыр ял иттеләр. Бирегә берничә ел рәттән килүче балалар да бар. Татар теле сөйләмен камилләштерергә омтылучы яңа балалар килүе бигрәк тә сөендерә. Татарстаннан еракта яшәүче милләттәшләребезнең туган телебезне хөрмәт итүе һәм яратуы, тарихи тамырларына тартылуы, әлбәттә, бик куанычлы хәл.
 
Әйе, «Гөлстан»га килергә теләүчеләр бик күп. Шуңа да сайлап алу кагыйдәләре бик катгый. Без, күбесенчә, татар теле олимпиадаларында һәм төрле иҗади конкурсларда актив катнашучы балаларны кабул итәбез. Бәлки шуңадыр да бездә ял итүче балалар туган телләрендә бик әйбәт кенә сөйләшәләр. Әлбәттә инде, һәр төбәк үз диалекты белән килә. Әмма бу бернинди авырлык та тудырмый, киресенчә, балаларның төрле диалектларда аралашуын күзәтү бик мавыктыргыч һәм безгә, педагогларга, өстәмә тәҗрибә бирә. 
 
“Гөлстан”да балалар 6 төркемгә бүленә, һәр төркемгә ике әйдаман беркетелгән, барысы да югары педагогик белем иясе, махсус әзерлек узган укытучылар. Бөтен чаралар да татар телендә оештырыла һәм лагерьның Инстаграм аккаунтында туры эфирлар, репортажлар, фотоотчетлар рәвешендә ата-аналарга тәкъдим ителә, - дип сөйли смена җитәкчесе Чулпан Вәлиева. 
 
Әле генә ялдан кайткан балалар да, берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә, “Гөлстан”да аларга никадәр рәхәт булуы белән уртаклашалар:
 
- Миңа анда барысы да бик ошады. Аеруча футбол кыры! Һәр көнне төрле дәресләр үткәрелде, барысы да безнең өчен ниндидер яңалык алып килделәр. Хорлар бәйгесе дә бик кызыклы үтте. Бик күп вакытны саф һавада үткәрдек. Әйдаманнарыбыз - супер! Ә безнең Глеб абый - иң яхшысы, - дип сөйли Илдар Латыйпов.  
 
- Ә минем кызларыма бию дәресләре һәм социаль роликлар төшерү бик ошаган. Алар яңа дуслар да тапканнар. Насыйп булса, тагын барыр идек, дип хыялланалар, - дип елмая игезәк кызлар Алия һәм Әминә Бадамшиналарның әнисе Гөлфия.
 
- Көн аралаш кросс-фит уздырылды. Иртәнге саф һавада спорт белән шөгыльләнү аеруча файдалы бит ул, - дип олыларча фикер йөртә Артур Доронин. - Кичләрен гитарага кушылып җырлашып утыруларны бер дә онытмам сыман. Яңа дуслар белән аралашуым да дәвамлы булыр, дип өметләнәм. Өченче төркем әйдаманнары Лилия Галләмова һәм Гүзәл Нуриева апаларыма зур рәхмәтемне җиткерәм!.. 
 
Балалар шулай ук Казанның истәлекле урыннары буенча үткән экскурсияне, өчпочмак пешерү буенча мастер-классны, смена тәмамлану уңаеннан оештырылган саубуллашу кичәсен, яратып өлгергән әйдаманнарын һәм Чулпан апаларын әле бик озак искә алачаклар. Ә канәгать булып кайткан балаларның ата-аналары “Гөлстан” сменасын оештыручыларга, “Яктылык” мәктәбенә ихлас рәхмәтләрен җиткерәләр һәм алда әле мондый очрашулар тагын булыр, дип өметләнәләр. 
 

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА
Бердәмлек
№ --- | 11.08.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»