|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.08.2021 Авыл
“Мал асрар өчен кире авылыма кайттым”Күптән түгел Мамадыш районы Түбән Козгынчы авылында Люция һәм Эдик Зариповлар белән таныштым. Әлеге гаилә, терлекчелек белән шөгыльләнү өчен шәһәр тормышын ташлап, авылга күченеп кайткан. Берничә ел эчендә шушы кәсепнең бөтен серенә төшенеп, бүген шактый уңышлы гына эшләүче фермерлар алар. “АЧТАН ҮТЕРӘМ, ДИГӘЧ ТОТЫНДЫМ” Эш башлаулары, хәзерге вакытта ниләр белән шөгыльләнүләре турында гаилә башлыгы Эдик сөйләде.
— Үзем чыгышым белән шушы авылныкы, — дип сүз башлады ул. — Әти-әни 29 көн эчендә бер-бер артлы авырып вафат булды. Армиядән кайткан гына идем. Берүзем авылда нишлим, дип калага чыгып киттем. Башта Чаллыда яшәдем, Люция белән кавышкач, Казанга күчендек. Никтер шәһәр тормышына ияләшә алмадым. Уйлаштык та, Лаеш районының бер авылыннан йорт алып, шунда төпләнергә булдык. “Вамин”га тракторчы булып эшкә кердем. Хатыным өйдә кош-корт асрады, күркә, үрдәк, каз, чеби алып (җәмгысы 500-600 баш) үстерде. Шулай тыныч кына гомер иткәндә, директор алышынды. Аның белән бәхәскә кердек, килешеп эшли алмадык. “Сине ачтан үтерәм”, — дип эштән куып кайтарды. Шул сүзе йөрәгемә тиде. Нишләп ниндидер адәм мине ачтан үтерергә тиеш әле, дип ярсыдым.
Үҗәтлек белән 5 үгез бозау алып кайттым. Кышын шуларны асрарбыз, аннары ит итеп сатарбыз, дидем. Әмма бу 5 үгезнең берсе тана булып чыкты. Җәен үгезләр белән бергә торып капланган. Буаз малны суярга кызганыч бит, шулай итеп аны калдырдык. Бер сыер белән нишлисең дип, тагын 3 тана алдык.
“ЭРЕМЧЕК, КАТЫК, СЫР, ЙОГЫРТ ИТЕП САТАБЫЗ”
Зариповлар сөтне үзләре эшкәртеп, сөт ризыкларын Казанның Мәүлет урамындагы базарга илтеп саткан. Клиентлары авылдан килгән сөт, каймак, эремчек, катыкны көтеп кенә торган. Эшләре әйбәт баргач, бу гаилә мал санын арттыра торган.
— Яшәгән урыныбыз рәхәт булса да, күңелем туган ягыма тартылды, — дип дәвам итте әңгәмәдәшем. — Әти-әни нигезе буш торуы эчне пошырды. Нәкъ шул чакта авылда бер фермерның ферма бинасын сатуын белдек. Кредит рәсмиләштереп, шуны алырга тәвәккәлләдек.
Туган авылына кайтып төпләнгәч, фермер дәүләттән ярдәм алу бәхетенә ирешкән. Грант отып, ул күрше Кыравылда яңа, заманча ферма төзегән.
— Заманча җиһазландырылган яңа фермада эшләү үзе бер рәхәт, — ди фермер, сөенеп. — Арба белән тирес ташып, күпләп мал асрау кыен шул. Хәзер эшкә кеше чакырырга да күңелле. Бүген 4 эшчебез бар.
Сөтне әле дә үзебез эшкәртәбез. Люция сыр, йогырт ише сөт ризыкларын да оста ясый. Аларны Мамадыш базарына илтеп сатабыз. Итне элек Казанда сата идек, хәзер йөрергә вакыт җитми, өйдән генә биреп җибәрәбез. Соңгы тапкыр килосын 320 сумнан алып киттеләр.
Башлаган эшебезне матур гына дәвам итеп, шушылай эшләп торырга насыйп булсын иде. Шәһәрдән кире авылга кайтуыма үкенмим. Алайса, авылда яшьләр мал тотмый бит, хәтта кәҗә асрарга да теләкләре юк. Әле ярый пенсионерларның бераз терлеге бар. Авылда терлекчелек бетмәсен дисәң, һәркем беренче чиратта үзеннән башларга тиеш, минемчә.
Рәзилә РӘСИМ |
Иң күп укылган
|